Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мә­ү­лид бәй­рә­ме якын­ла­ша

­­Тиз­дән мө­сел­ман кар­дәш­лә­ре­без Мә­ү­лид бәй­рә­мен бил­ге­ләп үтә­чәк­ләр. Бу көн баш­ка­ла­рын­нан нәр­сә­се бе­лән ае­ры­ла соң? Аны ни рә­веш­ле уз­ды­ры­р­га ки­рәк? Әле­ге со­рау­лар бе­лән без шә­һә­ре­без­нең «Җә­мигъ» мә­че­те има­мы Мө­хәм­мәд хәз­рәт Мө­хәм­мә­тов­ка мө­рә­җә­гать ит­тек.

– Бис­мил­лә­һир-рах­мә­нир-ра­хим. Мө­сел­ман ка­лен­да­ре бу­ен­ча Из­ге Ра­би­гүл әү­вәл ае баш­лан­ды. Аны ха­лык­та әле Мә­ү­лид (туу, ту­ган ва­кыт дип тәр­җе­мә ите­лә) ае дип тә йөр­тә­ләр. Бу ай­да дөнь­я­га сө­ек­ле Пәй­гам­бә­ре­без, Ал­лаһ­ның хә­би­бе – ярат­кан ко­лы Мө­хәм­мәд сал­ләл­ла­һу гә­ләй­һи вә сәл­ләм ту­ган. Күп­че­лек га­лим­нә­ре­без пәй­гам­бә­ре­без­не дү­шәм­бе көн­не 11нән 12нә кар­шы кич­тә дөнь­я­га кил­гән ди­гән фи­кер­дә. Бы­ел ул 17-18 ок­тябрь­гә ту­ры ки­лә. Пәй­гам­бә­ре­без с.г.в. бу  көн­не ура­за тот­кан. Ал­лаһ­ның ра­сү­ле с.г.в.нән: “Йә Ра­сү­лал­лаһ, ни өчен сез дү­шәм­бе көн­не ура­за то­та­сың?” – дип со­ра­ган­нар. Ә ул үз җа­ва­бын­да: «Мин бу көн­не ту­дым һәм бу көн­не ми­ңа вә­хи иң­де­рел­де», – ди­гән (Мөс­лим). Бел­гә­не­без­чә, ура­за то­ту – ул Ис­лам те­рәк­лә­ре­нең бер­се. Мон­нан кү­ре­нә ки, Пәй­гам­бә­ре­без Мө­хәм­мәд с.г.в. үзе­нең ту­ган кө­нен гый­ба­дәт бе­лән үт­кәр­гән.
– Тә­ү­ге тап­кыр бу көн­не кай­чан бил­ге­ләп үтә баш­ла­ган­нар?
– Та­рих­ка күз сал­сак, Мә­ү­лид­не (Пәй­гам­бә­ре­без с.г.в.нең ту­ган кө­не­нә ба­гыш­лан­ган мәҗ­лес) бе­рен­че Ир­бил шә­һә­рен­дә үт­кә­рә баш­ла­ган­нар. Һәм бу күр­кәм га­дәт­кә 1232 ел­ны әле­ге җир­лек­нең бик тә зы­я­лы җи­тәк­че­се Мө­зәф­фә­рет­дин ди­гән ке­ше ни­гез сал­ган. Га­лим­нәр әле­ге шә­хес­не фа­рыз гамә­л­ләр­не җи­ре­нә җит­ке­реп үти тор­ган һәм хә­рәм­нәр­дән ерак тор­ган бик тә тәкъ­ва һәм га­дел ке­ше бу­ла­рак ис­кә ала.
– Хәз­рәт, Мә­ү­лид­не бил­ге­ләп үтү ту­рын­да кар­шы­лык­лы фи­кер­ләр дә бар. Бу мәсь­ә­лә­гә дә ачык­лык кер­теп үт­сә­гез иде.
– Дө­рес­тән­ дә, кай­бер кар­дәш­лә­ре­без Мә­ү­лид­не уз­ды­ру бид­гать яңа­лык ди­ләр. Лә­кин га­лим­нәр бу  ях­шы бид­гать ди­гән фи­кер­гә җы­е­ла­лар. Мә­ү­лид кө­нен­дә Коръ­ән укы­ла, пәй­гам­бә­ре­без ту­рын­да вә­газь­ләр сөй­лә­не­лә, са­ла­ват­лар әй­те­лә. Әнә шу­лай ке­ше шә­ри­гать кы­са­ла­рын­нан чык­мый­ча, га­мәл-гый­ба­дәт кыл­са, мон­да зы­ян юк­тыр. Мон­дый га­мәл­ләр без­не бер­ләш­те­рә, Ал­лаһ­ка якы­най­та гы­на.
– Мә­ү­лид кө­нен­дә ге­нә укый тор­ган мах­сус до­га­лар бар­мы?
– Бу ай­да яки ки­чә­дә ге­нә кы­ла тор­ган нин­ди­дер бер ае­рым гый­ба­дәт ка­рал­ма­ган. Шу­лай да, Рә­сү­ле­без­гә баш­ка ва­кыт­ка ка­ра­ган­да да арт­ты­рып са­ла­ват әйт­сәк бик тә са­вап­лы бу­лыр­быз. Ал­ла­һы Тә­га­лә: «Ал­лаһ үзе вә фә­реш­тә­лә­ре пәй­гам­бәр га­ләй­һи вә сәл­ләм­гә са­ла­ват әй­тә­ләр, ий мө­э­мин­нәр, сез дә пәй­гам­бәр­гә са­ла­ват әй­те­гез һәм сә­лам җит­ке­ре­гез», - ди­гән. Пәй­гам­бә­ре­без с.г.в. үзе  дә са­ла­ват әй­тү­нең фа­зый­ләт­лә­ре ту­рын­да: «Кем ми­ңа бер са­ла­ват әйт­сә, Ал­лаһ аңа ун са­ла­ват әй­тер, аның ун ха­та­сын га­фу итәр һәм ун дә­рә­җә­гә иреш­те­рер», - дип бел­дер­гән.
– Мө­хәм­мәт хәз­рәт, са­ла­ват әй­тү сүз­лә­рен дә тел­гә алып кит­сәк ях­шы бу­лыр иде. Ди­не­без­гә әле яңа гы­на ки­лү­че­ләр һәм бу хак­та бел­мә­ү­че­ләр дә бу­лыр­га мөм­кин.
– Са­ла­ват­ның бер­сен тү­бән­дә­ге­чә әй­тер­гә бу­ла: Әл­ла­а­һүм­мә сал­ли гә­ләә Мү­хәм­мә­дин үә гә­ләә әә­ли Мү­хәм­мәд. Кә­мәә сал­ләй­тә гә­ләә Иб­ра­а­һи­и­мә үә гә­ләә әә­ли Иб­ра­а­һи­и­мә ин­нә­кә хә­ми­и­дүм-мә­җи­ид. Әл­ла­а­һүм­мә бә­ә­рик гә­ләә Мү­хәм­мә­дин үә гә­ләә әә­ли Мү­хәм­мәд. Кә­мәә бә­ә­рак­тә гә­ләә Иб­ра­һи­и­мә үә гә­ләә әә­ли Иб­ра­һи­и­мә ин­нә­кә хә­ми­и­дүм- мә­җи­ид («Йә Раб­би, Иб­ра­һим­га һәм аның га­и­лә­се­нә рәх­мә­тең­не бир­гән ке­бек, Мө­хәм­мәд­кә һәм аның га­и­лә­се­нә дә рәх­мә­тең­не бир. Дө­рес­лек­тә, Син мак­тау­лы һәм олуг зат. Йә Раб­би, Иб­ра­һим­га һәм аның га­и­лә­се­нә бә­рә­кә­тең­не бир­гән ке­бек, Мө­хәм­мәд­кә һәм аның га­и­лә­се­нә дә бә­рә­кә­тең­не бир. Дө­рес­лек­тә, Син — мак­тау­лы һәм олуг зат»). Шу­ны да ка­бат ис­кәр­тә­се ки­лә  – пәй­гам­бә­ре­без­не һәр­ва­кыт олуг­лар­га, зур­лар­га ки­рәк. Са­ла­ват­лар­ны баш­ка көн­нәр­дә дә те­ле­без­дән тө­шер­мә­сәк иде. Ә ин­де бу ай­да без бө­ек пәй­гам­бә­ре­без­не, аның үр­нәк тор­мыш юлын та­гын бер кат хә­те­ре­без­дә яңар­тып, аның күр­кәм әх­лак­ла­рын өй­рә­неп, үзе­без­дә бул­ды­рыр­га ты­рыш­сак бик тә са­вап­лы бу­лыр идек.
– Мә­ү­лид кө­не уңа­ен­нан Чал­лы­да ча­ра­лар үт­кә­рү ка­рал­ган­мы?
– Бел­гә­не­гез­чә, әле­гә кү­мәк ча­ра­лар үт­кә­рү ты­е­ла. Шу­лай да ин­де без җом­га на­маз­ла­рын­да вә­газь кы­са­ла­рын­да әле­ге ис­тә­лек­ле көн­не хә­тер­лә­ре­без­дә яңар­тыр­быз, Пәй­гам­бә­ре­без­не мак­тап тел­гә алыр­быз.
– Әйе, һәр­кай­сы­быз­га да Мә­ү­лид­ләр­не мөм­кин ка­дәр күб­рәк са­ла­ват әй­теп, из­ге­лек кы­лып, хә­ер-сә­да­ка­лар би­реп уз­ды­рыр­га на­сыйп бул­сын. Әң­гә­ме­гез өчен зур рәх­мәт хәз­рәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз