Хуш киләсең, Кара Су Куяны елы! - еллык йолдызнамә
Куян (яки мәче) – йомшак, назлы һәм бик нәзберек җан иясе. Ул кемгәдер зыян китерергә сәләтле түгел. Куян елыннан нәрсә көтәргә соң? Әлбәттә, игелек, романтика, аралашу, гаилә бәхете. Быел гаилә конфликтларына кермәскә тырышыгыз, киресенчә, кадерле кешеләр белән аралашуны беренче планга куегыз. Быел нәкъ менә якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләргә аерым игътибар бирергә кирәк. Куян – ул гаилә символы. Күбрәк гаиләгез белән булыгыз.