6 октябрь 2017 яңалыклары
-
Стипендия дә, коммуналь хезмәтләр өчен түләү дә артачак
Студентларның стипендиясе, инфляцияне искә алып, 4 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.
-
Яңа елдан автомобильләр кыйммәтләнә
Русиядә гыйнвар башыннан автомобильләрне үтилләштергән өчен җыемның һәм, шулай ук, куәте 150 ат көченнән артык двигательле җиңел машиналарга акцизлар арту сәбәпле, автомобильләр кыйммәтләнү көтелә. Бу хакта "Известия" яза. 2018 елга һәм 2019-20 елларга федераль бюджет проектына яңартылган җыем күләме инде кертелгән. Экспертлар хакларның иң күп артуы куәте 200 ат көченнән...
-
Күп балалы гаиләләргә ярдәмгә ярты миллиард сум акча бүлеп бирәчәк
Өченче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләр хөкүмәттән ярдәм алачак. Россия Хөкүмәтенең бүгенге утырышында әлеге мәсьәлә буенча фикер алышу булачак һәм бу максаттан ярты миллиард акча бүләчәк, дип җиткерә ТАСС Дмитрий Медведев сүзләренә сылтама белән.
-
Бала карау буенча пособие түләүне 7 яшькә кадәр озайтырга мөмкиннәр
Дәүләт Думасына бала тәрбияләү буенча айлык пособие түләүне 7яшькә кадәр озайту турында төзәтмәләр кертелгән. Пособие балаларын бакчага урнаштыра алмаган әти-әниләргә түләнәчәк. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.