Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чаллыда кайда өшкерәләр?

Догаларның шифалы тәэсирен инкар итеп булмый. Дин әһелләре дә шуны раслый.

«Кызым ун елга якын бәби алып кайта алмады. Тормыш иптәше белән барлык медицина тикшерүләрен дә уздылар, бармаган табиблары, хастаханәләре калмады. Тик нишләптер нәтиҗәсе генә булмады. Инде шулай әти-әни, әби-бабай булуга тәмам өметләребезне җуеп яши башлагач, таныш-белешләребез өшкерүчеләргә барып карарга киңәш итте. Шуннан кайтып килеш әле», – дип, хәлләре белән уртаклашкан иде моннан берничә ел элек бер танышым. Күпмедер вакыттан соң аның әби булуын ишеттем. Бүгенге көндә инде ул кызына 3 оныгын тәрбияләргә булыша. Өшкерүнең шифасы тигәнме, әллә инде башка сәбәп беләнме – моңа билгеле төгәл генә җавап биреп булмый. Тик шулай да догаларның шифалы тәэсирен инкар итеп булмый. Дин әһелләре дә шуны раслый.

Өшкерү, догалар белән дәвалау ысуллары шәһәрдәшләребездә даими рәвештә кызыксыну уята. Моңа без газетабызның интернет челтәрендәге эшчәнлеген анализлаганда да инандык. Даими рәвештә рәсми сайтыбызга: бозымнан саклаучы догалар, сихер, өшкерүче имамнар турында мәгълүмат эзләп, шактый кеше кергән. Шәһәрдәшләребезнең әлеге ихтыяҗын исәпкә алып, без Чаллы мөхтәсибәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Сәүбәнов белән әлеге темага әңгәмә корып алырга булдык. 

- Инсаф хәзрәт, иң элек өшкерү төшенчәсенә аңлатма биреп үтегез әле.
- Өшкерү ул – Коръән сүрәләре белән, догалар белән шифалану дигәнне аңлата. Ул инде Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманыннан ук килә. Мөхәммәд (с.г.в.) кешедә берәр чир булса, аны Коръән укып дәвалауны киңәш иткән. Аллаһ Илче¬се (с.г.в.) үзе дә кичен йокларга ятар алдыннан «Әл-Ихлас», «Әл-Фәләк» һәм «Ән-Нәс» сүрәләрен укыган, аннары учларына сулышы белән өреп, куллары белән битен һәм гәүдәсен сыпырган.
- Димәк, кеше үз-үзен дә дәвалый ала?
- Өшкерү берничә төрле була. Тәүгесе, профилактика йөзеннән укыла. Пәйгамбәребез (с.г.в.) кебек югарыда телгә алган сүрәләрне даими рәвештә укып, өс-башыбызны сыпырсак, Аллаһ кушса, күз тиюләрдән, кешеләрнең һәм җеннәрнең начар тәэсиреннән сакланып калырга өмет зур. Кызганыч, моны эшләүчеләр аз. Икенчесе, еш күзәтелә торганы, инде кеше җитди авырып киткәннән соң дәвалау йөзеннән башкарыла. Бу очракта инде ярдәм сорап өшкерүчеләргә мөрәҗәгать итәргә туры килә. 
- Әлеге төр өшкерү белән кемнәр һәм кайда шөгыльләнә соң?
- Өшкерү – ул зур гыйлем.  Махсус шуның өчен белем туплаган һәм әзерлек үткән имамнар, хәзрәтләр бар. Өшкерү вакытында сырхау кеше үзен төрлечә тотарга мөмкин. Тәҗрибәле дәвалаучылар исә мондый очракларда нишләргә кирәклеген яхшы беләләр. Шуның өчен дә теләсә нинди өшкерүчегә түгел, ә бу өлкәдә тирән белеме булган мәчет әһелләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өшкерү барышында Изге Коръәнебездән аятьләр, сүрәләр укыла, Аллаһтан шифа тиюен сорап догалар кылына. 
- Кайберәүләр өшкерер алдыннан каршысына су алып куя. Болай эшләү дөресме?
- Коръәни Кәрим аятьләрен суга уку гадәте бар. Аны соңыннан эчәләр, яки аның белән юыналар. Бу хәерле гамәл. Зәйтүн мае һәм хөрмәгә дә укуларын беләм.
- Кешене өшкерергә кирәклеген кисәтүче нинди дә булса билгеләр бармы?
- Әйе. Мисал өчен, сихер яки көчле күз тию булганда, кеше әкренләп кибә, йөзенең нуры китә, күзләре үзенә урын таба алмый йөренә башлый. Эчке халәтен карасак, кешенең  холкы үзгәрә, хәле бетә, күңелен, шом, өметсезлек биләп ала. Төннәрен йокысызлыктан интегә. Шул ук вакытта белгечләр кешене сау-сәламәт дип табарга да мөмкин. Тагын бер билге – эшләре уңмау: нәрсәгә тотынса да, барып чыкмый башлый. 
- Мондый аяныч хәлләргә тарымас өчен ниләр киңәш итер идегез?
- Югарыда телгә алганча, даими рәвештә Коръән һәм намаз уку, догалар кылып Аллаһка ялвару һәм Аның белән элемтәне ныгыту зарур. Йортларыбызда көненә берничә минут кына булса да Изге Китабыбыздан аятьләр һәм сүрәләр яңгырап торса яхшы булыр иде. Үзегез укый алмыйсыз икән, интернет челтәреннән Коръәнебезнең аудио һәм видеоязмаларын табып, кушып куя аласыз. Рәсүлебез (с.г.в.) хәдис-шәрифләрендә безгә: «Әгәр берәр өйдә «Бәкара» сүрәсе укылса, шушы өйгә һәм күрше булган 40 йортка шайтан һәм иблис якын килә алмас”, - дип искәртә. Һәм, әлбәттә инде, һәрвакыт динебез тарафыннан тыелган гамәлләрдән, хәрәм ризыклардан да ерак булырга кирәк. 

Әңгәмәне Илшат Солтанов әзерләде

фото: https://islam.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай