14 август 2017 яңалыклары
-
14 август 2017 - 12:11“Голос”ның жюри әгъзаләре билгеле булдыИнде берничә ел рәттән Беренче каналда баручы "Голос" телевизион музыкаль тапшыруының быелгы жюри әгъзаләре билгеле булды. Аларны 13 августта проектның Инстаграмдагы битендә игълан иттеләр. Аннан күренгәнчә, проектка тулысынча элеккеге жюри составы кире кайта. Катнашучыларны кабаттан Александр Градский, Пилагея, Леонид Агутин һәм Дмитрий Билан бәяләячәк.
-
14 август 2017 - 11:23Татарстанга әбиләр чуагы кайчан киләчәге билгеле булдыСентябрь аена температура нормадан югарырак һәм явым-төшем аз булачак дип фаразлана. Бу хакта лаборатория мәгълүматларына сылтама белән "Российская газета" хәбәр итә. "Татар-информ" билгеләп үтүенчә, август ае җиткәндә генә үзәк төбәккә килеп җиткән коры һәм җылы һава торышыныж сентябрь аенда да саклануы мөмкин. Алдагы атнада Россиянең үзәк өлешендә һава температурсы 20-25...
-
14 август 2017 - 05:55Чаллыда “Осталар шәһәре” фестиваленә гаризалар кабул ителәЧаллыда "Осталар шәһәре" ("Город мастеров") халык һәм декоратив-гамәли сәнгате төбәк фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Әлеге чара 27 август көнне"КАМАЗ" мәдәният йорты каршында оештырылачак. Фестивальдә Чаллы һәм Кама аръягы осталары катнаша ала, дип җиткерә автошәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
-
14 август 2017 - 05:50Чаллыда кул-аяклары бәйләнгән үле хатын-кыз гәүдәсе табылганЧаллыдагы бер йортның фатирында кул-аяклары бәйләнгән, канга баткан 40 яшьлек хатын-кызны табып алганнар, дип хәбәр итә «Челнинские известия». Фаҗига алдагы көнне 36 нчы комплекста килеп чыккан. Гадәттән тыш хәл урынына килгән табиблар хатын-кызга ярдәм итә алмаган - ул үлгән. Хәзер полиция хезмәткәрләре хәлнең ничек килеп чыкканлыгын тикшерә.
-
14 август 2017 - 05:44Татарстан укытучылары хезмәт хакыннан тыш 30 мең сум алачакТатарстанның Мөслим районында педагогларның август киңәшмәсе секция утырышлары дәвам итә. Республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның илкүләм олимпиада җиңүчесен әзерләгән мөгалимнәр ай саен - өстәмә 30 мең сум, призер әзерләгән өчен 20 мең сум алачак, дигән хәбәре катнашучылар арасында күп фикерләр тудырды.