Илгиз Шәйхинуров: «Догаң бәддога булмасын!»
Кешеләрнең бер-берләренә әйткән ләгънәтләре үзләренә дә төшүе ихтимал.
Дога кылуның нигезләре, аны кайсы телдә кылу яхшы, кемнең догасы кабул була, доганың бәддогага әверелү куркынычы нидә? Газетаның ВКонтакте төркемендә туры эфирга чыгучы «Җомга иртәсе» тапшыруында Гөлчәчәк Титова «Утыз Имәни» мәчете имамы Илгиз хәзрәт Шәйхинуров белән шул хакта әңгәмә корды.
– Илгиз хәзрәт, нәрсә ул дога һәм аны нинди телдә кылу хәерлерәк?
– Аллаһның сәламнәре һәм бәрәкәтләре булсын! Пәйгамбәребез (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) үзенең бер хәдисендә: «Дога – сезнең гыйбадәтегез», – дип әйтә. Аллаһы Сөбһәнә үә Тәгалә Коръәни Кәримдә дә аны гыйбадәт белән тиңли. Беренчедән, дога кылган вакытта без саваплар казанабыз. Икенчедән, дога – нәрсәне дә булса Аллаһтан сорау, ялвару, үтенү. Ягъни тормышыбыз өчен булсынмы ул, динебез, ахирәтебез өченме – барысын да Бер Аллаһтан сорыйбыз. Доганы кайсы телдә кылу яхшырак дигән сорауга килсәк, иң беренче чиратта без нәрсә сораганыбызны аңларга тиеш. Чөнки доганың нигезе – аңлау. Белмәгән телдә дога кылуда мәгънә юк. Димәк, теләкләрне үз телеңдә яисә аңлаган телдә җиткерергә кирәк. Шулай ук Коръәннән, хәдисләрдән алынган догалар да бар. Аларны инде гарәпчә әйтәбез.
– Күпләр гарәп телендә булган догаларны ятлап, укып йөриләр.
– Кешеләр бит дога кылуны кулларын күтәреп, тел белән гарәпчә нәрсәдер сөйләү дип күз алдына китерәләр. Ә гади тел белән әйтсәк, дога ул шул ук теләк бит инде һәм анда кулларны күтәрү мөһим түгел, безнең әйткән һәр сүзебез, һәр уебез, фикеребез, хәтта яшәү рәвешебез дә зур дога булып бара. Бер галим әйтүенчә, дога ике өлештән тора. Беренчесе тел белән әйтелә торган булса, икенчесе – эш белән кылынган дога. Шунысы мөһим – алар икесе дә бер юнәлештә булырга тиеш. Әйтик, берәү машина алырга тели ди. Ул башта Аллаһка: «Раббым, миңа машина алырга ярдәмеңне бир! Һәм аны минем өчен бәрәкәтле ит!» – дип дога кыла, аннары сораганына ирешү өчен тырышлык күрсәтә. Әгәр дә инде теләгәнен Аллаһка җиткереп, үзе сәбәбен башкармый гына диванга сузылып ятса, аңа беркем дә машина китереп бирмәячәк. Тел белән әйтелгәннән соң доганың дәвамы эш-хәрәкәт булырга тиеш. Шулай ук уй-фикер хакында да әйтеп үтәсем килә. Соңгы араларда коучларның дөрес уйларга, фикер йөртергә кирәк диюләре турында еш ишетәбез. «Мышление богатых» дигән тренинглар үткәрүләрен беләбез. Ә бит чыннан да кешенең һәр уе, фикере дога була. Безнең һәр эшебез уйдан башлана. Мисал өчен, берәүнең хыялында «Lexus» машинасы алу икән, бу уе аның теленә дога булып күчәргә һәм бар тырышлыгын ул әлеге теләгенә юнәлтергә тиеш. Димәк, уйда, телдә, тырышлыкта бер үк дога булса, Аллаһы Тәгалә нәтиҗәсен бирә.
– Ә доганы кайсы вакытта кылу хәерле? Нинди догалар кабул була?
– Аллаһы Сөбһәнә үә Тәгалә һәрдаим сораганны ярата. Коръәндә Ул Үзенең колларына: «Миңа дога кылыгыз, Мин сезгә җавап бирермен. Әмма Миңа гыйбадәт итүдән тәкәбберләнеп баш тарткан кешеләр кечкенә булып хур булган хәлдә җәһәннәм утына тиз керерләр», – дип әйтә (Гафир сүрәсе 60 аять). Дога кылуның вакыты чиксез, һәркем теләгән вакытында Аллаһка мөрәҗәгать итә ала. Шулай да догаларның мөбарәк вакытлары да бар: җомга көнне, яңгыр яуганда, төннең өченче өлешендә, азан белән икамәт арасында, ураза тотучының авыз ачар алдыннан кылган догасын Аллаһы Тәгалә һичшиксез кабул итә.
– Кемнең догасын Аллаһ кабул итмәс?
– Кем Аллаһны таный, әмма Аңа буйсынмый, Пәйгамбәребезне (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) таный, әмма аның юлы белән бармый, Коръәнне укый, әмма Аныңча яшәми – ул гөнаһлы һәм аның догасы кабул булмый. Әлбәттә, без кешеләр барыбыз да гөнаһлы. Әмма кем үзенең гөнаһында дәвамлылык күрсәтсә, аңа Аллаһ җавап бирмәс.
Дога кабул булсын өчен иң беренче чиратта кешегә ихластан тәүбә итәргә кирәк. Күпчелек вакытта гөнаһларыбызны гомумиләштереп: «Раббым, барлык гөнаһларымны гафу әйлә», – дию генә җитми. Кеше нәкъ менә исенә төшереп, үзе белгән гөнаһы өчен Аллаһтан гафу үтенеп, чистарынырга һәм шул мәкерле гамәленә яңадан кайтмаска сүз бирергә тиеш.
– Дөрес итеп ничек дога сорарга?
– Әйткәнемчә, иң элек ихлас күңелдән тәүбәгә килергә. Аннан теләгәнеңне детальләштереп сорарга кирәк. Мисал өчен, «Раббым, мине йортлы ит», – дип кенә түгел, ә урынын, таштанмы, бураданмы, ничә этажлы, бүлмәләре, ул йортның бәрәкәтен бир, дип тезеп китәбез. Һәр доганы Аллаһның бирәчәгенә ышанып, даими кылырга кирәк. Шул ук вакытта Аны ашыктырырга да ярамый. Чөнки Ул сабыр булганнарны ярата. Сораганыбызны бирү-бирмәвен дә белмибез, Бәлки бүген үк догабызга җавап алырбыз, бәлки бер елдан... ун елдан. Хәерлесен Аллаһы Тәгалә Үзе генә белә. Сораган әйберебез бу дөньяда безнең өчен хәерле булмаса, Ул аны ахирәткә калдырачак. Ягъни догабыз барыбер кабул була, әмма ахирәттә ул безгә савап рәвешендә киләчәк.
– Кемнәрнең догалары кабул була?
– Бер хәдистә Рәсүлебез (салләллаһү галәйһи үә сәлләм): «Өч төрле доганың кабул булуында шик юк: мосафир догасы, мәзлүм, ягъни рәнҗетелгән кешенең догасы, ата-ананың баласы хакында догасы», – дип әйтә. Мосафирның юл буе сораган теләкләрен Раббыбыз кабул кыла. Кемнедер рәнҗетүдән куркырга кирәк, чөнки аны Аллаһ Үзе яклаячак. Нинди генә дога сорамасын: яхшысын да, начарын да кабул итәчәк. Һәм аның догасы рәнҗетүчегә барып ирешәчәк. Шулай ук әти-әнинең баласына сораган догасы да кабул була.
– Дога кайчан бәддога була?
– Бәддога – шул ук ләгънәт. Ягъни башкаларга начарлык теләү. Күпчелек очракта начар теләк кешенең теленнән ачуы чыккан вакытта ычкынып китә. Әмма бәддоганы кеше сизмәстән үз-үзенә дә ясарга мөмкин. Мәсәлән, мәчеттә дәресләр биргән вакытта укучы абый-апаларның: «Хәтерем юк, ятлый алмыйм, күзем күрми, колагым ишетми», – дигәннәрен еш ишетәм. «Үз-үзегезгә начар теләк теләмәгез», – дип гел кисәтәм. Чөнки кешенең үзе турында әйткән яман сүзләре дә бәддога булып ирешергә мөмкин. Киресенчә, «Ин шәә Аллаһ, күзем күрер, колагым ишетер, ятлармын», – дип теләргә кирәк.
Шулай ук ата-аналарның да ачуланганда балаларына куркыныч бәддога кылуларын еш ишетәбез. Һәм алар моның ахыры начар бетүе хакында уйламыйлар да. Кешеләрнең бер-берләренә әйткән ләгънәтләре үзләренә дә төшүе ихтимал. Чөнки яннарындагы фәрештәләре һәр әйткән догага: «Үзеңә дә шулай булсын!» – дип теләп торырлар. Шуның өчен догаң бәддога булмасын. Аллаһ сакласын! Һәр сүзне уйлап, үлчәп сөйләргә кирәк. «Телеңә хуҗа бул!» – дип юкка әйтмиләр бит. Пәйгамбәребез (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) безгә үрнәк. Ачуы килгәндә дә әйтәсе сүзен уйлап сөйләгән. Ул ялгыш та начар сүз әйтмәгән һәм артыгын да сөйләмәгән. Адәм баласы җәннәткә илтүче дә, җәһәннәмгә төшерүче дә тел икәнлеген онытмасын иде.
Балаларыбыз өчен һәрвакыт хәерле догада булыйк. Чөнки аларның тормышларын без изге догаларыбыз белән төзибез. Дөрес тәрбия, ныклы иман, сәламәтлек, гыйлем, җитеш тормыш, яхшы хәләл җефетләре бирсен Аллаһ һәр балабызга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев