Әнәс Шәрәфетдинов: «Ярты пенсиям күгәрченнәремә китә»
Шәһәрдәшебез Әнәс Шәрәфетдинов 55 ел күгәрченнәр тота.
– Үлеп яратам аларны. Кечкенә вакытта тартмада тота идем. 46 ел элек, 27\05 йортына күчкәч, балконыма 20гә якын күгәрчен алып килдем. Хәтерлим, әле үзебез күченеп тә өлгермәдек, ә күгәрченнәремне китереп куйдым инде, – дип искә ала Әнәс Ибраһимович.