22 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
КАМАЗларны – Иранга
Иран "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте җитештергән йөк машиналарын сатып алырга тели. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Давостагы очрашу барышында хәбәр итте. "Предприятие яңа базарлар эзли. Шунлыктан без Иранда йөк машиналарын җыюны яңартырга ә
-
Чаллыда суыткычлар чыгара башлыйлар
HAIER компаниясе Чаллыда суыткычлар җитештерә башлый. Бүгенге көндә биредә эшләр өчен кадрлар туплана. Анкеталарның 150се тикшерелгән, 105 кеше таләпләргә җавап бирә. Хезмәткәрләр җыю сәүдә-сәнәгать палатасында алып барыла. Апрельгә кадәр компаниягә 250 кеше кирәк. Предприятие елына 500 мең берәмлек продукция җитештерергә исәп тота. Корпорация Татарстанда эконом-класслы кондиционерлар сатуны да планлаштыра.