Өч көн – өч төрле ифтарда
«Шәһри Чаллы» журналисты Чаллы ифтарларына күзәтү үткәрде.
Бер елда ике Рамазан уразасы. Булмас, ничек инде алай дияр күпләрегез. Була икән шул, 2030 елда дин кардәшләребез дөрестән дә иң элек январьда, аннары декабрьдә уразага керәчәк. Рамазанның соңгы көннәрендә менә шундый кызыклы мәгълүматка тап булдым әле. Соңгы тапкыр мондый күренеш 1997 елда булган икән. Бу мөселман һәм григориан календарьларының аерым исәп алып баруы нәтиҗәсе, ди белгечләр. Тик язасы сүзем бу турыда түгел, ә менә шундый гаҗәеп фактлары белән дә истә калган быелгы ифтар мәҗлесләре хакында.
Әйе, аларның һәркайсы күңелдә матур бер хатирә булып уелып калды. Һәм, искәрткәнемчә, тәгам җыю белән генә түгел, ә хәзрәтләребезнең кызыклы һәм үтемле вәгазьләре белән дә. Шөкер, бүген авыз ачу мәҗлесләре оештыру өчен бөтен шартлар бар. Шуңадыр да аларны хәзер элеккечә өйләрдә генә түгел, ә төрле җирләрдә һәм төрле форматта үткәрәләр. Бүгенге язмамда әнә шуларның берничәсенә күзәтү ясап аласы килә.
Кафеда
Беренче көн ифтарым 58нче комплекста урнашкан хәләл кафеда үтте. Соңгы елларда гомуми туклану урыннарында мондый мәҗлесләр үткәрү аеруча популярлашып китте шул. Кунаклар да күп сыя, ризыкны да пешекчеләр кайгырта, сервис та югары дәрәҗәдә. Өстәвенә, зыялы дин әһелләре белән очрашып, кызысындырган сорауларыңа җавап табарга да, дини белемеңне арттырырга да була.
Тәүге авыз ачу мәҗлесе минем өчен нәкъ менә шуның белән истәлекле булды да. Моңарчы әле беркайда да ишетмәгән хәдисләр, фазыйләтләр хакында белдем. Аларны кичәдә Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов ирештерде. Аеруча аның уразага ирешеп тә, кешегә үпкә саклап йөрүчеләр хакындагы вәгазе тетрәндерде. Баксаң, мондый бәндәләр Аллаһ каршында, динебездә иң зур явызлык чыганагы булган иблис һәм фиргәвеннән дә гөнаһлырак икән. Бу аңлашыла да. Кемне дә булса гафу итмичә без үзебезне Раббыбыздан да өстен куябыз түгелме соң?! Ә Аллаһы Тәгалә исә бәндәләрне тәүбә иткән очракта гөнаһлары диңгез күбеге кадәр күп булса да кичерермен дигән. Шуңа да безгә дә барлык үпкәләрне онытып, йөрәкләребездәге авыр ташлардан арынырга кирәктер.
Күңелгә тагын бер хакыйкать уелып калды. Баксаң, шулай зурдан кубып оештырган ифтарларыбыз кабул булсын өчен аларга һичшиксез мохтаҗ кешеләрне дә чакыру хәерле икән. Нәкъ менә авырлык белән гомер итүче Аллаһ бәндәләренең догалары бихисап күп әҗер-савапларга сәбәпче була ала диләр дин әһелләре.
Шуңадырмы, зал түрендә утырган кардәшләребезнең: «Гомергә дә күрмәгән ризыклардан авыз иттек. Аллаһның бәрәкәтенә ирешегез», – дип кабатлавын ишеткәч, күңелгә аеруча бер рәхәтлек хисе йөгерде. Чараны үткәрүчеләргә карата зур бер хөрмәт хисе бөреләнде. Ахшам намазына басучыларга намазлыклар җитмәве генә бераз күңелне тырнады анысы. Тик киләчәктә бу мәсьәләгә дә игътибарлы булырлар, ин шәә Аллаһ. Иң мөһиме – изге эшләре дәвамлы булсын иде.
Мәчеттә
Мәләкәс елгасы ярына сыенып утырган «Утыз Имәни» мәчетендә исә намазлыклар җитмәс дип борчыласы булмады. Икенче көн ифтарым нәкъ менә биредә үтте. Иман йортларындагы авыз ачу мәҗлесләре исә шул ягы белән кадерле дә инде: уңайлы шартларда гыйбадәтләрне җиренә җиткереп укыгач, ризыкның тәме тагын да тәмлерәк тоела.
Өстәвенә, биредә аш-суны көн дә ачык һавада, казанда әзерлиләр икән. Учакта пешкән ризыкның тәмлелеген әйтеп торасы да юктыр инде. Таҗикстаннан килгән аш-су остасы Сәит Шәриф тә сүзләремне куәтләде. «Көн дә якынча 70-80 порция ризык әзерлибез. Шурпа, мостава – барысын да бик яратып ашыйлар. Пылауны әйтеп тә торасы юк. Аны пешерү өчен көненә 10 кг ит, шул ук күләмдә дөге, 15 кг кишер һәм 3-4 литр май китә. Шуңа да бик тәмле, нәкъ Таҗикстандагы шикелле килеп чыга», – дип серен чиште пешекче.
Сөйләшүебезгә мәчетнең имам-хатыйбы Илгиз хәзрәт Шәйхинуров та кушылды. «Шөкер, хәйриячеләребез бик актив. Алар арасында хәтта башка милләт вәкилләре дә бар. Ифтарлар бары шундый мәрхәмәтле затлар хисабына үткәрелә. Азык-төлекне ташып кына өлгер. Көненә якынча 28 мең сумлык продукция алына», – дип сөйләде ул.
Шунысы да мөһим: кафе-рестораннардан аермалы буларак мәчетләрдәге ифтарларга бернинди чакырусыз теләге булган һәркем килә ала икән. Өлкәннәрне генә түгел, кечкенәләрне дә колач җәеп каршы алалар монда. Дини тәрбия алып, канат ныгытыр өчен дә менә дигән җирлек бит бу.
Мохтаҗлар янында
Шунысы кызганыч, арабызда бик теләсәләр дә иман йортларына килә алмаучылар, ифтар шатлыкларыннан мәхрүм калучылар да бар. Кемнеңдер сәламәтлеге чикле, кемдер инде олы яшьтә, фатирыннан ерак китә алмас хәлдә. Шөкер, Чаллыбызда андый кардәшләребез хакында да онытмыйлар. Аларга ризыкларны хәтта өйләренә үк китереп бирәләр. Өченче ифтарымны мин нәкъ менә әлеге мәрхәмәтле эшкә нигез салучылар янында үткәрдем. Сүзем «Болгар» хәйрия фонды һәм ГЭС мәхәлләсе мәчете имамы Габдерәшит хәзрәт Курмалеев хакында. Инде дүрт елга якын ул бистәнең төрле комплексларында гомер итүче мохтаҗларга, физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләргә шул рәвешле Рамазан шатлыгы өләшә икән.
«Ифтар ашларын без билгеле бер пекарнядан сатып алабыз. Төрләре үзгәреп тора. Пылау, голубцы, мантый... Бүген менә төелгән бәрәңге белән кәтлит. Янында өчпочмагы, яшелчәсе бар. Көн дә шулай 35 тупланма таратабыз. Бу эштә безгә укучы балалар, мәчеткә йөрүче абый-апалар ярдәм итә. Алар ризыкларны җәһәт кенә ияләренә илтеп кайта», – ди хәзрәт.
Кардәшләребезгә ияреп, үзем дә ике адрес буенча барып кайттым. 3нче комплекстагы фатирларның берсендә безне 85 яшьлек Гөлүсә апа Сәлахова каршы алды. Гомере буе кибеттә сатучы булып эшләгән шәһәрдәшебез лаеклы ялга чыккач шикәр чире белән авырый башлаган, аякларының көче киткән. Фатирында да ул хәзер авырлык белән генә хәрәкәт итә, көн дә уколлар алып тора. «Ифтар ашлары китереп, изге аебызның рухын тоярга мөмкинлек булдырган изге затларга чиксез рәхмәт. Аякларыгызга хаҗ саваплары язылсын берүк, уразаларыгыз кабул булсын», – дип елый-елый рәхмәт укыды Гөлүсә апа. 91 яшьлек Тәскирә әби яныннан да канатланып, хисләнеп чыктык без. Күзләре начар күрүче намаз әһеле дә ГЭС мәхәлләсе имамына иң изге теләкләрен юллап калды.
3нче көн ифтарымда менә шулай бер ризык та капмыйча, ләкин шул ук вакытта әллә нинди затлы ашлардан хушланган бәхетле кешедәй өемә юл тоттым мин. Үзем исә күңелдән генә Аллаһка рәхмәт укыдым. Елдан-ел Рамазанның кадерен белүчеләр, төрледән-төрле ифтарлар оештырып халыкны дингә, иманга җәлеп итүчеләр, исламның матурлыгын күрсәтүчеләр артканга. Раббыбыз киләчәктә дә шулай кардәшләребезне сөендереп, ураза шатлыкларын уртаклашып, иманлы тормышлар алып барырга насыйп әйләсә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев