Милек салымнарын 1 декабрьгә кадәр түләргә!
Яңалыклар тасмасы

Милек салымнарын 1 декабрьгә кадәр түләргә!

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов салымнар түләү мәсьәләләре буенча республика халкы белән аңлату эшен көчәйтергә кушты.

Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте. 1 декабрьгә кадәр Татарстанда яшәүче 2,2 млн кеше милек салымнарын капларга тиеш. 2025 елда мондый түләүләрнең гомуми суммасы 13,3 млрд сум тәшкил иткән.
Моннан тыш, 221 мең татарстанлы физик затлар кеременә салым буенча өстәмә түләүләрне башкарырга тиеш. Бюджет каршында бу йөкләмәләрнең гомуми суммасы 14,1 млрд сумга җитә.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин 1 декабрьгә кадәр республиканың берләштерелгән бюджетына гомумән алганда 27,4 млрд сум җыярга кирәклеген искәртте.
 


салымнар

Нет комментариев