Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Дүрт елда Коръәнне ятлаган

«Ак мәчет» мәдрәсәсе мөгаллиме, Коръән хафиз Мансур хәзрәт Зиннәтов Изге Китапны ятлау серләре белән уртаклашты.

Ватан сакчыларыбыз арасында нинди генә асыл егетләребез юк безнең. Кайчандыр илебез чикләре иминлеген кайгырткан язмам герое бүген инде дини кыйммәтләребезне кайгыртып яши. Бар мөселман халкы өчен күз карасыдай кадерле изге Коръән китабы сагында тора ул. Аның һәр сүрәсен, һәр аятен, һәр хәрефен түкми-чәчми хәтер сандыгында саклый. Сүзем «Ак мәчет» мәдрәсәсе мөгаллиме, Коръән хафиз – Мансур хәзрәт Зиннәтов хакында. Чын ир-егетләр көне алдыннан үзе белән очрашып, әңгәмә корып алырга булдык. Чөнки ул моңа холкы белән дә, гамәлләре белән дә тулысынча лаек зат.

- Мансур хәзрәт, йөзләгән биттән торган, тулы бер китапны ятлап чыгу – бу бит шул кадәр зур батырлык, акыл хезмәте сорый. Кайчан һәм ни рәвешле бу изге гамәлгә алындыгыз?
- Туган ягым Азнакай районы Чалпы авылы мәктәбенең соңгы сыйныфында укыганда мин дус-ишләремә ияреп мәчеткә йөри башладым. Анда без авылыбыз имамы ярдәме белән дин нигезләренә төшендек, гарәпчә укырга өйрәндек. 18 яшь тулган көнне мин иман йортында тәүге тапкыр намазга да бастым.  Әнә шулай әкрен генә ислам дөньясына кереп киттем. Хәзрәтебез безгә еш кына изге Коръәнебез һәм аны яттан белүче кешеләр – хафизлар хакында да сөйли иде. Бу да миндә зур кызыксыну уятты һәм мин үзем дә Аллаһ сүзләрен ятлау хыялы белән янып яши башладым. 

- Белгәнемчә, теләгегезне тормышка ашыру өчен сез башкалабызга юл тоткансыз?
Әйе, мәктәпне тәмамлагач мин Казанда урнашкан Россия ислам институтына юнәлдем. Уку йорты шартлары буенча мин теләгән бүлеккә керү өчен Коръәннең күпмедер өлешен яттан белү мөһим иде. Мин әлеге таләпләрне уңышлы гына үтеп, укырга урнаштым. Тик миңа биредә калу насыйп булмады. Теләгем – изге Китабыбызны берничә елга сузмыйча тиз арада, ким дигәндә 1 ел эчендә ятлау иде. Дустым миңа Казанда шундый бер мәдрәсә барлыгын әйтте һәм без шунда барып карарга булдык. Күрәсең, анда армия хезмәтеннән кичектерү булмагандыр инде. Мин хәрби бурычымны үтәргә чакыру алдым. Анда инде үзегез беләсез, болай да тыгыз шартлар. Ятлау өчен вакыт та, мөмкинлек тә булмады.  

- Ватаныбыз каршындагы бурычны үтәгәч, сез инде тизрәк Коръәнне кулга алырга дип ашкынып кайткансыздыр?
- Нәкъ шулай. Авылыбыз хәзрәте миңа бу юлы Чаллыга “Ак мәчет” мәдрәсәсенә барып карарга киңәш итте. Ул чакта инде мин үзлектән Коръәннең бер дҗүзен (30 дан 1 өлеше) өйрәнгән идем. Моны һәм гарәп телен яхшы белүемне исәпкә алып, мине әлеге уку йортына кабул иттеләр. Биредә мин башка дини фәннәрне үзләштерү белән берлектә ятлавымны да дәвам иттем. Атна саен ким дигәндә 1-2 бит үзләштерергә дип үземә максат куйдым. Шул рәвешле мин өченче уку елы ахырына Коръәннең 7,5 дҗүзен ятладым. План буенча без 3 дҗүзне белергә тиеш идек. 

- Тулысынча хыялыгызны кайчан тормышка ашырдыгыз?
- Мәдрәсәне тәмалагач мин Төркиягә юл тоттым. Мәгълүм булганча, анда Коръәнне ятлау буенча махсус интернат-мәктәпләр бар. Билгеле бер вакыт аралыгында биредә бары тик шушы изге шөгыль белән генә мәшгуль буласың. Анда без иртәнге 3тән төнге 10га кадәр аяк өсте булдык. Көн дәвамында бары намаз кылу һәм ашау өчен генә бүлендек. Әнә шул рәвешле ел ярым дигәндә мин изге Китабыбызның калган өлешен дә ятлап бетердем. 

- Сөйләгәннәрегездән чыгып нәтиҗә ясасак, моның өчен сезгә 4 елдан артык вакыт кирәк булган. Шулай бит?
- Әйе, һәм әйтергә кирәк бу әле зур ара түгел. Баштарак мин тизрәк ятлау теләге белән янган булсам, хәзер инде бөтенләй башка фикердәмен. Озак итеп, сеңдереп ятлаган мәгълүмат ул хәтер сагында да озаграк саклана икән. Шуның өчен дә башкаларга да ашыкмаска, кабаланмаска киңәш итәр идем.

- Коръәнне ятлауның махсус техникасы, кагыйдәләре бармы?
- Һәркем үзенә туры килгән ысулны үзе булдыра. Мисал өчен кемдер көненә бер бит үзләштерүне максат итеп куйса, кемдер 5 бит өйрәнә. Икенче берәү әле аудиовариантын да тыңлап хәтерендә калдырырга мөмкин. Шунысы мөһим – нинди генә алым булмасын, ятлаганны һәрвакыт, көн саен диярлек кабатлап тору шарт. Бу төп һәм нәтиҗәле кагыйдәләрнең берсе булып тора. Аннары үзеңә, бу көнне шуның кадәр ятлыйм дип,  билгеле бер план төзү дә мөһим. Аның нигезендә иртәгә өйрәнәсе материалны инде бүген үк укып, булдыралганча истә калдырырга тырышырга кирәк. Миңа әлеге ысул бик ярдәм итте. Хәзер исә мин Коръәнне онытмас өчен көненә бер дҗүз кабатлыйм. Бу якынча 20 бит дигән сүз. 

- Укырга кайчан да соң түгел дисәләр дә, еш кына өлкәннәребез хәтерем юк, мәгълүмат истә калмый дип зарланрыга ярата. Изге Китапны ятлау өчен яшь киртә була аламы? 
- Бу хакта төрле фикерләр йөри. Ләкин мин теләге булган һәркем ятлый ала дип әйтер идем. Мисал өчен, күптән түгел генә Төркиядәге мин укыган мәктәпкә шәһәребездән 60-70 яшьләр тирәсендәге бер бабай да барып кайтты. Шуннан үзегез нәтиҗә чыгарыгыз инде. Укыган, ятлаган саен хәтер яхшыра гына бит ул. Галимнәр дә башны һәрвакыт эшләтеп торырга кирәк, ди. Мәктәпне кабат телгә алгач, шуны да искәртү урынлы булыр: анда теләге булган һәркем бушка шөгыльләнә ала. Хатын-кызларны, ир-атларны аерым өйрәтәләр, шулай ук балалар өчен дә бүлекләр бар. 

- Димәк, хәтта кечкенәләр дә Аллаһ сүзен ятлауга игътибар бирә?
- Әйе, ерак йөрисе дә юк. Үзебезнең Тукай районындагы бер хәзрәтнең балалары да инде 8-11 яшьләрдә үк Изге Китапны яттан беләләр иде. Моннан чыгып, тагын бер кат изге гамәлгә яшь киртә була алмый дип ассызыклыйсым килә. Һәм иң мөһиме – Коръәнне ятлау өчен сарыф ителгән вакыт ул беркайчан да әрәмгә узмый. Аның бер генә хәрефен укыган өчен дә 10 савап языла. Хәтта укыганыгызның мәгънәләренә төшенмәсәгез дә. Өстәвенә, изге Китабыбыз безгә кыямәт көнендә шәфәгатьче, ягъни яклаучыбыз да була. Мондый мөмкинлектән файдаланып калырга ашыксак иде. 1-2 укып кына «әй, миннән булмый инде» дип кул селтәргә ярамый. Даими кабатлап торганда сурәләрне дә ятларга, намаз кагыйдәләрен дә истә калдырырга мөмкин. Моны мин, аеруча, өлкәннәребезгә ассызыклап әйтәсем килә. Шунысы да бар: кылган гамәлләребез кешеләр күрсен һәм мактасын өчен түгел, ә Аллаһ ризалыгы өчен генә башкарылырга тиеш. 

- Мансур хәзрәт, бер хыял тормышка ашкач аңа алмашка шундук  яңасы килә диләр. Хәзер инде нинди уй-теләкләр белән янып яшисез?  
- Мин исә Аллаһ сүзен тагы да күбрәк кеше яттан өйрәнсен иде дип телим. Моның өчен исә Чаллыда, башка мөселман илләрендәге кебек, Коръәнне ятлау мәктәбе булдырасы иде. Мисал өчен, шул ук Төркиядә генә аларның саны 18 меңнән артып киткән. Бу бит күпме халыкны дингә, иманга тарту дигән сүз. Ә әлегә исә мин кардәшләребезне, милләттәшләребезне дини белем алырга үзебезнең “Ак мәчет” мәдрәсәсенә чакырам. Килегез, бергәләп иманыбызны ныгытыйк, Аллаһ кушканча яшәргә өйрәник. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев