Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рамазан аенда зәкятны кемнәр түләргә тиеш?

Ислам финанслары белгече Гөлфия Имамова сорауларга җавап бирде.

Нәрсә ул зәкят? Аны кемнәр түләргә тиеш? Ул ничек исәпләнә? Бу фарыз гыйбадәтне үтәмәсәң ни була? Газетабызның ВКонтакте төркемендә туры эфирда чыгучы «Җомга иртәсе» тапшыруында ислам финанслары белгече Гөлфия Имамова әлеге сорауларга җавап бирде.

– Гөлфия ханым,  нәрсә ул зәкят һәм без аны ни өчен түләргә тиеш?
– Ислам динебезнең биш баганасы бар. Шуларның берсе – зәкят. Гарәп теленнән тәрҗемә итсәк, ул үсеш, ягьни чистарыну дигән мәгънәгә ия. Аны Аллаһы Сөбһәнә үә Тәгалә балигъ, үз акылында һәм нисаб күләменә ия булган һәр мөселманга фарыз итте. Зәкятны ел дәвамында да түләргә була. Әмма күпчелек мөселманнар аны рамазан аенда түли, чөнки бу айда изге эш-гамәлләребез өчен Раббыбыз әҗер-савабын арттырып бирә. Искәрмәләр дә булырга мөмкин. Мәсәлән, кешенең бу елны нисабы булып зәкят түли дә, әгәр бераз гына түләргә акчасы җитми кала икән, ул аны соңрак та түләп бетерә ала. Зәкят мөмкинлеге булган һәр кешегә мәҗбүри гамәл булып тора.

– Нисаб күләме күпме? 
– Һәр елны нисаб күләмен ТР Мөселманнарның диния нәзарәте билгели. Быел ул алтын бәясеннән исәпләнеп, 546 мең сумны тәшкил итте. Шулай да әлеге сумма һәр көн саен бераз гына үзгәреп тора, чөнки алтын бәясе белән исәпләгәндә ул 84,8 граммга тигез булырга тиеш. Ә инде көмеш бәясеннән алганда – 43 мең сум.

– Әгәр дә кешенең ел дәвамында шушы күләмдә тик яткан акчасы бар икән, ул аннан ничә процент зәкят түләргә тиеш?
– Зәкят ел буена сакланып килгән мал-мөлкәтнең 2,5 процентын, ягъни кырыктан бер өлешен тәшкил итә. 

– Мал-мөлкәт дидегез, димәк, бу акча гына түгел?
– Юк. Зәкят ай календаре буенча исәпләнә. Һәм ул акчадан гына саналмый. Кешенең ел буена җыелып килгән мөлкәте – аның милкендә булган йорт-фатирлары, сәүдәгәрләрнең товарлары, шулай ук кулланудагы яисә банк счетларындагы акчалары, бакчачыларның үстергән уңышлары һәм фермерларның маллары була.

– Үзебез яшәгән йорт-фатирларыбыз да бу исәпкә керәме?
– Юк. Үз мәнфәгатендә кулланылган мөлкәт, шул исәптән яшәгән йорт-фатирлары бу исәпкә керми. Бары тик керем яки үсеш китерә торган мал-мөлкәттән генә зәкят түләнә.

– Кемдер алып куйган фатирын арендага биреп акча эшли. Зәкятны ул кергән акчасыннан түләргә тиешме, әллә инде фатир бәясеннәнме?
– Әгәр фатирны инвестиция яисә керем кертү нияте белән алган икән, зәкятны да шуннан кергән акчадан, ягъни ел буена җыелып килгән аренда бәясеннән түли.

– Киләчәктә йорт салу нияте белән алып куелган җир участогы булса?
– Андый җирдән зәкят түләнми, чөнки үсеш юк. Әйткәнемчә, керем яисә үсеш китергән милектән генә зәкят түләнә.

– Эшмәкәрләрнең әйләнештә булган акчаларыннан һәм кыйммәтле кәгазьләрдән зәкят түләнергә тиешме?
– Әйләнештәге акча рамазан ае җитәр алдыннан гына санала. Ул оешманың балансыннан карала. Исәп-хисап счетларында, банк кассаларында нисаб күләменә җитәрлек акчалары булса, аларга зәкят түләү фарыз була.
Кыйммәтле кәгазьләргә килгәндә, мисал итеп акцияләрне алыйк. Халык аларны үз бәясеннән сатып алган бит инде һәм алар тора. Ә менә алардан килгән керемнең зәкяты түләнә.

– Сәүдәгәрләрнең складта булган товарыннан да зәкят түләнәме?
– Алардан бу хакта сорауларны еш ишетәбез. Мисал өчен, «Брак булып, сатылмый яткан товарлардан да нисаб күләмен чыгарырга кирәкме?» дигән сорау. Сәүдәгәр товарын сату нияте белән алган икән, ул аларның зәкятын чыгарырга тиеш. Әгәр дә брак, ягъни сатудан төшеп калган яраксыз товарлары булса, әйләнештән чыгарыла һәм алардан зәкят күләме исәпләнми.

– Хатын-кызлар алтын-көмеш ярата. Әмма бар булганын берьюлы тагып йөрми бит инде, күбесе тик ята. Алар нисабка керәме?
– Динебезнең дүрт мәзһәбендә дә бу сорауга төрлечә караш. Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча карасак, хатын-кызның алтын-көмеш бизәнү әйберләреннән нисаб күләме исәпләнергә тиеш. Әмма башка карашларга да күз салсак, тагып йөргән алтын-көмешләр нисаб күләменә керми.

– Авыл халкының пай җирләре?
– Беренчедән, пай җирләре хәзер буш тормый. Бу җирләрне эшмәкәрләр арендага алалар. Һәм шуннан җыйган уңыш белән пай хуҗаларына түлиләр. Әгәр дә уңыш нисаб күләменә җитә икән, зәкят түләнә, ә җирнең үз бәясеннән түләнми.

– Зәкятны кемгә түләргә?
– Бу сорауда күп вакытта буталчыклар килеп чыга. Иң беренче чиратта кеше зәкят түләүнең бик тә мөһим һәм мәҗбүри булуын белергә тиеш. Юкка гына ул ислам динендәге биш багананың берсе булып тормый. Аллаһы Сөбһәнә үә Тәгалә адәм балаларына биргән байлыкка, мал-мөлкәткә мохтаҗларның өлешен дә өстәп бирә. Ягъни, әлеге өлеш аларның ризыгы. Менә шуны адәм баласы һичшиксез аңларга һәм өләшергә тиеш. 
Кемгә тиешле дигән сорауга килсәк, зәкятны беренче чиратта хәерчеләргә, ягъни мескеннәргә бирергә кирәк. Бу төркемгә торыр урыны, ашар ризыгы, кияр киеме булмаганнар керә. Аннан инде фәкыйрьләргә өләшергә. Әлеге категориягә бераз гына хәлле, яшәр урыннары, минималь хезмәт хаклары булган мохтаҗлар керә. Һәм тагын бер категория – яхшы гына тормышта яшәсә дә, күптәнге бурычларын түли алмыйча бөлгенлеккә төшүчеләр. Әгәр дә бурычларын каплаганнан соң да бу кешеләр тагын өсте-өстенә бурычка, кредитка баталар икән, андыйларга зәкят бирергә ярамый. Шулай ук зәкятны авырлыкка очраган юлчыларга, җиһад, ягъни ислам дине өчен көрәшүчеләргә бирергә була. Һәм элекке заманда колларны зәкят хисабына азат иткәннәр. Аннан соң мәчетләрдә махсус зәкят җыючылар бар. Алар инде кемгә өләшергә икәнен үзләре хәл итәләр.
Зәкятка мохтаҗларны үз якыннарың арасыннан карый башлау хәерле. Әмма балалар, оныклар, әти-әни, әби-бабайлар бу исәпкә кермиләр. Ә менә башка туганнарга бирергә ярый, әгәр алар чыннан да мохтаҗлар рәтендә булсалар. Туганнардан соң күршеләргә, дусларга, авылыңдагы яисә үз районыңдагы, шәһәреңдәге мохтаҗларга һәм башкаларга зәкят бирелә. Әгәр алар мөселман булсалар, тагын да яхшы. Чөнки мөселманнар өчен әҗере дә күбрәк языла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев