Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Али хәзрәт Баһаутдинов: «Аллаһ язган тәкъдиргә йолдызлар тәэсир итә алмый!»

Чаллы дин әһеле гороскопның иң зур гөнаһ булуы турында сөйләде.

Ни өчен ислам динендә йолдызнамәләр тыелган, аларга ышануның зыяны нинди һәм ул нинди гөнаһка китерә? Газетаның ВКонтакте төркемендә туры эфирга чыгучы «Җомга иртәсе» тапшыруында Гөлчәчәк Титова «Әбүзәр» мәчете имамы Али хәзрәт Баһаутдинов белән шул турыда сөйләште. 

– Али хәзрәт, бүген кайсы гына массакүләм мәгълүмат чарасын ачып карама, анда йолдызнамәләр, юраулар, кем кайсы хайван елында туган, яңа елда кешеләрне нәрсә көтәчәк һәм башкалар хакында күп язалар. Сүзебезне йолдызлар ни өчен бар ителгән дигән сораудан башлыйк әле.

– Барчабызга Аллаһның сәламнәре һәм бәрәкәте булсын! Асылда Аллаһы Сөбһәнә үә Тәгалә йолдызларны күкләрне бизәр өчен яраткан. Коръәни Кәримдәге Әс-Саффат сүрәсенең 6нчы аяте моңа дәлил булып тора: «Без дөнья күген йолдызларның яктылыгы белән зиннәтләдек». Әлеге сүрәнең дәвамы тагын да кызыклырак: «Үә ул күкне атылучы йолдызлар белән Исламга һөҗүм итүче шайтаннардан сакладык», «Ул шайтаннар, күккә менсәләр дә, фәрештәләрнең сөйләгән сүзләрен ишетә алмаслар, ул шайтаннар, күкнең һәр тарафыннан ерак булсыннар өчен йолдызлар белән атылырлар». «Мәгәр бер шайтан фәрештәләрдән сүз урласа, ул шайтанны йолдызның бер якты очкыны һәлак итәр». (Әс-Саффат сүрәсе 7, 8, 10 аятьләр). Кешеләр күктә йолдыз атылганын күргәч, теләкләр теләп, ширек кылалар. Болай эшләү – зур гөнаһ. Ә чынлыкта исә Аллаһы Тәгалә күккә менүче шайтаннарны йолдыз очкыны атып бәреп төшерә. Шуның өчен йолдызлар безнең язмышка, тәкъдиргә берничек тә тәэсир итә алмыйлар. Чөнки алар да шул ук адәм балалары, кош-кортлар, үсемлекләр һәм башкалар кебек үк мәхлүк, ягъни Раббыбыз тарафыннан бар кылынган. Кайсыдыр йолдызның бәхеткә, уңышка йогынты ясавы хакында кешеләр үзләре үк уйлап тапкан. Бу дөреслеккә туры килмәгән хаталану, зур ялгышу! 

– Астрономия һәм астрология бар. Боларга да ачыклык кертик әле. 

– Астрономия – галәмнәрне өйрәнүче фән һәм ул дин күзлегеннән дә рөхсәт ителгән. Мисал өчен, астрономия белгечләре, спутниклар аша карап, мөселманнарның ураза ае башлану вакытын билгелиләр. Кояшның чыгу-бату вакытын төгәл ачыклау өчен айны, планеталарны, йолдызларны һәм башка күк җисемнәрен күзәтү, өйрәнү өчен бик тә кирәкле фән. Ә астрология белән күрәзәчеләр, сихерчеләр, астрологлар, йолдызнамәчеләр шөгыльләнә. Ниндидер йолдыз астында туган дип исәпләү, арыслан, үлчәү, кәҗәмөгез, балык дигән билгеләр безнең ислам динендә гомумән юк һәм булырга тиеш тә түгел. Гороскоп сүзен ишеткәч, бер вакыйга искә төшә. Гаилә дустыбыздан: «Син йолдызнамә буенча кем?» – дип сораганнар. Аның җавап итеп: «Минем бу зоопаркка катышым юк!» – дип әйткәне һаман да исемдә. 
Кешеләр газета-журналлардан йолдызнамә фаразын укып, яисә телевизордан ниндидер астрологның: «Чаян билгесе астында туганнарга кызыл төстәге кием кияргә ярамый. Үлчәүләрнең ерак юлга чыкмаулары яхшырак», – дигән теләсә нинди сүзләренә бик тиз ышаналар. Ә Коръәндә Аллаһы Тәгаләнең: «Миңа иман китермәүчеләр, намаз укымаучылар, ураза тотмаучылар җәһәннәмгә керерләр», – дигән сүзләренә ышанмыйлар. Адәм баласы Аллаһның вәгъдә иткән җәзасыннан курыкмый, ә менә күрәзәчеләрнең ялган сатуларыннан курка. Һәм бу бик аяныч хәл. 
Шуны аңларга кирәк: ислам дине тәүһидкә нигезләнгән. Ягъни Аллаһның Барлыгына һәм Бер булуына инану. Бөтен яхшылык та, яманлык та бары Аллаһы Тәгаләдән генә килүен халык аңларга тиеш. Безнең белән нәрсә булырга тиеш – һичшиксез була. Мәсәлән, берәү таеп китеп аягын сындырса, димәк аның тәкъдиренә шулай булачагы язылган. Ә ул моны юлын кискән кара песигә сылтарга мөмкин. Ә бит бичара песинең моңа бер катышы да юк. Аллаһ язган тәкъдиргә бернинди песи дә, эт тә, йолдыз да тәэсир итә алмый.
Шулай ук кемдер исемемне үзгәртсәм бәхетлерәк булырмын дип уйлап та ялгыша. Исемне алмаштырып кына әйләнә-тирә мохитне үзгәртеп булмый. Мәсәлән, пычракта яшәп чиста күлмәк киюдән мәгънә юк, ул барыбер пычраначак. Димәк, иң элек пычрактан чыгарга кирәк, аннан соң гына юынып, чиста күлмәк кияргә. Шул вакытта гына тәннең дә, киемнең дә пакълеген саклап була. Шуңа күрә ислам динендә иң әүвәл тәүһид – Аллаһның Барлыгы һәм Берлеге беренче урында тора. Без үзебезнең тормышыбызны Раббыбыз Аллаһка гына тапшырабыз. Чөнки киләчәкне Ул гына белә. Багучыга ышанып, аның юрауларыннан курку кешене диннән чыгарырга мөмкин.

– Ә бит күпләр күрәзәченең әйткән сүзләре туры килде ди. Менә андыйларга нәрсә дип җавап бирергә?

– Һәр кешенең янында җене бар. Ул аның нишләгәнен, кая барганын, һәммәсен белә, күрә һәм аны гомере буе начарлыкка өндәп, гел котыртып тора. Рәсүлебез (салләллаһү галәйһи үә сәлләм): «Хәтта минем дә җенем бар. Ләкин ул ислам динен кабул итте. Шуңа күрә ул миңа берничек тә тәэсир, вәсвәсә кыла алмый», – диде.
Сихерчеләр, багучылар шайтаннар белән эшлиләр. Алар көчлерәк шайтаннарны үзләре янына киләсе кешенең җене янына җибәрәләр һәм аның турында барын да сорашып килергә кушалар. Менә шулай алар бар информацияне белеп торалар. Ә яннарына килгән кеше боларның дөрес әйтүләренә аптырый һәм ышана.
Шулай ук адәм баласы төрле ырымнарның, хорафатларның да туры килүенә ышана. Юлында буш чиләк тоткан кеше очраса, кара песи юлын аркылы чыкса һәм башка шуның ишегә юлыкса, хәвеф-хәтәр булачак, юлым, эшем уңмаячак дип курка башлый. Ә чынлыкта боларның берсе дә Аллаһы Сөбһәнә үә Тәгаләнең тәкъдиренә йогынты ясый алмый. Туры килүе дә Аллаһ тарафыннан кешегә сынау буларак бирелергә мөмкин. Ул Үзенең колларының иманнарын шулай тикшерә. Һәм мөселман булган кеше моны аңларга тиеш. Мөселманнар моның ишегә ышанмыйлар, алар бусага аша кул биреп исәнләшәләр, кич белән кулга акча бирәләр, онытылган әйберне кире өйгә кайтып алалар. Алар бөтен ризыкның, бәхет-тәүфыйкның, кайгы-хәсрәтнең бары Аллаһтан гына булуына ышаналар.

– Озакламый бакчачыларның үренте (рассада) чоры башлана. Алар орлыкларны ай календаре буенча утырталар. Моңа ышану дөрес буламы?

– Мәсәлән, һава торышы турында гидрометцентр математик схемалар буенча тикшереп, нинди циклон якынлашканын безгә хәбәр итә. Һәм аларның әйтүләре күпчелек очракта туры килә. Әмма бу күрәзәчелеккә кагылмый, ә фән өлкәсенә кагыла. Шулай ук орлык чәчү вакытын да кемдер еллар буе төрле вакытта утыртып карап, күзәтеп, тикшереп, үзенең тәҗрибәсеннән чыгып кына иң отышлы вакытын тапкан. Шуның өчен бу да күрәзәчелек булмый.

– Кытай календаре буенча фәлән хайван елы килә диюләре дөресме соң?

– Бу да шул ук йолдызнамәгә керә. Кытайда мәҗүсиләр яши. Алар утка да, төрле хайваннарга да табыналар. Ислам динендә хайван елы дигән әйбер юк, әлһәмдүлиЛләһ. Мөселманнарда ике төрле ел бар: берсе кояш елы (миләди) – 2024 ел, икенчесе ай елы (һиҗри) – 1445 ел.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай