Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“Бис­мил­ләһ” – ик­сез-чик­сез хә­зи­нә

­Ба­ла ва­кыт­та Бис­мил­ләһ сү­зен еш ише­теп үс­тек һәм ул  тыл­сым­лы сүз­не үзе­без дә әй­тә идек. Аның та­тар­ча мәгъ­нә­сен аң­ла­ма­сак та, бик бө­ек, бик зур сүз бу­лу­ын каль­бе­без бе­лән тоя идек.

Бис­мил­ләһ - һәр хә­ер­ле эш­нең ба­шы. Бу мө­ба­рәк сүз - Ис­лам­ның бил­ге­се.

Җир­дә һәм күк­ләр­дә һәм алар ара­сын­да бул­ган бар­лык мәх­лу­кат­лар, бө­тен бар­лык­лар да­и­ми рә­веш­тә шу­шы мө­ба­рәк сүз­не әй­теп то­ра­лар.

Һәр хә­ер­ле эш­нең ба­шын­да “Бис­мил­лә­ә­һир-рах­мә­ә­нир-ра­хи­им” дип әй­тер­гә ки­рәк.

Пәй­гам­бә­ре­без Мө­хәм­мәд са­лал­ла­һу га­ләй­һи үә сәл­ләм: “Ал­лаһ Тә­ба­рә­кә үә Тә­га­лә Лә­ү­хел­мәх­фүз бе­лән ка­ләм­не ярат­ты. Һәр нәр­сә Лә­ү­хел­мәх­фүз­дә (күк­тә­ге яз­мыш ки­та­бын­да) языл­ган­дыр. Шун­да языл­ган­нан тыш һич­бер эш бул­мас. Ал­лаһ Тә­ба­рә­кә үә Тә­га­лә ка­ләм­гә әйт­те: “Лә­ү­хел­мәх­фүз­гә яз!” - ди­еп. Бәс, ка­ләм әйт­те: “Йә, Раб­бем! Ни сүз бе­лән баш­лыйм?” - ди­де.

Ал­лаһ  әйт­те: “Бис­мил­лә­ә­һир-рах­мә­ә­нир-ра­хим дип баш­ла”, - ди­де. Ка­ләм “Бис­мил­лә­һир-рах­мә­нир-ра­хим” ди­гән сүз­не җи­де йөз ел бу­е­на яз­ды.

Ал­лаһ әйт­те: “Үзем­нең гыйз­зә­тем үә җә­лә­лем бе­лән ант итә­мен ки, кем дә кем, Мө­хәм­мәд га­ләй­һис­сәл­ләм өм­мә­тен­нән их­лас бе­лән “Бис­мил­лә­ә­һир-рах­мә­ә­нир-ра­хи­им” дип әйт­сә, аның га­мәл дәф­тә­ре­нә җи­де йөз ел­лык гый­ба­дәт са­ва­бын язар­мын”, - дип.  

Та­гын икен­че хә­бәр­дә ки­лә: “Кы­я­мәт кө­нен­дә Мө­хәм­мәд са­лал­ла­һу га­ләй­һи үә сәл­ләм өм­мә­те­нең га­мә­ле бе­лән Бә­ни Ис­ра­ил пәй­гам­бәр­лә­ре­нең өм­мәт­лә­ре­нең га­мәл­лә­ре тиң­ләш­те­ре­лер. Бәс, Мө­хәм­мәд са­лал­ла­һу га­ләй­һи үә сәл­ләм өм­мә­те­нең бер рә­кә­гать на­маз­ла­ры­ның са­ва­бы гай­ре өм­мәт­ләр­нең мең рә­кә­гать на­маз са­ва­бы­на бә­ра­бәр ки­лер, бәл­ки ар­тыг­рак та бу­лыр. Гай­ре өм­мәт­ләр әй­тер­ләр ки: “Мө­хәм­мәд са­лал­ла­һу га­ләй­һи үә сәл­ләм өм­мә­те­нең га­мә­лен­дә ни ха­си­ят бар­дыр ки, алар­ның бер рә­кә­гать на­ма­зы без­ләр­нең мең рә­кә­гать на­ма­зы­быз­дан ар­тыг­рак­тыр” – дип. Ал­лаһ Тә­ба­рә­кә үә Тә­га­лә әй­тер: “Мө­хәм­мәд са­лал­ла­һу га­ләй­һи үә сәл­ләм өм­мә­те­нең на­маз­ла­рын­да “Бис­мил­лә­һир-рах­мә­нир-ра­хим” ди­гән сүз бар­дыр, сез­нең на­маз­ла­ры­гыз­да ул юк­тыр, шу­ның өчен Мө­хәм­мәд са­лал­ла­һу га­ләй­һи үә сәл­ләм өм­мә­те­нең бер рә­кә­гать на­ма­зы сез­ләр­нең мең рә­кә­гать на­ма­зы­гыз­дан ар­тыг­рак­тыр”.

Пәй­гам­бә­ре­без Мө­хәм­мәд са­лал­ла­һу га­ләй­һи үә сәл­ләм мө­ба­рәк хә­дис­лә­рен­дә ин­сан­ны дө­рес яшәү  рә­ве­ше­нә өй­рә­тә. Ри­ва­ять кы­лы­на: Пәй­гам­бә­ре­без Мө­хәм­мәд са­лал­ла­һу га­ләй­һи үә сәл­ләм­нән: “Шәй­тан нин­ди ке­ше бе­лән бер­гә ашар?” - дип со­рый­лар. Пәй­гам­бә­ре­без са­лал­ла­һу га­ләй­һи үә сәл­ләм бо­лай ди: “Шәй­тан шул ке­ше бе­лән бер­гә ашар, әгәр ул ке­ше аша­ган­да бис­мил­ләһ­не әйт­мә­сә, бис­мил­ләһ­не әйт­кән ке­ше­ләр­дән шәй­тан ка­чар”.

Мо­ны тор­мыш­та бул­ган бер ми­сал бе­лән рас­лау һәм­мә­без­гә дә зур са­бак би­рер, ин шәә Ал­лаһ.

“ Пәй­гам­бәр га­ләй­һис­сәл­ләм сә­ха­бә­лә­ре бе­лән ашап утыр­ган­да, сә­ха­бә­ләр аның үзал­ды­на ел­ма­еп ку­ю­ын кү­реп: “Ни кү­ңел­ле нәр­сә күр­дең, йә, Рә­сү­лал­лаһ?” - дип со­рый­лар. Пәй­гам­бә­ре­без са­лал­ла­һу га­ләй­һи үә сәл­ләм: “Сез­нең ара­гыз­дан бе­ре­гез “Бис­мил­ләһ”­не әй­тер­гә оны­тып ашый иде, шәй­тан лә­гыйнь дә аның янын­да ашый иде. Ки­сәк ке­нә бу ке­ше ха­та­сын исе­нә тө­ше­реп “Бис­мил­ләһ”­не әйт­те, шәй­тан лә­гыйнь тиз-тиз аның ар­ка­сын­нан тө­шеп кит­те, шу­ны кү­реп ел­май­дым”, - дип әй­тә.”

 “Бис­мил­лә­ә­һир-рах­мә­ә­нир-ра­хи­и­им - ун­ту­гыз хә­реф­тер, га­рәп хә­реф­лә­ре бе­лән, мон­да дә­хи фай­да бар­дыр: бер­се шул­дыр - га­зап фә­реш­тә­лә­ре­нең олугъ­ла­ры ун­ту­гыз­дыр. Кем дә кем һәр­ва­кыт “Бис­мил­лә­ә­һир-рах­мә­ә­нир-ра­хи­и­им” дип әйт­сә, ун­ту­гыз га­зап фә­реш­тә­лә­рен­нән ко­ты­лыр, га­зап кы­лын­мас. Икен­че фай­да шул­дыр ки, кич бе­лән көн (тә­ү­лек) 24 сә­гать. Шул 24 сә­гать­тә биш ва­кыт на­маз - фа­рыз. Ун­ту­гыз хә­реф­ле Бис­мил­лә­һир-рах­мә­нир-ра­хим сә­гать ара­ла­рын­да (на­маз ара­ла­рын­да бул­ган) бул­ган  гө­наһ­лар­га кәф­фа­рәт. Кем дә кем их­лас­тан “Бис­мил­лә­ә­һир-рах­мә­ә­нир-ра­хи­и­им” дип әйт­сә, Ал­лаһ Тә­ба­рә­кә үә Тә­га­лә ул ке­ше­нең шу­шы 24 сә­гать эчен­дә ха­та­лык бе­лән кыл­ган гө­наһ­ла­рын га­фу итәр (әгәр ул ха­та­лар­ны яңа­дан ка­бат­ла­ма­са)”, - ди­де Рә­сү­ле­без са­лал­ла­һу га­ләй­һи үә сәл­ләм.

Бис­мил­ләһ сү­зе шун­дый мө­ба­рәк бер хә­зи­нә­дер ки, ул – ке­ше­не ча­ра­сыз­лык­тан кот­ка­рып, Ал­лаһ­ның чик­сез Корд­рә­те­нә һәм рәх­мә­те­нә кер­тә.

Ал­лаһ Тә­га­лә бар кыл­ган бө­тен бар­лык­лар үз тел­лә­рен­дә Бис­мил­ләһ әй­теп то­ра­лар.

Туф­рак­ка кү­мел­гән нә­ни ге­нә ор­лык­лар ка­ты җир­не Ал­лаһ исе­ме бе­лән – Бис­мил­ләһ әй­теп ти­шеп чы­га­лар. Агач, үсем­лек­ләр­нең та­мыр­ла­ры Бис­мил­ләһ әй­теп тор­ган­лык­тан ка­ты җир­ләр­не, хәт­та ки, ка­ты таш­лар­ны ти­шеп үтә­ләр һәм бар­лык  уңай­сыз­лык­лар­га кар­шы то­ра ала­лар.

Бар­лык нигъ­мәт­ләр­нең Ху­җа­сы – Ал­лаһ. Ул бир­гән нигъ­мәт­лә­ре өчен хак итеп без­дән өч нәр­сә­не со­рый: зи­кер, шө­кер, фи­кер. Зи­кер ул - Бис­мил­ләһ дип әй­тү. Шө­кер - Әл­хәм­дү­лиЛ­ләһ дип әй­тү. Ал­лаһ­ның Бар­лы­гын, Бер­ле­ген, Аның Мәң­ге­лек бу­лу­ын һәм Раб­бы­быз­ның Кө­че, Код­рә­те, Хик­мә­те, Ал­лаһ­ның без­гә бир­гән нигъ­мәт­лә­ре ха­кын­да уй­ла­ну һәм шу­ны аң­лау – фи­кер­ләү бу­ла.

Һәр хә­ер­ле эш-га­мә­ле­без­не, гый­ба­дәт­не Раб­бы­быз исе­ме бе­лән баш­лыйк, Ал­лаһ­ка шө­кер итик һәм Раб­бы­быз ха­кын­да фи­кер йөр­тик.

Ба­ры тик Ал­лаһ ра­зый бу­ла тор­ган хә­ер­ле эш-га­мәл­ләр­не ге­нә Бис­мил­ләһ бе­лән баш­лар­га ярый. Ми­сал өчен, хә­рам кә­сеп кыл­ган­да, хә­рам ри­зык аша­ган­да, баш­ка­лар­га за­рар-зо­лым кыл­ган­да мил­ли­он мәр­тә­бә Бис­мил­ләһ бе­лән баш­ла­саң да яман­лык хә­ләл­гә әй­лән­ми. Әле ки­ре­сен­чә, яман­лык­ны Ал­лаһ исе­ме бе­лән баш­лау олы гө­наһ өс­те­нә та­гын да олы­рак гө­наһ­лар­ны каль­бе­ңә алу бу­ла. Ке­ше өле­ше­нә кер­гән ак­ча­га алын­ган ри­зык, ки­ем-са­лым, то­рак, җир ки­шәр­ле­ге һәм баш­ка әй­бер­ләр – ба­ры­сы да хә­рам.

Бис­мил­ләһ, әл­хәм­дү­лил­ләһ, суб­хә­ә­нАл­лаһ, Ал­ла­һу әк­бәр! Бу зи­кер­ләр тел өчен җи­ңел (әй­тер­гә җи­ңел), ә Ми­зан­да (Кы­я­мәт кө­нен­дә Үл­чә­ү­дә) авыр ки­лә тор­ган, әҗер-са­вап ки­те­рә тор­ган хик­мәт­ле сүз­ләр, зи­кер­ләр.

Зә­рия Вә­ли­е­ва, жур­на­лист.                    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз