Авырган кешегә ураза тотарга ярыймы?
Өлкән яшьтәгеләргә, еш авырып торучыларга, хроник авырулары булганнарга һичшиксез алдан белгечләргә күренергә кирәк.
Иртәгә, 23 мартта, бар мөселман халкы изге Рамазан аена аяк басачак. Бу көнне 3.18 минутка кадәр дин кардәшләребез сәхәр ашап, Аллаһның ризалыгына ирешү өчен уразаның беренче көнен тотарга ният кылачак. Ураза сүзе «тыелу» дигәнне аңлата. Шуның өчен дә әлеге фарыз гамәлне башкаручылар таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән чикләнеп торырга тиеш. Моннан тыш, уразага кагылышлы мәкруһ (шелтәле) гамәлләрне дә истән чыгармау мөһим. Аларның берсе – авыруның артачагын белә торып ураза тоту.
Түбәндә нәкъ менә шул хакта әңгәмә корып алырбыз. Бу хакта безгә тулырак «МедХан» клиникасы баш табибы, үзе дә дистә еллар ураза тотучы дин кардәшебез Хан Умар Хаят сөйләп үтәр.
– Иң элек барчабызны да мөхтәрәм Рамазан ае белән котлыйм. Бу көнгә килеп ирешә алуыбыз белән чын мәгънәсендә бәхетлебез. Безгә Раббыбыз тагын бер кат гөнаһлардан арынып, Үзенең ризалыгына ирешү өчен мөмкинлек булдырды. Һәм без моннан булдыра алганча файдаланып калырга тиешбез. Булдыра алганча дип әйтүем очраклы түгел, кайвакыт без каш ясыйм дип күз чыгарырга да күп сорамыйбыз. Ә ислам – ул җиңеллек дине, ул кешенең физик торышын да, рухи халәтен дә бары тик яхшырту ягында. Авыру килеш уразага керәбез икән, без үз-үзебезгә зыян салырга мөмкинбез.
– Мондый хәлгә юлыкмас өчен нинди киңәш бирер идегез?
– Әлбәттә инде, табибка мөрәҗәгать итәргә! Һәм без моны инде Рамазан ае кергәнче үк эшләргә тиеш идек. Шулай да, соң булса да уң булсын дип, бу сорауга ачыклык кертеп үтәргә кирәк. Безнең һәркайсыбыз аерым бер хастаханәгә беркетелгән, анда табиб-терапевтыбыз бар. Янына барып: «Саулыгым ризыктан тыелып торырга комачауламасмы?» – дип киңәшләшү мөһим. Ул өстәмә тикшерүләр үткәреп, сезгә төгәл җавап бирер. Шундый очраклар була: кеше аны-моны уйламый уразага керә һәм бераздан аның хәле начарлана, авыруы кузгала, өзлегүләр башлана. Җитди авырып китсә әле ул, иманы камил булмаса, уразаны да гаепләп ташларга мөмкин. Гәрчә монда ураза түгел, ә кеше үзе гаепле. Шуның өчен дә, аеруча өлкән яшьтәгеләргә, еш авырып торучыларга, хроник авырулары булганнарга һичшиксез алдан белгечләргә күренергә кирәк.
– Умар Хаят, нинди авырулар вакытында ураза тоту гомумән тыела?
– Әлбәттә инде, даими рәвештә дару эчеп торуны таләп иткән сырхаулар булганда. Мисал өчен, уразаны диабет белән авыручылар, инсулинга бәйле кешеләр тота алмый. Ә менә тазаруга бәйле шикәр чире вакытында (табиблар аны икенче тип дип йөртәләр) ач тору, киресенчә, файдага гына. Кеше кимрәк ашый башлый. Нәтиҗәдә, аның авырлыгы кими, кан басымы нормальләшә. Соңгысына тукталсак, кан басымы югары һәм түбән булган кешеләр дә уразадан тыелып торырга бурычлы. Чөнки тонометр күрсәткечләре «уйнаса» дару капмыйча булмый. Моннан тыш, үт куыгы, эчәклек, ашказанына бәйле авырулар булганда да ач торудан баш тарту мөһим. Аэрозольле ингалятордан башка яши алмаган, ягъни астмалы кешеләргә дә шундый ук таләп. Чөнки уразадагы кешенең организмына бернәрсә дә керергә тиеш түгел. Шунысын да өстәп әйтергә кирәк: ураза вакытында туклыклы уколлар кадатырга да, клизма ясатырга да ярамый.
– Шулай да уразаның савапларыннан мәхрүм каласы килми бит. Ислам кануннары буенча яшәүче кеше буларак, бу очракта ни киңәш итәр идегез?
– Әгәр дә инде кеше Рамазан аенда үткече чир белән авырый икән, уразасын ул башка вакытта кайтарып тотарга тиеш була. Бер көн калдырса – бер көн, ике көн калдырса – икене... Балага узган һәм күкрәк сөтен имезүче хатын-кыз үзенең һәм нарасыеның сәламәтлегенә зыян салудан курыкса да шулай эшли ала. Айлык күрем һәм бәби тапканнан соң була торган бүленеп чыгулар вакытында да уразаны кичектереп тору шарт. Дәваланмый һәм дарусыз торалмый торган чир белән авырган кеше дә бу гыйбадәттән азат ителә. Тик бу очракта аңа уразасының һәр көне өчен фидия түләү бурычы йөкләнә. (Дин белгечләре, Мөхәммәд пәйгамбәребез вакытыннан ук билгеләнгән исәпләүгә нигезләнеп, быел фидия күләме 350 сумга тиң дип нәтиҗә чыгарды. Әгәр дә бәндәнең аны түләрлек мөмкинлеге юк икән, бу бурыч аның җилкәсеннән төшә. Ул үзе сәдака тиешле кеше булып кала. Фидияне мохтаҗ, ярлы кешеләргә бирәләр. Аны ризыклата тапшырырга да була. Авт.)
– Умар Хаят, еш кына өлкәннәргә ияреп балалар да үз теләкләре белән уразага керә. Яки, киресенчә, дини яктан белеме җитенкерәмәгән ата-аналар ул яки кызларын әлеге гыйбадәтне үтәргә этәрә. Кыскасы, соравым шул: уразаны ничә яшьтән тота башларга мөмкин?
– Динебез буенча, кеше балигъ булгач, ягъни организмда ир-ат һәм хатын-кызларга хас үзгәрешләр башлангач ураза тотарга тиеш була. Аңа кадәр исә әти-әниләр балаларына әлеге фарыз гыйбадәт турында сөйләргә, аңлатырга бурычлы. Уразада ризыктан баш тарту кечкенәдән үк ярлыларның хәленә керергә, Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрнең кадерен белергә өйрәтә.
– Әңгәмәбез соңында уразаның тәнебезгә, зиһенебезгә тәэсире хакында да сөйләп үтсәгез иде.
– Дөньяның төрле илләрендәге 50 мөселман һәм диндә булмаган тикшеренүчеләр уразаның медицина күзлегеннән этикасын тулаем өйрәнеп чыктылар. Аларның эшендә ач торуның сәламәтлеккә начар тәэсир итүе турында бер дәлил дә китерелми. Киресенчә, ризыктан вакытлыча баш тартып, ашказаны-эчәк системасына, бавырыбызга, бөерләребезгә һәм, гомумән, организмга ял бирәбез. Аны үле клеткалардан арындырабыз, нәтиҗәдә кешенең иммун системасы тулы куәтенә эшләп китә. Шулай ук ач торган вакытта кандагы шикәр күләме кими. Бу исә тазару процессын, диабет авыруының икенче төрен булдырмый калырга ярдәм итә. Аерым бер вакыт ризык кулланмаганда хәтер дә яхшыра, укуга сәләт тә арта дигән фикерләр дә бар. Билгеле, ураза сәламәтлегебезне ныгыту өчен түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең кушканын үтәр өчен тотыла. шунысы да мөһим: рамазанда кешенең ашказаны гына түгел, башка әгъзалары да (теле дә, күзе дә, холкы да) уразада булырга тиеш дигән сүз. Ягъни яман һәм ялган сүзләрдән, ызгы-талашлардан, начарлыклардан ерак булырга кирәк.
Илшат Солтанов сөйләште
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев