Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “Осталар шәһәре” фестиваленә гаризалар кабул ителә

Чаллыда "Осталар шәһәре" ("Город мастеров") халык һәм декоратив-гамәли сәнгате төбәк фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Әлеге чара 27 август көнне"КАМАЗ" мәдәният йорты каршында оештырылачак. Фестивальдә Чаллы һәм Кама аръягы осталары катнаша ала, дип җиткерә автошәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Фестиваль кысаларында мастер-класслар, күргәзмә-сату, конкурслар һәм шәһәр иҗат коллективлары катнашында мәдәни-күңел ачу программасы узачак. 2016 елда фестиваль Удмуртия Республикасы, Яңа Чишмә һәм Тукай районнарыннан, Кама Аланы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләреннән якынча 70 останы бергә җыйган. Фестивальдә катнашу өчен 24 августка кадәр «Фестиваль НХП» дигән тамга белән dk-kamaz@mail.ru электрон адресына гариза юлларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев