13 сентябрь 2017 яңалыклары
-
13 сентябрь 2017 - 07:25Чаллы хакиме ярдәмчесе эштән киттеЧаллы шәһәре хакиме ярдәмчесе Альфред Ситдиков үз теләге белән эштән китте. Бу урында ул бер елга якын эшләде. Мәгълүм булганча, Альфред Ситдиков 2007 елдан Чаллыда "Ак Барс" банкының төрле офислары белән дә җитәкчелек иткән иде. 2015 елдан 2016 елның июленә кадәр ул Башкарма комитет җитәкчесенең ярдәмчесе булып та хезмәт куйды.
-
13 сентябрь 2017 - 07:09“КАМАЗ”да җитештерүчәнлек арта"КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә җитештерү арта. Шушы көннәрдә автогигантта агымдагы елның 8 аена нәтиҗә ясалды. Август аенда автогигантта 2 831 данә техника сатылган. Ә 8 айда бу сан 21 066га җиткән. Россия базарында 8 айда 18 339 тәшкил иткән. Бу 2016 елның шул чоры белән чагыштырганда 18 %ка артык. Товар сатудан...
-
13 сентябрь 2017 - 07:05Чаллы спортчылары Венгриядә медальләр яуладыВенгрия башкаласы Будапештта армрестлингу буенча дөнья чемпионаты тәмамланды. Анда Чаллы данын 5 спортчы яклады. Алар ярышларды уңышлы гына чыгыш ясадылар. Милүшә Гимранова, Егор Лештаев һәм Фәнис Нуретдинов шәхси ярышларда бронза медаль алдылар. Ирек Зыятдинов белән Александр Зелебенковка дүртенче урын белән чикләнергә туры килде.
-
13 сентябрь 2017 - 06:48Башкала белгечләре чаллылыларны шәхси сораулары буенча кабул итәчәк19 сентябрьдә Чаллыда ТР балалар хокуклары вәкиле Гүзәл Удачина киләчәк. Ул шәһәрдәшләребезне шәхси сораулары буенча кабул итәчәк. Моннан тыш башкаладан РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Циома, ТР социаль иминиятләштерү фонды җитәкчесе Рамил Гайзатуллин, РТ МСЭ бюросы җитәкчесе Ригел Низамов һәм республиканың балигъ булмганнар белән эшләү...
-
13 сентябрь 2017 - 06:18Чаллы юлларында “Тоннель” операциясе бараТатарстан ЮХИДИ идарәсе Чаллы һәм Минзәлә шәһәрләрендә машина йөртүчеләрне тикшерә башлады. "Тоннель" операциясе кысаларында инспекторлар көндезге һәм төнге вакытларда агымда килүче барлык транспорт чараларын да туктата. Алар йөртүчеләрнең машина белән эчкән хәлдә идарә итү, правасыз йөрү, каешларны эләктермәү кебек кагыйдә бозуларны ачкылый.
-
13 сентябрь 2017 - 05:14Чаллыда яңа трамвай юллары төзеләчәкЧалллыда 14 километрга сузылган яңа трамвай линиясен төзи башлаячаклар. Бу бары тик республика казнасыннан 25 миллион сум акча килеүдән тора. Әлеге трамвай юллын төзү шәһәрнең 36-37 бистәләрендә яшәүчеләр өчен бик кулай булачак. Бу районнарда күпчелекне яшь гаиләләр тәшкил итә.Яңа трамвай линиясе искеләренә уңайлы килеп тоташачак, ул Беляев урамыннан Чулман проспектына...