Нинди очракта ураза тотмасаң да була?
1. Сәфәр кылсаң. Рамазанда сәфәргә чыгарга тиеш булган кеше кичтән ураза тотуга ният әйтмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә, юлга чыккан көнне ураза тотмаска да була.
Ләкин кичтән ураза тотуга ниятләп һәм иртән уразага кереп, көндез сәфәргә чыгарга туры килсә, бу сәфәре, беренче көне булганга, гафу ителерлек сәбәп саналмас. Уразаны өзмичә дәвам итәргә кирәк.
2. Хасталык, авырау, чирләү.
Рамазан аенда бер кеше ураза тотасы булып та авыруының артуыннан яки сәламәтләнүенең кичегүеннән яисә үлүдән, акылы зәгыйфьләнүдән курыккан очракта, уразаны тотмаска да мөмкин. Ураза тоткан кеше уразасын боза ала. Соңрак шушы тотылмаган яисә бозылган ураза(лар) каза кылына. Тик шик-шөбһәләргә генә нигезләнеп, ураза тотмыйча калу яки уразаны бозу һич мөмкин түгел.
3. Йөклелек яки бала имезү.
Рамазан аенда балага узган хатын яки үз баласын яисә башка кешеләрнең балаларын имезгән хатын үзенә яки баласына зарар килер дип курыкса, уразасын боза ала. Соңыннан калдырган уразаларын каза кылыр.
Рамазан аенда башка кешеләрнең балаларын имезергә (акчага) килешкән хатын үзенә яки имезгән баласына югарыда санап кителгән зарарларның килүеннән курыкса, уразасын бозуы дөрес була. Баланы имезергә алынуы сәбәпле ваҗиб була.
4. Берәр эшне эшләргә мәҗбүр итү.
Тормышына тәэсир итәрлек яки берәр әгъзасының авыртуына сәбәп булачак рәвештә эшләнелгән берәр кыенлык сәбәпле уразаны бозу дөрес. Юлчы яки хаста булмаган кеше рамазан аенда мондый куркыныч астында калса, уразасын бозмыйча, үтерелә торган булса, гөнаһлы булмас. Киресенчә, зур савапка ирешер. Чөнки бу кеше дини ныклыгын күрсәткән. Әмма юлчы яки хаста мондый куркыныч астында калып, уразасын бозмыйча үтерелә торган булса, гөнаһлы булыр. Чөнки аларның уразаларын бозуны шәригать рөхсәт иткән. Куркыныч астында булып, мондый мөмкинлектән файдаланмаулары дөрес түгел.
5. Көчле сусызлык яки ачлык.
Бер тәҗрибәгә яки ым-ишарәтләргә яисә бер белдекле мөселман табибының хәбәренә нигезләнеп һәлак булудан яки акылга зәгыйфьлек килүдән яисә кайбер тойгыларның юкка чыгуыннан курыкса, уразаны бозарга мөмкин.
6. Күрем һәм нифаслы булу (бала тудырганнан соң кан килү).
Бер хатынның рамазан аенда көндезен күреме башланса яки бала тапса, уразасы бозылган булыр. Күреме һәм нифаслы чагы төгәлләнгәнчегә кадәр хатын-кыз ураза тота алмый.
7. Картлык.
Рамазан аенда ураза тота алмаслык дәрәҗәдә карт булган хатын-кыз яки ир кеше ураза тотмаслар. Ураза тота алмаган һәр көн өчен алар фидия (фитыр сәдакасы) бирергә тиеш. Бу кадәр карт булган кешене «шәйх-и фани» дип атыйлар. Ул үлгәнчегә кадәр картлык аңа һәр көнне кимчелек китерә. Әлеге карт кешеләр тота алмаган рамазан уразалары өчен фидияне рамазан аеның башында да берьюлы биреп бетерергә мөмкин. Теләсәләр, рамазан аеның ахырында бирерләр.
https://dumrt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев