Ипотека: хәләлме, хәраммы?
Таякның ике очы булган кебек, ипотеканың да үз очлары бар. Хәләл ипотека традицион ипотекадан нәрсәсе белән аерыла?
Күп кенә гаиләләр: «Фатир арендалаган өчен акча түләгәнче, үз фатирыңа түләвең яхшырак», – дип, егерме-утыз еллык ипотека «чокырына» чума. Таякның ике очы булган кебек, ипотеканың да үз очлары бар. Хәләл ипотека традицион ипотекадан нәрсәсе белән аерыла? Бурычлы булып яшәүнең куркынычы нидә? Газетаның ВКонтакте төркемендә туры эфирга чыгучы «Җомга иртәсе» тапшыруында Гөлчәчәк Титова ислам финанслары буенча белгеч Гөлфия Имамова белән шул турыда сөйләште.
– Гөлфия ханым, банклар тулысынча процентларга корылган. Бу очракта ипотека ничек хәләл була ала соң?
– Ислам ипотекасы турында сөйли башлаганчы, башта шуны әйтеп китим: агымдагы елның беренче сентябренә кадәр Россия банкларының бөтен эше гомумән процентларга корылган иде. Ислам дине буенча гади, традицион ипотека, әлбәттә, катгый тыелган. Чөнки бу – риба (бурычны процент белән кайтару). Динебездә ул зур гөнаһлардан санала. Шуның өчен мөселманнар моңа якын да килергә тиеш түгел. Хәтта шәригать кануннары буенча яшәмәүчеләр өчен дә процентка ипотека яисә кредит алу – хәрам. Әгәр дә Аллаһы Тәгалә нәрсәне дә булса тыйган икән, ул аңа ярый торган хәләл аналогын да биргән. Дин галимнәре бу сорау өстендә шактый еллар эшләгәннәр. Күпләрнең «Ничек итеп рибасыз йортлы, фатирлы булырга соң?» – дигән сорауларына җавап эзләп, ислам динендә шәригать стандартларына туры килә торган шундый система барлыкка килгән. Һәм бу Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) заманында ук булган – мурабәхә системасы (сатып алу системасы). Ягъни сатучы сатыла торган товарга киткән чыгымнарны ачык күрсәтә һәм аларны сатып алучыга алдан мәгълүм булган бәягә (беренчел бәясенә өстәмә бәя белән) сата. Әл-Бәкара сүрәсенең 275нче аятендә әйтелгәнчә:«Риба ашаучылар, ягъни бурычка биреп торган өчен арттырып алучылар, каберләреннән яхшы хәлдә кубарылмаслар, мәгәр шайтан кагылуыннан диваналанган кеше кебек, бик яман сурәттә кубарлар. Бу гәзаб аларга тиешле булды, аларның «Сәүдә итү – риба кебек» дигәннәре өчен. Ә бит Аллаһ сәүдә эшләрен хәләл итте, риба эшләрен хәрам кылды. Берәү, рибаның хәрам икәнлеге белән Раббысыннан вәгазь килгәннән соң риба алудан тыелса, вәгазь килмәс борын алган рибасы үзенә хәләлдер, вә аның эше Аллаһуга тапшырыла. Ә кем бу аять иңгәннән соң да рибаны хәләл санап, алуларын дәвам итсәләр, алар – ут әһелләре. Алар анда мәңге калырлар». Аятьтә язылганча: Аллаһ рибаны тыйды, ә сату-алу эшен хәләл итте. Шуңа күрә ислам ипотекасы да сатып алуга корылган.
– Димәк, монда процент булмый?
– Юк. Бу өстәп сату (наценка) була. Моңа мисал да китерәм: берәү кибеткә ипи алырга керде, ди. Ипинең сату бәясе 40 сум, ә үзкыйммәте 20 сум. Кассада бит ул 40 түгел, 20 сум гына түлим дип әйтми, тулысынча түли. Чөнки кибет үзенең бөтен чыгымнарын: аренда өчен, эш хакларын, үзләренә керәсе табышларын – барысын да шушы өстәлгән 20 сумга керткән. Ислам ипотекасы да шуннан гыйбарәт. Кеше өчен фатирны яисә йортны сатып алып, аңа яңадан өстәп сатасың икән – бу хәрам булмый. Пәйгамбәребез (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) үзе дә сату-алу эше белән шөгыльләнгән. Ул Мәккәдә яшәгән вакытларында караваннар белән башка җирләргә барып, товарлар алып, арттырып сата торган булган. Рәсүлебез (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) үзе шулай кәсеп иткән икән, димәк, безгә дә шундый ук системага нигезләнеп, ислам ипотекасы рөхсәт ителә.
– Иң элек хәләл ипотеканы традицион ипотекадан аерырга өйрәнергә кирәк?
– Әйе. Гади банкларда кеше өчен торак җирен сатып алмыйлар. Алар бурычка акча гына бирәләр. Һәм кеше аны банкка процент белән кире кайтарырга тиеш була. Ә ислам ипотекасында бу бөтенләй башкача. Оешмага килешү төзергә киләсез, үзегез сайлаган фатирны монда сезнең өчен сатып алалар. Һәм бәясен өстәп сезгә тәкьдим итәләр. Бу сезне бернәрсәгә дә мәҗбүр итми, кире баш тартырга сезнең тулы хакыгыз бар. Әгәр инде бәя белән килешеп, фатирны сатып алырга риза булсагыз, өлешләп түләүне рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Ләкин шуны да өстәп әйтергә кирәк: традицион ипотекалар утыз елга бирелгән кебек үк, ислам ипотекасы да шушы вакытка кадәр каралган. Шәхсән үзем клиентларга: «Берүк ипотеканы егерме-утыз елга ала күрмәгез», – дип нәсыйхәт бирәм. Чөнки монда инфляция моментлары, оешманың чыгымнары һәр елга саналып куела. Моннан тыш, кеше түләгән айлык керемнән оешма налог түли, шуңа күрә фатирның «наценка»сы да артачак. Вакыты күбрәк булган саен хәләл ипотека кыйммәткәрәк төшәчәк.
– Килешүне төзегәннән соң да торак җирнең «наценка»сы инфляция нәтиҗәсендә артырга мөмкин дигән сүзме бу?
– Юк. Моны клиент белән килешүне төзегәнче, алдан ук бөтен чыгымнарны да күздә тотып, утыз елга санап бирәчәкләр. Аермасын күрер өчен ун, егерме, утыз елга исәпләтеп карарга да була. Әмма бу һич кенә дә утыз елга алырга кирәк дигән сүз түгел. Уртача статистика буенча Россия дәүләтендә ипотекалар биш-җиде ел эчендә ябыла. Шуңа күрә кешеләргә киңәшем: хәләл ипотеканы җиде елдан күбрәк алмаска тырышыгыз, иң күбе – ун ел. Моннан да күбрәккә китсә, ислам ипотекасын карамагыз. Чөнки бу инде шәригать күзлегеннән хәерле гамәл булмаячак. Иң яхшысы – бераз башлангыч капитал туплау яисә инде бөтенләй башка вариантлар карау.
Әле бит шуны да истән чыгармаска кирәк: ислам динендә бурычлы булу куркыныч санала. Раббыбыз бурыч алырга рөхсәт итә, әмма аны тизрәк түләп бетерергә ашыгырга куша. Бурычлы халәттә үлеп киткән кешенең Аллаһы Тәгалә каршында хәле мөшкел булачак. Аңа җеназа намазы укылмый. Хәтта Ул шәһид булганнарның да бурычларын гафу итми.
Кеше биш ел эчендә түләп бетерәм дип хәләл ипотека алса да, иртәгәсе көне аның Бер Аллаһка гына билгеле. Нәрсә генә дисәң дә, хәләл ипотека – ул шундый ук бурыч. Аны алган очракта кеше туганнарын бу хакта кисәтеп куярга тиеш. «Мин фәлән күләмдә, фәлән вакытка кадәр бурыч алдым. Миңа берәр нәрсә була калса, бурычымны кем түли ала?» – дип, алдан ук якыннары белән киңәшләшүе мөһим.
– Хәләл ипотека традицион ипотекага карый күпкә кыйбаткарак чыга диючеләр бар. Бу чыннан да шулаймы?
– Күпкә дип әйтмәс идем мин. Ләкин артыграк чыга. Әле күптән түгел генә берәү безнең оешмага ислам ипотекасы алам дип мөрәҗәгать итте. Без аңа биш елга хәләл ипотеканы исәпләп чыгардык һәм традицион банкның гади ипотекасы белән чагыштырып күрсәттек. Аерма ике йөз мең сум чыкты. Ни өчен бу шулай? Алда әйтеп үткәнчә, хәләл ипотека – ул алып сатуга нигезләнгән. Сәүдә эшендә өстәп сату – «наценка» – иң элек чыгымнарны, налог, инфляцияне күздә тотып сатуга корылган. Ә гади банклар бөтен бу чыгымнардан азат. Беренчедән, традицион банкларның акчалары страховкаланган. Алар акча бирәләр һәм клиентлары бурычларын түли алырлармы, юкмы дип борчылмыйлар. Чөнки акчаларын кайтарта алмаган очракта аларга аны иминият компаниясе түли. Икенчедән, клиентлары алардан процентка акча алып кына калмый, әле шул ипотеканы страховкалау, түләмәгән очракта пеня һәм штраф түләтү дә каралган. Бу да рибаның бер төре – зур гөнаһ.
Ә ислам ипотекасына килсәк, оешма клиентларга акча бирми. Ул алар өчен фатир яисә йорт сатып ала. Чыгымнарны түли. Монда милек салымы, госпошлина керә. Гади гражданнарга караганда әле оешма-компанияләр аны күбрәк түли. Аннан соң ул иминиятләштерелми. Торак өчен иминият компаниясе үз өстенә җаваплылык алмый. Чөнки клиент биш ел эчендә бурычын кайтара алмаса, әлеге торакны нишләтсен ул? Әле бит инфляция бар. Ел саен фатир бәяләре артып тора. Аны икенче елга сатып буламы, юкмы, билгесез. Оешма хезмәткәрләренең эш хаклары шулай ук чыгымнарга керә. Һәр ел саен клиенттан килгән акчаның да салымын түләргә кирәк. Менә шуларның барысын да исәпкә алгач, ислам ипотекасы кыйбаткарак төшә. Әмма бу бердәнбер хәләл альтернатива. Хәрам янында хәләл булганда, әлбәттә, кеше дин рөхсәт иткәнне сайларга тиеш. Хәтта хәләле булмаган очракта да хәрамны сайларга ярамый.
– Оешма сатып алган торак клиент милкендә буламы?
– Оешма торакны башта сатып ала, аннан клиентка аны «наценка» белән кире сата. Һәм ул клиент исеменә языла, ягъни аның милкенә күчә, ләкин бурычы түләнеп беткәнче оешмада залог («рахн» – ислам динендә рөхсәт ителгән) булып тора. Ул аны ничек тели, шулай куллана, хәтта сата да ала. Әмма саткан очракта бурычын түләп бетерергә тиеш була.
– Әле күптән түгел генә хәләл ипотека эшли башлады. Сезгә еш мөрәҗәгать итәләрме?
– Бу программма 2020 елдан ук гамәлдә инде. Күп кеше аны белмәде. 2021 елда хәйран гына сораша башладылар. Хәләл ипотеканы күпләр әле аңлап та бетермиләр. Кеше һаман акча ягыннан отышлы якны карый, хәрамны сайлый. Алай да безнең клиентлар да елдан-ел арта, әлһәмдүлиЛләһ.
– Хәләл ипотека алырга теләүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
– Башлангыч капиталлары булмаган килеш хәләл ипотека сорап килүчеләр дә бар. Аларны без кире борырга мәҗбүр. Чөнки мөмкинлектән чыгып эш итәргә кирәк. Андыйларга шундый киңәш: бераз гына сабыр итеп, акча җыеп, беренче капиталны булдыру яисә башка хәләл вариант карау. Һәм кечкенәдән башларга: башта бер бүлмәле фатир алырга, аннан әкренләп аны икелегә алмаштырырга. Һәр нәрсәнең плюсларын да күрә белергә кирәк. Без аларны кире борып, нинди зур суммалы бурычтан саклап калабыз дигән сүз бит бу.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: хәләл ипотека бүгенге көндә гади ипотекага бердәнбер альтернатива булып тора. Ике юлның берсен сайлаганда, үзен мөселман дип таныган кешегә шуны онытмаска кирәк: Аллаһы Сөбһәнә үә Тәгалә үзенең Изге Китабында: «...рибадан читләшмәгән кешегә Аллаһ һәм Аның Илчесе сугыш игълан итә...» – ди. (Әл-Бәкара сүрәсе 279 аять). Барыбызга да Аллаһның тыйганнарыннан тыелып, кушканнарын үтәп яшәргә насыйп әйләсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев