«Алты балабызның дүртесе Коръәнне яттан белә»
Югары Байлар авылында гомер итүче Хаҗиевлар Коръән ятлау серләре белән бүлеште.
Шаккатмалы хәл - алты бертуганның дүртесе Коръәнне тулысынча ятлап чыккан. Сүзебез Тукай районының Югары Байлар авылында гомер итүче Хаҗиевларның балалары хакында. Шушы көннәрдә аларның берсе – 12 яшьлек Мөхсин әтисе Равил белән «Шәһри Чаллы»да кунак булып китте. Дин кардәшләребез безгә Изге китабыбызны ятлау үзенчәлекләре хакында сөйләде, хис-тойгылары белән уртаклашты. Әлеге кызыклы һәм эчтәлекле әңгәмәне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
- Равил әфәнде, иң элек үзегез белән таныштырыгыз әле. Кайдан буласыз?
- Мин тумышым белән Мамадыш районы Уразбахты авылыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Чаллыга килдем. 18 яшьтә гаилә кордым. Шул ук елны Педагогия институтының География факультетына укырга кердем. Балаларыбыз туып, гаиләбез ишәя башлагач, 2017 елда авыл җирлегенә күчеп китәргә булдык.
- Дини белемегез бармы? Үзегез дә Коръәнне яттан беләсезме?
- 22 яшьләрдә тормыш иптәшем белән намазга бастык. Баштарак Үзәк мәчеттә гарәпчә укырга өйрәндек, намаз кагыйдәләренә төшендек. Аннары уңай мөмкинлек чыгып, гаиләбез белән Мисырга, Александрия шәһәренә киттек. Анда без 5 ел дәвамында торып, дини белем үзләштердек, гарәп телен яхшылап өйрәндек, Коръәнне ятладык.
- Балаларыгызны да үзегез белән алдыгызмы?
- Әйе, беренчесенә ул чакта 3 яшь булса, икенчесенә 2 ай гына иде. Өченчесе инде Мисырга йөргән елларны туды. Бүгенге көндә тормыш иптәшем белән 18, 15, 12, 9, 6 һәм 3 яшьлек балалар үстерәбез.
- Алар ни рәвешле Коръәнне ятлый башлады?
- Бала гаиләдә ни күрә шуны сеңдерә бит ул. Беренче кызыбыз 5 яшьлек чагында мин ятлаганда, артымнан үзлегеннән кабатлап бара иде. Шул рәвешле җайлы гына укырга да өйрәнде. Калганнары да 4 яшьләр тирәсендә гарәп хәрефләрен танып, үзлектән ятлый башладылар.
- Коръәни Кәрим бит инде ул 620 биттән, 114 сүрәдән тора. Аны бүлеп-бүлеп өйрәтәсезме?
- Башта инде көненә яртышар бит ятлатабыз. Аннары 2-3 дҗүзне үзләштергәч, бу якынча 60 бит, берешәр биткә күчәбез. Бер бит ятлый, 1-2 бит кабатлый – көн дә шушы тәртипне сакларга тырышабыз.
- Сезнең бит инде кызлар да, малайлар да бар. Кайсылары тизрәк ятлый?
- Әллә ни зур аерма юк дияр идем. Шулай да кызлар белән эшләве бераз җиңелрәк. Чөнки малайлар кайвакыт киреләнеп алырга да мөмкиннәр. Ничек кенә булмасын 7 яшьләр тирәсенә инде аларның барысы да Коръәнне бер кат ятлап чыгалар. Аннары онытылмасын өчен гел кабатлап торалар. Шунысы да мөһим: кечкенә чакта ятлау күпкә җиңелрәк бирелә. Чөнки балаларның башы артык мәгълүмат белән тулмаган була.
- Кайбер балаларга дүрт юллык шигырьне ятлатуы да авыр, сез үзегезнекеләрне шундый зур гамәлгә ничек үсендерәсез? Бу бит ачуланып та башкара торган эш түгел.
- Иң элек моны балага Аллаһның әмере, мөселманның бурычы икәнен яхшылап аңлатабыз. Белгәнебезчә, һәр ятланган аять өчен кеше җәннәттә бер дәрәҗәгә югары күтәрелә, аңа саваплар языла. Аннары инде баланы материаль әйберләр белән дә ара-тирә кызыктырып торабыз. Мәсәлән, бер сүрә өчен ниндидер яраткан әйберен алып бирәбез, дҗүзне өйрәнсә (20 бит) зуррак бүләк белән куандырабыз…
- Хәтерләрен гел шулай эшләтеп торгач, балаларыгыз мәктәп программасын да җиңел үзләштерәдер.
- Әйе, даими рәвештә ятлау, кабатлау белән шөгыльләнү – ул баш миен гел тонуста тота. Бу, билгеле, дөньяви гыйлемнәрне үзләштерүне дә җиңеләйтә. Мисал өчен, зур кызыбызның мәктәптә дә күрсәткечләре бик яхшы.
- Равил әфәнде, Коръәнне ятларга теләүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
- Билгеле, башта Аллаһка дога белән мөрәҗәгать итү мөһим. Чөнки бу изге эштә тәвәккәл, сабыр булу сорала. Аннары инде, балаларның көн дәвамында мәшгульлеген исәпкә алып, үзенчә бер программа төзеп кую да мөһим. Көн дә шулай билгеле бер норматив буенча барганда гына көткән нәтиҗәгә ирешеп була. Бүген калдырып торыйм әле дип бер тайпылсаң, ерак китәлмисең. Үзең булдыра алмасаң, тәҗрибәле укытучыларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Әңгәмәбез соңында улыгызга да сүз бирик әле. Ул бит хәзер дәрәҗәле кеше – Коръән-хафиз, ягъни Изге китабыбызны яттан белүче. Мөхсин, сиңа моның өчен күпме вакыт кирәк булды?
- Мин Коръәнне ике ел эчендә ятладым. Җиңел генә булмады, тырыштым. Онытмас өчен хәзер дә гел кабатлап торам. Коръән укучылар арасында үткәрелгән бәйгеләрдә дә катнашам. Күптән түгел «Ак мәчет»тә оештырылганында беренче урын алдым. Миңа шулай ук информатика һәм татар теле дәресләре дә ошый. Аларны да яхшылап өйрәнәсем килә.
- Мөхсин, әлеге теләкләрең дә чынга ашсын. Һәрвакыт шулай хөрмәтле кеше булып, әти-әниеңне куандырып, иманлы булып яшә. Равил хәзрәт, шундый балалар тәрбияләвегез өчен сезгә дә чиксез хөрмәт хисебезне белдерәбез. Аллаһ кылган гамәлләрегездән разый булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев