Никахсыз яшәсәң ни була?
Бүгенге көндә гаилә кормыйча гына, үзеңчә рәхәтләнеп яшәү яхшырак дигән фикер өстенлек итә.
Динебез шулкадәр камил, андагы бөтен әмерләрне адәм балалары үтәп, кушканнарын тиешенчә, җиренә җиткереп башкарса, һичшиксез, бәхетле булырлар иде.
Әмма, кызганыч, кешенең динебез асылын аңлап, аны үтәп яшисе килми. Ансыз да бәхеткә ирешеп була дип уйлап, үз акылына таяна, мин-минлегенә ирек биреп яши. Әмма, төрле сынаулар килә-килә, ахыр чиктә адәм баласы Аллаһ һәм аның Расүле – Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم күрсәткән юлдан бармаса, үзенең берничек тә бәхет-сәгадәткә ирешә алмаячагын аңлый башлый.
Хәзерге вакытта җәмгыятьтә куркыныч бер нәрсә хасил булды. Төрле видеолар, кинолар аша яшьләребезнең, оныкларыбызның күңеленә мин-минлек, үзеңне генә ярату чирен сеңдерәләр. “Үзеңне яратырга, үзеңчә яшәргә кирәк, кеше көен көйләп яшәргә ярамый”, янәсе... Ягъни бүгенге көндә гаилә кормыйча гына, үзеңчә рәхәтләнеп яшәү яхшырак дигән фикер өстенлек итә.
Яшьләребез, кызганыч, аның гөнаһлы гамәл икәнен бик аңлап бетерми һәм әһәмият бирми. 30, 35, хәтта 40 яшьтә дә гаилә корырга ашкынмыйлар. Әгәр үгетләсәң, “Ә нәрсәгә кеше көе көйләп ятыйм әле, ни өчен ниндидер мужикның ашарына пешереп, керен юып ятыйм?! Үземчә, рәхәтләнеп яшим мин”, – дип җавап кайтара кызлар. Шулай ук егетләр дә: “Үзем эшләгән акчаны үземә тотам, нигә аны ниндидер бер хатын белән бүлешергә тиеш?!” – ди.
Әнә шул рәвешле никахка, гаилә коруга карата битарафлык сизелә аларда. Берничә дистә ел элек 21, 22 яшьтә өйләнсәләр, бүген көч-хәл белән 30-35 яшьтә гаилә коралар. Замана яшьләре интернет бәйлелектә һәм алар үзләренең ныгымаган акылларына шуннан агыла торган тискәре мәгълүматны тутыралар. Ә анда гаиләгә каршы шулкадәр көчле пропаганда бара һәм бөтен чаралар гаилә кыйммәтен бетерүгә юнәлдерелгән. “Өйләнергә, кияүгә чыгарга, бала алып кайтырга кирәкми. Үзеңчә яшәү – иң рәхәте, беркем каршында да җавап тотасы юк”... Чыннан да, шәһәргә барганда күрәбез: хәзер күп кенә хатын-кыз, бала җитәкләп йөрисе урында, эт күтәреп, аны сабый баладай кочаклап йөри башладылар.
Юкка гына дәүләтебез дә бу елны “Гаилә елы” дип игълан итмәде бит. Без дә балаларыбызга, оныкларыбызга бу идеологиянең тискәре ягын аңлатырга тиеш.
Тарихка күз салсак та, шуны күрербез: бөтен пәйгамбәрләр дә гаиләле була. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم : “Никах – ул минем сөннәтем, ул минем юлым. Кем дә кем минем сөннәтемнән баш тартса – ул бездән түгел”, – ди.
Карагыз нинди куркыныч хәдис. Әгәр дә кеше никахка каршы булып, гаилә кирәкми, ансыз да яшәп була, ди икән, ул – бездән түгел, ди. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم тагын бер хәдисендә болай ди (ул Бухари җыентыгында килә): “И-и, яшь кешеләр! Әгәр дә өйләнә алсагыз, мөмкинлегегез булса, өйләнегез”. Әлеге сүзләре белән яшьләрне гаилә корырга өнди. Яшьләргә мөрәҗәгать итеп, Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم , әгәр дә рухи яктан да, матди яктан да, сәламәтлек ягыннан да әзер икәнсең, өйлән, ди. Чөнки никах күзләрне, җенес әгъзаларын зинадан сакларга ярдәм итә, ди. Әгәр дә кеше гаилә кормый икән, ничек кенә булмасын, ул барыбер зинага кереп китәчәк.
Чөнки Аллаһ шулай яралткан безне. Ир кеше – хатын-кызга, хатын-кыз ир-атка тартыла. Табигать... Берни эшләп булмый. Һәм шуңа да менә шушы зур гөнаһ булган зинадан сакланыр өчен, ислам динендә Аллаһы Тәгалә гаилә корырга әмер итә. Үзенә тынычлык табу өчен. Һәм ничек кенә адәм баласы иманлы, тәкъва булмасын, ул гыйбадәтен камил рәвештә үтәп бетерә, изгелеген дә җиренә җиткереп бетерә алмый, мәгәр гаиләсе булган очракта гына. Шуңа күрә, гаилә кору ислам динендә бик зур әһәмияткә ия.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Аллаһның могҗизаларыннандыр – сезгә үзегездән хатыннар яралтуы, сез аларда тынычлык тапсын өчен. Ул арагызга мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелек салды (“Рум” сүрәсе, 21нче аять)”. “Аллаһның бер могҗизасы”, ягъни адәм балаларын парлы итеп яралту – бер могҗиза. Сезгә хатыннар яралтуы һәм сезнең аларда тынычлык табуыгыз, арагызга мәхәббәт, мәрхәмәтлек салу – могҗиза, ди. Һәм чынлап та шулай, әгәр дә иманлы хатын, иманлы ир Аллаһ ризалыгы өчен никах укытып яши башлыйлар икән, бу – зур бәхет. Чөнки бер-берләрен намазга уяталар, бергә сәхәргә торып ашыйлар. Бергә ураза тоталар. “Син иртәнге (йә кичке) зикереңне әйттеңме әле? Бүген Коръән укыдыңмы? Намаз вакыты керде, намазыңны башкардыңмы? – дип бер-берсенең исенә төшереп торалар.
Бер-берсенең иманын камилләштереп, тулыландырып, изгелеккә этәреп торалар. Һәм шуның белән тынычлык була гаиләдә. Рәхәт була. Чөнки икесе дә иманда булса, гаиләгә харам керми, өстәлдә харам ризык булмый. Һәм ул ризык та пешерелгәндә “бисмилләһ” әйтеп пешерелә. Эше беткәч тә, “әлхәмдүлилләһ” дип, Аллаһ биргән нигьмәт белән тәмамладык, дип тагын Аллаһны зикер иткәнлектән, бу гаиләдә бәрәкәт була. Һичшиксез, Аллаһы Тәгалә мондый иманлы гаиләгә тынычлык та, сәгадәт, бәхет тә бирә. Әйе, бай яшәмәскә дә мөмкиннәр, әмма иң мөһиме, бәрәкәт, бер-береңне ярату, бер-береңә карата хөрмәт.
Ә инде йорт әһелләренең берсендә дә иман юк икән, ничек кенә бай булмасыннар, анда тынычлык та, бәрәкәт тә булмый. Һәм шуңа да Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم әйтә: “Кешедә дүрт нәрсә була икән, адәм баласы бәхетле булачак. Беренчесе – тәкъва хатын; икенче өлеше – киң зур йорт; өченчесе – әйбәт күрше һәм дүртенчесе – утырып йөри яхшы торган транспорт”. Ул вакытта дөяләр булган, бүгенге көндә яхшы машиналар. Болар бөтенесе дә тормыш өчен кирәкле әйберләр. Безнең бәхет күпчелек очракта шушы дүрт нәрсәгә бәйле. Һәм чынлап та, тәкъва хатын – бәхетнең бер өлеше, ди. Әгәр дә инде ул юк икән, кешедә бәхетнең бер өлеше булмаячак.
Һәм Аллаһы Тәгалә һәрбер нәрсәне парлы иткән. Аллаһ үзе генә ялгыз. акның карасы бар, көннең – төне. Җәйнең дә кышы бар. Һәрбер нәрсә парлы. Һәм адәм баласы да парлы булырга тиеш. Үзе генә берничек тә бәхетле була алмый ул. Син кемнедер бәхетле итмичә, үзең бәхетле була алмыйсың.
Никахсыз яшәү элек-электән килгән гореф-гадәткә, йолаларга каршы килә, әби-бабайларыбызның юлына да каршы килә, шуңа күрә мин-минлеккә, ялгыз яшәү идеясенә каршы торырга тиешбез. Яшьләргә аңлатырга, җиткерергә бурычлыбыз. “Вакыт җитте, үз тиңеңне тап, өйләнергә кирәк”, – дип яшьләребезне никахлашырга этәрергә кирәк. Никах – Аллаһ, әти-әни һәм туганнар каршында ир белән хатын мөгамәләсен хәләлләштерү. Чит ир белән чит хатын бер-берсенә харам булып тора. Бүген дә бит, кызганыч, татарлар арасында мин мөселман диючеләрдә дә никахсыз, әти-әнисенең рөхсәтеннән башка “гражданский” брак белән яшәүчеләр күбәйде.
Әйткәнемчә, никах булмаса, зина була. "Гражданский брак" законлы рәсми никахлашу түгел ул, ә зина кылу. Бу – бик аяныч хәл. Шушы зинадан балалар туа. Менә ни өчен күп ул хәзер авыру, чирле балалар! Күбесе зинадан туган балалар. Ни өчен инвалидлар күп? Күп очракта анысына да зина сәбәпле.
Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم сахих хәдисендә әйтә: “Кайсы җирлектә риба белән зина тарала икән (риба – процентка акча бирү яки алу; зина – никахсыз якынлык кылу), белегез: бу кавем Аллаһ газабын үзенә хәләл кылды (ягъни Аллаһы Тәгалә бу кавемгә, бу җирлеккә газап җибәрәчәк)” (Имам Әхмәд риваяте).
Шуңа күрә улыбыз үзенең өйләнү теләген белдерсә, каршы килергә ярамый. 18 яшьтәме ул, әллә 19дамы, чөнки физиология таләп итә. Ул зина кыла алмый. Кыз кешегә дә, шулай ук, Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم сахих хәдисендә әйтә: «Әгәр дине һәм әхлагы ягыннан сез канәгать булырлык кеше сорап килсә, аңа никахланыгыз. Юкса, җир йөзендә фетнә һәм бозыклык таралачак» (Тирмизи риваяте).
Әмма кайбер кеше карый инде, менә дөньясы юк бит әле, машинасы да, йорты да юк. Ә үзебезне нишләп искә төшермибез соң!? Безнең бар идеме әллә өйләнгән, кияүгә чыккан вакытта йорт, машиналар? Әти-әни каршы чыкмады бит, өйләндерделәр, каршы килмәделәр. Хәзер генә китте ул квартирасы, машинасы булсын дию. Ә бүген кызыңны сорап 23 яшьлек егет килсә, “Аның бернәрсәсе юк бит”, – дигән сүзләр ишетелә. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم әйтә: “Әйбәт кеше икән, никахлаштырыгыз”. Әгәр дә шулай эшләмәсәгез, җир йөзендә фетнә һәм бозыклык таралачак, ди. Менә ничә гасыр элек әйтелгән хәдис, ә без каршы килдек һәм... бозыклык, фетнә таралды.
Ни өчен шулай? Динебездән һәм шушы хәдистән ераклашканга күрә. Шуңа күрә балаларыбыз өчен җаваплы без. Кызыбызны кияүгә бирү өчен дә, улыбызны өйләндерү өчен дә җавап тотачакбыз. Шуңа күрә, балаларыбыз әзер икән, аларны зинадан, бозык юллардан саклыйк. Өйләндерик, кияүгә бирик.
Аллаһы Тәгалә безгә ныклык бирсен. Балаларыбыз намусларын саклый, гаурәтләрен каплый торган тәкъва һәм иманлы кешеләр булып үссеннәр иде. Зина фетнәсеннән, намусны пычрата торган фәхешлектән ерак булсыннар. Аллаһы Тәгалә риза булганча, никахлашып, үз сөйгән ярларын табып кына парлы булып яшәсеннәр. Һәм без дә аларга шушы мөһим эштә, динебезне, йолаларыбызны һәм гореф-гадәтләребезне саклауда киңәшләребез белән, шушы аять-хәдисләр белән булышырга тиешбез.
Раил хәзрәт Фәйзрахманов
Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ телеграм-каналыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев