Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әнәс Шәрәфетдинов: «Ярты пенсиям күгәрченнәремә китә»

Шәһәрдәшебез Әнәс Шәрәфетдинов 55 ел күгәрченнәр тота. – Үлеп яратам аларны. Кечкенә вакытта тартмада тота идем. 46 ел элек, 27\05 йортына күчкәч, балконыма 20гә якын күгәрчен алып килдем. Хәтерлим, әле үзебез күченеп тә өлгермәдек, ә күгәрченнәремне китереп куйдым инде, – дип искә ала Әнәс Ибраһимович.

Балачактан башланган мавыгу бүгенге көндә аның тормыш мәгънәсенә әйләнгән.

– Алар миңа балаларым кебек, тормышымны алардан башка күз алдына да китерә алмыйм. Элек эшкә барыр алдыннан да, төшке аш вакытында да кереп карап чыгып китә идем. Хәзер мин пенсиядә, көне буе шулар янында мәш киләм, сөйләшәм, ашатам, карыйм. Миңа алар белән рәхәт, күңел тынычлыгы алам мин алардан. Бу мәхәббәтне берни дә алыштыра алмый. Чалбарсыз йөрсәм йөрим, тик күгәрченнәрем өчен берни дә жәлләмим. Күгәрченнәргә яхшы тәрбия кирәк, югыйсә, алар чирләп үләргә дә мөмкин. Оялары белән үлгән очраклар булды, – ди әңгәмәдәшем.

Күгәрченнәр сау-сәламәт булсын өчен Әнәс Шәрәфетдинов тиешле профилактик эшләр үткәрә.

– Авыруларга каршы вакцина ясату мөһим. Моннан тыш, паразит суалчаннарга каршы чараларны да вакытында күрергә кирәк, – ди ир-ат.

Әнәс Шәрәфетдинов күгәрченнәренә бөртекле культуралар ашата. Җәен бер күгәрчен көненә уртача 35 грамм азык ашый, кышын – 42-43 грамм. 

– Аларга арыш кына ярамый. Мин тугыз төр бөртектән кушылган катнашма, яшел азык, минераль ашламалар бирәм, су эчертәм. Атнага бер тапкыр юындырам. Моның өчен суга марганец белән диңгез тозы кушам, бу паразитлар булмасын өчен кирәк, – ди ул.
Элек Чаллыда күгәрчен асраучы кешеләр күп булган, хәзер андыйларның саны нык кимегән. Әнәс Шәрәфетдинов 2004 елда кошларга үз куллары белән ике катлы матур биек оя корып куйган. Оя эчендә һәр күгәрченнең тактадан ясалган үз урыны бар. Читлектә әле яңа туган, аякларына да баса алмаган нәни күгәрченнәр утыралар. Әнәс абыйның барлыгы 200гә якын күгәрчене бар. 

– Беренче катта биек оча торган Пермь, Чистай, Сарапул шәһәрләреннән кайтартылган күгәрченнәр яши, икенче катта – шаян, уйнарга яратучан, каурый аяклы күгәрченнәр. Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Төркиядән, Урта Азиядән алып кайткан күгәрченнәрем бар. Урамга аларны чиратлап чыгарам: беркөнне беренче каттагылар чыкса, икенче көнне башкалары, – ди Әнәс Ибраһимович.

Кышка ул аларны аера икән, ана күгәрченнәр икенче катта яши, ата күгәрченнәр – беренче. Бу балалары чыкмасын өчен эшләнә. Гадәттә, күгәрченнәр елына 5-6 тапкыр икешәр йомырка салалар. 

Әнәс Шәрәфетдинов әйтүенчә, ел саен җәйге сезонда аның 50-53 күгәрчене юкка чыга икән. 

– Аларны лачын һәм карчыгалар алып китә. Берни дә эшләп булмый, алар ерткыч кошлар, шулар белән тукланалар, – ди ул.
Әнәс Ибраһимович күгәрченнәрне махсус кош базарында сатып ала. Бәяләренә килгәндә, алар токымнарына бәйле. 
– Бер мең сум торганнары да, ике меңлек һәм аннан да артканнары бар. Почта күгәрченнәре машина бәясеннән дә кыйммәтрәк тора. Андыйларны да тотучылар бар, – ди ир-ат.

Күгәрченнең тән температурасы 46,6 градус. Аларга үтәли җил, дым ярамый, чирләргә мөмкиннәр. Күгәрченнәр уртача 15 ел яшиләр. Әнәс абыйның бер күгәрчене 21 ел яшәгән. 

Әнәс Шәрәфетдинов үзенең кошлары белән конкурсларда катнашып, призлы урыннар да ала. Шәһәрдә иң озак очучы күгәрченгә конкурс оештырыла икән. 

– Элеккеге елларны күгәрченнәрем 6-8 сәгатькә кадәр очалар иде. Хәзер андыйлар калмады. 10 сәгать очканнары 1нче урынга лаек булалар. Чаллы буенча рекорд 1987 елда куелды – бер күгәрчен 16 сәгать бертуктаусыз очты, – ди ир-ат.

– Аларның ничә сәгать очканын кемнәр һәм ничек карап торалар? – дип сорыйм. 

– Ярыш буласы көнне иртәнге сәгать алтыда берничә хөкемдар килә. Алар бинокльдән карап, күгәрченнәрнең кайда һәм ничек очканын күзәтеп торалар, – ди әңгәмәдәшем.

Әнәс Шәрәфетдиновның күгәрченнәр тотуын күршеләре дә, йорт өчен җаваплы кеше дә хуплый. 

– Безнең Әнәс шундый молодец! Мин монда 46 ел яшим, гомерем буе аның күгәрченнәренә сокланып карыйм. Алар шундый матур очалар, – ди йорт буенча җаваплы Флера Шәфигуллина. 

27нче комплексның ТОС җитәкчесе Венера Наумкина элек күгәрчен тотучылар биш кеше бар иде, ди. Хәзер икәү генә калган. Ул Әнәс Шәрәфетдиновның күгәрченнәрен ел саен үткәрелә торган ишегалды бәйрәменә дә чакыра икән. 

Моннан тыш, Әнәс абыйны күгәрченнәре белән шәһәр Сабантуена, Җиңү бәйрәменә, туйларга, төрле оешмалар, предприятиеләр үзләре үткәрә торган бәйрәмнәргә дә чакыралар. 


Шуны да әйтергә кирәк, күгәрченнәренең тизәгенә дә шәһәрдәшләребез чиратка тезелеп торалар. Әнәс Ибраһимович аны файдасын белгән һәм дөрес кулланган кешеләргә генә бирә икән. «Гадәттә, тизәк артыннан әби һәм бабайлар килә», – ди ул.  

Зөһрә Вәлитова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев