Чаллыда Яңа елдан автобуста йөрү бәясе арта
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Яңа елдан автобуста йөрү бәясе арта

Бу хакта ТР тарифлар буенча дәүләт комитеты карар кабул итте.

Җәмәгать транспортында йөрү бәясе артачагы турында ноябрьдә үк билгеле иде. Ул вакытта пассажир йөртүчеләр 35 сумга кадәр күтәрүне сорап, ТР тарифлар буенча дәүләт комитетына хат юллады.

Комитет юл бәясен 30 сум итеп билгеләде. Социаль карта белән йөрүчеләргә 23 сумга төшәчәк. 

Автобус һәм трамвайларда яңа бәя белән йөрү 10 гыйнвардан гамәлгә керәчәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


транспорт

Нет комментариев