Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Дин һәм тормыш

Аллаһка ышануыбыз гамәлләр белән расланырга тиеш

Бүгенге көндә кешеләрнең «модага» кереп киткән фразалары: «Аллаһка ышану минем йөрәгемдә — иң мөһиме шул! Ә калганы инде аның фанатизмы».

Алар өчен фанатизм дигәне ул — намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу, ирләрнең сакал җибәрүе, хатын-кызларның шәригать кушканча киенеп йөрүе. Әле шуның өстенә алар бу дөньядан соң икенче дөньяга күчүләренә, Кыямәт җитеп, җавап тотуларына, ахыр яшәүдә мәңгелек Җәннәт яисә Тәмуг булачагына да бик ышанып бетермиләр. Әлеге язмам, башта үземә, аннан калганнарга, нәсихәт булсын. 

Ни өчен без бу дөньяда яшибез соң? Бу сорауга уенын-чынын кушып: «Ашар өчен», – диючеләр бар. Ә бит төптән уйлап карасак, чыннан да, кешегә бу дөньяда яшәр өчен ашарга кирәк. Ашамый-эчми генә җан асрап булмый. Ашарына ризык булмаса, кешене башка бернәрсә дә кызыксындырмас иде. Иң беренче чиратта ул тамагын туйдырыр өчен эшли. Ә калган бар нәрсә: затлы кием, йорт, машина һәм башкалар – болар барысы да икенче урында. Димәк, Аллаһы Тәгалә безне шушы җирдә ашап-эчеп, кәеф корып, байлык артыннан куар өчен барлыкка китергәнме? Юк, әлбәттә! Безнең бу дөньяда булуыбызның төп максаты – Аңа гыйбадәт кылу. Моңа дәлил Изге Коръәндә китерелә. «Әз-Зәрият» сүрәсенең 56 нчы аятендә Раббыбыз: «Мин җеннәрне һәм кешеләрне бары тик Миңа гына гыйбадәт кылсыннар өчен бар иттем», – ди. Шулай итеп, без Аллаһны Бер итеп танырга, Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә тиеш. Ә безнең халыкта ничек? Күңел белән Аллаһка ышанам дип, айга бер мәчеткә барып сәдака салып, елга бер Коръән ашы үткәреп кенә Аллаһның хакын үтибез дип уйлыйлар алар. Беркем дә уйда гына эшләп, уйлаган өчен хезмәт хакы алып: «Күңел белән тукландым, миңа шул җитә. Ә эшкә барып эшләү ул – фанатизм», – дими бит. Сүз дә юк, Аллаһка ышану кирәк, һичшиксез. Әмма ышануыбыз, беренчедән, дөрес булырга, икенчедән, аны без гамәлләребез белән расларга тиеш. Ничек була соң ул? Шәһадәт кәлимәсенә – «Ләә иләәһә иллә-Ллаһ» (тәрҗемәсе: «Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы бер зат та юк») сүзләренә – бернинди икеләнүсез, тулы ышаныч белән инану. Әлеге сүзләрне йөрәк һәм тел белән кабул итү. Һәм эш-гамәлләребездә куллану. Ә бу инде намаз, ураза, хаҗ һәм башка изгелекләр дигән сүз.

Татарлар Ислам диненә караганлыктан, үзләрен мөселман дип атый. Әмма бөтен татар да мөселман түгел шул. Мөселман булыр өчен татар булу гына җитми. Кем соң ул мөселман? Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, «буйсынган» («покорный») дигәнне аңлата. Ягъни Аллаһы Тәгаләгә буйсынып, Аның әмерләрен тулысынча үтәп яшәү. Ә намаз – Аның төп әмерләренең берсе һәм Ислам дине баганаларының фарыз гамәле булып тора. Чөнки Кыямәт көнендә сорау алу башлангач, иң беренче Аллаһ Үзенең колыннан: «Намаз укыдыңмы?» – дип сорар. Кеше башта намазлары өчен Аның каршында җавап тотачак. Согуд Гарәбстанының танылган Ислам дине һәм хокук белгечләренең берсе: «...Әгәр аларның (кешеләрнең) йөрәкләрендә Аллаһка ихлас ышану булса, алар намаз укырлар иде», – ди. Шулай ук динебезнең зур галимнәре чыгарган фәтвә нигезендә, әгәр кеше, мөһимлеген танымыйча, махсус рәвештә намаз укымый икән, аның башка изге эшләре (ураза тоту яки сәдака бирү) ул тәүбәгә килеп, намаз укый башлаганчы кабул ителмәскә мөмкин. Мөхәммәд пәйгамбәребезнең (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) хәдисе моңа дәлил булып тора: «Хакыйкатьтә, мөселманны мөселман түгелдән намаз аерып тора». (Мөслим)
Әле җитмәсә, төрле ырым-шырымнарга, юрауларга ышанып, ширек (күпиләһлек) ясыйлар. Раббыбыз аларны кисәтә: кем ширек ясап, тәүбә итмәгән хәлдә бакыйлыкка китсә, аның урыны мәңгелек Җәһәннәмдә булыр.

Ә безнең барыбызның да Җәннәткә керәсе килә. Әмма Җәннәткә лаек булырга кирәк: кешеләр өчен беренче урында Аллаһы Тәгалә, ә дөнья икенче урында булырга тиеш. Әмма күпләр моны аңламый, кызганыч. Алар намаз укып, гыйбадәт кылып яшәсәң, акча эшләргә вакыт калмый дип уйлап ялгыша. Аллаһы Тәгалә җирдәге бар тереклекне ризык белән тәэмин итүне Үз өстенә алган. Ул гына да түгел, Аллаһ Үзенең мөэмин колларына теләсә кайсы авырлыклардан чыгу юлын күрсәтергә һәм аларны уйламаган, көтмәгән җирдән ризыкландырырга вәгъдә итә.


Алинә Баһаветдинова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин һәм тормыш