Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Али хәзрәт Баһаутдинов: «Гади генә ысул белән холыкны уңай якка үзгәртеп була»

Хәмер эчеп, урлашып, зина кылып һәм башка гөнаһлар эшләп яшәгән кеше кисәк кенә үзгәрә алмый бит. Шундый очраклар да була – кемнеңдер күңеленә Аллаһ сала һәм ул гөнаһын җайлы гына ташлый ала. Ә кемнедер Ул сыный – аның тырышлык күрсәтүен күрергә тели..

Газетабызның ВКонтакте төркемендә журналист Гөлчәчәк Титова һәр атна «Җомга иртәсе» тапшыруы белән туры эфирга чыга. Әбүзәр мәчете имамы Али хәзрәт Баһаутдинов белән күркәм холык, гүзәл әхлак хакында узган әңгәмәне укучыларыбызга тәкъдим итәбез

– Безнең эчке дөньябыз бар – ул асылташтай һәрчак ялтырап торырга тиешле булган иманыбыз, чиста йөрәгебез, рухыбыз, уйларыбыз, фикерләребез. Шулай ук безнең тышкы дөньябыз бар. Аны эчке дөньябыз чагылдыра: сөйләмебез, кешеләр белән мөгамәләбез, ниндидер ситуацияләрдә үз-үзебезне тотуыбыз, хәтта күз карашыбыз, атлап йөрешебез, киенүебез... Әхлак һәм холык шушы буламы инде?

– Асылда Ислам дине безнең ике дөньябызны да тәрбияли: эчке һәм тышкы сыйфатларыбызны тигез алып барырга өйрәтә. Мисал өчен, кемнеңдер тышкы сыйфаты күркәм, матур булып, ә күңелендә яманлык булырга мөмкин. Кемнеңдер киресенчә – тышкы яктан ямьсез, пычрак булса, эчке дөньясы бик тә чиста, күркәм була. Кешенең менә шушы ике сыйфаты да бертигез туры килсә, бик яхшы булыр иде.
Ислам динендә Аллаһның Илчесе Мөхәммәд (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) тәүхидтән соң, ягъни Аллаһның Бер һәм бар булуына инану, намаз, уразадан соң, күпчелек акцентны күркәм әхлакка ясаган. Рәсүлебез (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) үзенең бер хәдисендә: «Сезнең арагызда миңа иң сөеклесе һәм Кыямәт көнендә миңа иң якын утыручы кеше – изге күңелле, күркәм әхлаклы булганы», – дип әйтә. Әхлак төшенчәсенә биш вакыт намаз гына керми, шулай ук ирең, хатының, балалар, туганнар, күршеләр һәм, гомумән, кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булуың да керә. 
Әйләнә-тирәдә тәртипсез кешеләр булуына, гаиләдә тынычлык юклыгына, эштә проблема чыгуына зарланалар. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә безгә: «Аллаһ кешеләрнең хәлен үзгәртмәс, әгәр алар үз-үзләрен үзгәртмәсәләр», – ди. Миллиардер Генри Фордның сүзләре дә искә төшә: «Мин дөньяны үзгәртергә теләдем, ләкин көчем җитмәде. Уйлаганнан соң шуны аңладым: үзгәрүне кешеләрдән түгел, үзеңнән башларга кирәк!» Дейл Карнеги да үзенең китабында: «Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башларга кирәк», – дип язган. Ә менә Раббыбыз әлеге сүзләрен 1445 ел элек Үзенең Рәсүле аша иңдерде. Кешеләргә Аның Китабына гына күз салырга өйрәнергә кирәк. Анда дөрес яшәү рәвеше тәфсилләп язылган.
Әлбәттә, адәм баласы көферлектән кинәт кенә туры юлга басмый. Хәмер эчеп, урлашып, зина кылып һәм башка гөнаһлар эшләп яшәгән кеше кисәк кенә үзгәрә алмый бит. Шундый очраклар да була – кемнеңдер күңеленә Аллаһ сала һәм ул гөнаһын җайлы гына ташлый ала. Ә кемнедер Ул сыный – аның тырышлык күрсәтүен күрергә тели. Бу очракта инде кеше иң беренче чиратта дога сорап, Аллаһка тәвәккәлләп, Аның ризалыгына өметләнеп тырышлыгын күрсәтсә, Ул аңа ярдәмен бирә. Хәрәкәтсез генә бәрәкәткә ирешеп булмый. Тик яткан таш астыннан елга да ага алмый. Ташны кыймылдатсаң гына су үз юлын таба. Еламаган балага да тик торганнан ими каптырмыйлар бит. Башта ул елый, аннан гына теләгенә ирешә. Шуның кебек кеше һәрчак хәрәкәттә, омтылышта булырга тиеш. Шул чакта гына ул яхшы нәтиҗәгә ирешә алачак. Шулай ук Аллаһы Сөбһәнә үә Тәгалә нияткә дә карый. Ниятнең дәрәҗәсенә карап, Үзенең ярдәмен бирә. Һәркем үз холкы өстендә эшләргә, тырышлык куярга тиеш. Шул вакытта гына башкаларның да мөнәсәбәте үзгәргәнен күреп була. Мәсәлән, мин үзем шулай: җитешсезлекне күрәм, фикерлим, аңлыйм, дога сорыйм, көчем җиткән кадәр үзгәреш ягына адымнар ясыйм. Һәм, әлһәмдүлиЛләһ, Аллаһ ярдәмен бирә. Миндәге яхшы үзгәрешләрне гаиләмдә дә күрәләр.

– Безнең Чаллы чагыштырмача яшь шәһәр. Бирегә 60нчы елларда КАМАЗны төзергә күп яшьләр килгән. Хәзер инде аларның балаларының балалары үсеп килә. Ул вакытларда әти-әнисе икешәр смена заводта эшләгән баланы күпчелек урам, мәктәп, җәмгыять тәрбияләде. Сезнең мәчеткә йөрүче яшьләр арасында да андыйлар бардыр. Аларның әхлагы ни дәрәҗәдә? 

– Дөресен генә әйткәндә, мәчеткә йөрүчеләр арасында төрле кешеләр бар. Күбесе 90нчы еллардан үсеп кергән балалар. Ә бу чорны үзегез беләсез – ул бандитизм чоры. Төрмәләрдә утырып, холыклары бозылган булырга мөмкин. Андыйлар белән эшләргә авыррак. Аларда агресcия, ниндидер аңлашылмаучанлык бар икән, мондый вакытта бары тик Коръән белән сөннәткә таянып эш итәргә кирәк. Пәйгамбәребез (салләллаһү галәйһи үә сәлләм): «Явызлыкка яхшылык белән җавап бирегез», – дигән. Мин үзем дә шушы фикердә. Шуңа күрә бу егетләрне йомшаклык белән тәрбияләргә кирәк. Әтисез, ятим үсүчеләргә мәхәббәт, җылылык, мәрхәмәт җитмәү аркасында алар шундый начар юлга басканнар. Әле әти-әнисе була торып та, гаиләсендә ярату, тәрбия күрмәү сәбәпле юлдан тайпылучылар бар. Аларның күңелләре суынган була. Шулай ук, үземдә юк иде, ә менә баламда булсын дип, акчасын, бар әйберсен биреп, артык иркәләү дә аны боза. Күптән инде спортчы Брюс Линың түбәндәге сүзләрен укыган идем: «Балаларыгызга үзегездә булмаган әйберне бирмәгез, гыйлем бирегез. Әйбер тиз туза, ә гыйлем гомерлеккә кала. Чөнки ул буыннан-буынга күчә». Гаиләсендә мәхәббәт, җылылык, күркәм тәрбия алган бала яңадан үз балаларына да шундый ук тәрбия бирәчәк. Татар халкының электән килгән әйтеме дә бар бит: «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр».
Белгәнемнән чыгып шуны әйтә алам: йөрәгендә мәхәббәт булган кешенең күңеле киң була һәм ул яратуын башкаларга да өләшә белә. Агрессив кешеләрне дә бары тик йомшаклык белән генә якынайтып була. Башта инде алар йомшаклыкка усаллык белән җавап кайтаралар. Ләкин күрешкән саен елмаеп: «Әссәләмү галәйкүм! Хәлләр ничек, минем яраткан Абдуллаһ?» – дип ачык йөз күрсәтергә һәм һәрвакыт «яраткан» сүзен кулланырга кирәк. Әлеге гади генә ысул белән кешенең холкын уңай якка үзгәртеп була. Чөнки безнең һәр сүзебез кешегә тәэсир итә. Пәйгамбәребез (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) яшәүгә тәмам өметен югалткан авыру кеше янына килгәч: «Борчылма, Аллаһ сине чистартыр», – дип аңа җылы сүзләр әйтеп, күңелен күтәрә торган булган. Мәсәлән, табиб авыру кешегә: «Сиңа яшәргә озак калмады», – дип әйтергә мөмкин. Кеше курка башлый, яшәүгә өметен югалта. Алай ярамый. Киресенчә, яхшы, җылы сүзләр әйтеп, аңа канатлар куярга, өмет чаткысын кабызырга кирәк. «Исра» сүрәсенең 53нче аятендә Аллаһы Тәгалә әйтте: «Әй Пәйгамбәр, Минем колларыма әйт, алар яхшы сүзләр әйтсеннәр, чөнки Иблис алар арасында низаг тудыра. Әлбәттә, шайтан кешеләргә ачык дошман». Мәчеттә зур хәзрәтебез – минем әтием дә җәмәгать белән намаз укып бетергәч, һәрвакыт аларга таба борылып: «Җәмәгать, мин сезнең барыгызны да яратам. Рәхмәт сезгә!» – дип әйтә. Һәм үзе дә җавапка шундый ук сүзләр ишетә. Менә шундый позитив караш белән генә яшьләрне тәрбияләргә була. Әйләнә-тирә мохит кешегә төрлечә йогынты ясый. Шуның өчен ул кем белән аралашуына, дуслык алып баруына бик җитди карарга тиеш. Бу хакта Әбү Хөрәйрә (радыйАллаһу ганһү) әйтә: «Пәйгамбәребез (салләллаһү галәйһи үә сәлләм): “Һәр кеше якын дустының динен тота. шуңа күрә һәркайсыгыз кем белән дус булуына игътибар итсен”, – ди». Моннан шуны әйтергә була: начар кеше яхшы кешеләр белән аралашса гына яхшыра ала.

 Дингә тартылучы кайбер кешеләр начар әхлаклы мөселманны күрсәләр, диннән ваз кичәләр. Мөселманны алар идеаль булырга тиеш дип уйлыйлар. Әмма ул да нәкъ шундый ук кеше. Һәм мондый очракларны еш күрәбез. Андыйларга бу хакта ничек аңлатырга?

– Чынлыкта, Аллаһы Тәгалә динебезне – идеаль, ә Үзенең колларын ялгышучан иткән. Коръәни Кәримдә дә Ул: «Мин кешеләре зәгыйфь итеп яралттым», – ди бит. Бу аятьне дөрес аңларга кирәк: алдашу, сүгенү, кызып китү, пыран-заран ачулану – болар барысы да адәм баласына хас сыйфатлар. Һәм, әлбәттә, мөселманга хас булырга тиеш түгел. Әмма ни хәл итәсең? Һәркем ялгыша, хаталана. Шуңа да карамастан, кайберәүләр мөселманның атрибутына, ягъни түбәтәй, сакалына, яулык япкан булуына акцент ясыйлар. Бу дөрес түгел. Андыйларга мин һәрвакыт: «Иң беренче мөселманның түбәтәй, яулыгына түгел, ә аның да гади кеше булуына карагыз. Кемгәдер карап динне бәяләргә кирәкми», – дип әйтәм. Мөселманнарның яман сыйфатларын күрү һич кенә дә динебез начар дигәнне аңлатмый. Киресенчә, Ислам дине – идеаль, ә менә аны тотучылар – зәгыйфь. Рәсүлебезнең (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) түбәндәге сүзләре бар: «Сезнең арагызда шундыйлар бар: кемгәдер карап, динне кабул итүчеләр һәм башка берәүгә карап, динне калдыручылар». Кеше бит ул савыт (сосуд) сыман: эченә нәрсә тутырса, тышка да шуны чыгара. Әлбәттә, һәркем үз өстендә эшләргә тиеш. Беркем дә тиз генә үзгәрә алмый. Моның өчен вакыт һәм сабырлык кирәк. Аллаһы Сөбһәнә үә Тәгалә гомер бирсен һәм дөрес яшәргә ярдәм итсен.

– Али хәзрәт, безнең халык гайбәт түгел, гыйбрәт булсын дип сөйләргә ярата. Гайбәт гыйбрәт була аламы?

– Аллаһның Илчесе (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) кешеләрдән «Нәрсә ул гайбәт?» дип сорагач, үзе үк җавап бирә: «Кардәшеңә ошамаган әйберне башкаларга сөйләү гайбәт була». Дөресме, түгелме, беләсеңме, белмисеңме, сөйләргә ярамый. Шуның өчен гайбәт берничек тә гыйбрәт була алмый, бу кешене мәсхәрәләү була. Мөхәммәд Пәйгамбәр (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) безне башкаларның хата-кимчелекләрен күрмәскә, яшерергә өйрәтте һәм әйтте: «Кем мөселман кардәшенең гөнаһын күреп, хатасын яшерсә, Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә аның да гөнаһын яшерер. Ә кем кеше артыннан тикшереп, хаталарын эзләп яшәсә. Аллаһы Тәгалә аның да хаталарын эзләр һәм аны үз өендә хурлыкка калдырыр». Тигез җирдә дә кеше абынырга мөмкин. Шуның өчен кимчелеккә күз йома белергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев