3 айда - 8 миллион сум. Чаллының «Җәмигъ» мәчете төзелешенә сәдака бирүчеләр арта
“Мәчет төзелешенә бирелгән сәдакадан һәрвакыт савап килеп торыр”, - ди дин әһелләре.
Шәһәребездә сафка басып килүче «Җәмигъ» мәчете фондына ел башыннан 8 млн сум акча җыелган. Бу хакта безгә гыйбадәт йортының төзелеш эшләренә финанс ярдәме күрсәтү фонды директоры Уел Хөсәенов хәбәр итте.
«Шөкер, икътисадый авыр шартлар булса да, хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләр кимеми. Оешма-предприятиеләрдән кала, гади халык та калабызның йөзек кашы булачак мәчетенә ярдәм күрсәтә. Агымдагы елның беренче кварталында кергән акчаның 2 млн 125 мең сумы нәкъ менә алар сәдакасыннан җыелды», – ди Уел Галимович.
Җитәкче белдерүенчә, ярдәм итүчеләр арасында төрле буын вәкилләре бар. «Әле күптән түгел генә 27 яшьлек егет Казаннан ук килеп 500 мең сум акча тапшырып китте. Шушы арада гына өлкән яшьтәге бер ханым да шул ук күләмдә хәер калдырды», – ди фонд директоры.
Узган ел газетабыз битләрендә яктырткан Ренат исемле шәһәрдәшебез дә (фамилиясен күрсәтмәвебезне сорады) изге гамәлен туктатмаган. Мәгълүм булганча, ул һаман да мәчет фондын һәр җомга саен сәдакасы белән тулыландырып тора. Кызыксынып исәпләп карасалар, 2019 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр ул тапшырган сәдакаларының гомуми күләме 3 миллион сумга җиткән. Үзе килә алмаганда хәер акчасын улы артыннан биреп җибәргән.
Билгеле, мәчет төзелешенә финанс ярдәмен интернет-сайт аша да күрсәтергә була. Моның өчен https://fondjamig.ru сылтамасы буенча кереп, тәкъдим ителгән реквизитлардан гына файдаланырга кирәк. Шунда ук куар-код аша түләү мөмкинлеге дә булдырылган. Уел Хөсәенов белдерүенчә, соңгы вакытта нәкъ менә әлеге ысулга өстенлек бирүчеләр арткан. Гади халыктан шул рәвешле 529 мең 414 сум акча җыелган.
«Шөкер, төзелеш материаллары белән ярдәм итүчеләр дә бар. Бу уңайдан мәчетебезнең попечительләр советына, шәһәребез мэры Наил Мәһдиевка, оешма-предприятиеләребезгә рәхмәт белдерәсем килә. Алар безне арматура һәм бетон белән тәэмин итәләр. Шуңа да инде өч елга якын биредә эшләр бер генә көнгә дә тукталмый», – ди ул.
Хәзерге вакытта исә биш катлы мәчетнең бинасын кирпеч белән тышлау бара. Моның белән Алексей Горшков җитәкчелегендәге «АНГ-ХОЛДИНГ» оешмасы төзүчеләре шөгыльләнә. Әлеге эшне алар бу ай ахырына тәмамларга исәп тоталар. Аннары инде манараларны күтәрү бурычы тора. Финанс мөмкинлекләреннән чыгып, ел ахырына кадәр гөмбәзләр кую мәсьәләсен дә караячаклар.
«Кызганыч, бу мәсьәләдә бераз проблемаларга юлыктык. Эш шунда: гөмбәзләр тоныкландырылган бакыр белән каплана. Тик бу материалны әлегә илебездә ясамыйлар. Хәзер без Самара өлкәсендәге бер оешма белән сөйләшүләр алып барабыз. Биредә әллә ни катлаулы технологияләр таләп ителми кебек, бу эшне үзебезнең белгечләр дә башкарып чыгар дип өметләнәбез», – ди Уел Хөсәенов.
Инде хәбәр иткәнебезчә, 12 мартта «Җәмигъ» мәчетенә ике гөмбәз һәм ярымайлар куелды. Проект буенча бина 5 катлы, 5 гөмбәзле, 4 манаралы булачак. Биредә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым намаз уку заллары, мәдрәсә, китапханә урын алачак. Шулай ук гыйбадәт йортында шәһәребез мөхтәсибәте дә урнашачак.
Билгеле, әлеге уй-хыяллар тизрәк тормышка ашсын өчен даими рәвештә финанс ярдәме кирәк. Чөнки биредә әле эшләрнең иге-чиге юк. Бина тартмасын күтәрү генә түгел, аның эчке эшләрен башкарасы, инженерлык челтәрләрен сузасы, дизайн проектын ясыйсы бар. «Күмәк көч тау күчерер» дигән бит элек-электән әби-бабаларыбыз. Моны истә тотып, без дә шәһәребезнең төп мәчете төзелешенә кулыбыздан килгәнчә үз өлешебезне кертсәк иде. Дин әһелләре белдерүенчә, иман йортларын салуга юнәлдерелгән сәдакалар иң файдалылардан санала. Чөнки алардан кешегә, бакыйлыкка күчкәннән соң да, һәрвакыт савап язылып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев