Җомга көнне барлык догалар да кабул була торган сәгать бар
Аларның берсе дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан кире кагылмый.
Иртәгә изге Җомга – иң мөбарәк, олуг көн ул. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Җомга – кояш күтәрелгән көннәрнең иң хәерлесе. Бу көнне Адәм халык кылынган, бу көнне ул җәннәткә кертелгән, бу көнне җәннәттән чыгарылган һәм Кыямәт көне дә нәкъ шушы көндә, ягъни җомга көнне җитәчәк”, – дип әйткән (имам Мөслим).
Җомга көненең үз әдәпләре бар. Җомгага безгә: госелләнеп, чиста, пакь киемнәребезне киеп, имам хотбә укый башлаганчы килеп җитү күркәм була.
Җомга хотбәсен итагатьлек белән, сөйләшмичә тыңлау кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Берәү тиешле дәрәҗәдә тәһарәт алып, җомга намазына килсә һәм сөйләшмичә хотбә тыңласа, аның ике җомга арасында булган хата-кимчелекләре гафу кылыныр һәм моңа тагын өч көн өстәлер”, – дигән (Әбү Давыд).
Шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә мөселман кешесе өчен җомга көнен бәйрәм иткән һәм җомга намазына килүче кеше башта госел алсын, әгәр аның ислемайлары булса, аларны сөртсен һәм, тешләрне һәм авыз куышлыгын чисталыкта тотар өчен, теш щеткасы (мисвәк) куллансын”, – дигән.
Җомга көнне “Кәһф” сүрәсен уку да күркәм гамәл булып санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Берәү җомга көнне “Әл-Кәһф (Тау куышы)” сүрәсен укыса, ул кешене үзе һәм Кәгъбәтуллаһ арасындагы нур яктыртып торыр”, – дип әйткән (Әд-Дәрими, Әл-Бәйһакый).
Җомга көнне барлык догалар да кабул була торган сәгать тә бар, ди дин әһелләре. Ул гасырдан (икенде намазыннан) соң кояш баеганчыга кадәр арада булыргы мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев