Юлдан комачаулаучы ташны алып кую да сәдака
Кешенең тормышындагы хәрам әйберләр Аллаһның җавап бирүенә киртә булып тора, эшләгән гөнаһлары аны Аллаһның рәхмәтеннән ерагайта.
«Шәһри Чаллы» газетасының «ВКонтакте» төркемендә «Җомга иртәсе» дип исемләнгән яңа тапшыру чыга башлады. Журналистыбыз Гөлчәчәк Титова дин әһелләре белән туры эфирда әңгәмә корып, халыкны кызыксындырган төрле актуаль дини темаларны яктыртачак. Ә без, үз чиратыбызда, һәр әңгәмәне газетабыз битләрендә чагылдыра барырбыз.
Бүгенге язмабыз «сәдакатүн җәрия» хакында. Нәрсә ул җәрия сәдакасы? Нинди мәгънәгә ия? Бу төр сәдака башка сәдакалардан нәрсәсе белән аерылып тора? Әлеге сорауларга җавапларны Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов бирде.
– Инсаф хәзрәт, иң элек җәрия сәдакасына билгеләмә биреп китик әле.
– Безне юктан бар кылып, барча җан ияләрен нигъмәтләндереп, кайгыртып торучы Раббыбыз Аллаһка мактауларыбыз булса иде!
«Сәдака» сүзенең тамыры өч хәрефтән тора – ص (сад), د (дәл), ق (каф) хәрефләре. Гарәп телендә бик күп сүзләр әлеге өч хәрефтән барлыкка килгән. Мисал өчен, садыйк – дус, садәәка – дуслык, әс-сыйддыйк – ышанычлы дигәнне аңлата. Шәригатьтә «сәдака» сүзе – күңелнең чисталыгы, пакълыгы, сафлыгы һәм ихласлыгы турында хәбәр итә. Сәдака ихлас күңелдән икән, димәк, Аллаһы Тәгалә аны кабул итә. Кемнедер үзеңә каратыр өчен, ягъни шул кешедән файда күрер өчен бирелгән бүләк сәдака була алмый. Сәдаканы бирәсең икән, ул кешедән рәхмәт тә, әҗер дә, ниндидер файда да көтәргә кирәкми. Бир һәм шунда ук оныт! Һәр сәдака кешеләрнең Патшасы – Аллаһы Сөбһәнә үә Тәгалә ризалыгына ирешер өчен бирелергә тиеш.
«Җәрия» сүзен гарәпчәдән тәрҗемә итсәк – «агым», «агу» дигәнне аңлата. Ягъни туктаусыз агып торган елга кебек, җәрия сәдакасы да туктамый аккан сәдака була.
Мөхәмммәд пәйгамбәребез (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) әйтте: «Кеше вафат булганнан соң калдырган нәрсәләрнең иң хәерлесе шул өч нәрсә: үзе өчен дога кылучы изге бала, савабы үзенә ирешеп торган сәдака һәм үзеннән соң гамәл кылынган гыйлем». (Сөнән Ибн Мәҗә)
Әлеге хәдистән шуны аңларга була: җирдә кылган изге гамәлләре өчен, бу дөньяны калдырып киткәч тә, кешегә өзлексез әҗер-савап язылып торачак. Мисал өчен, бер кеше мәчет яисә мәдрәсә төзеде ди, яисә кое казыды, кешеләргә сусауларын басар өчен берәр чишмәне тернәкләндерде ди, яисә башкаларга да йөрергә уңайлы булсын дип, юл салды ди. Менә болар барысы да кулланышта булган дәвердә әлеге кешегә хәтта үзе бакыйлыкка күчкәннән соң да җәрия сәдакасы барачак.
Инвестициянең нәрсә икәнен бар кеше дә аңлый бит инде. Халыкка инвестицияләр турында сөйлиләр, акчаларны кайда салырга, нинди кыйммәтле кәгазьләр сатып алырга һәм башкалар хакында... Кайсы гына социаль челтәрне ачма, анда кемдер безне ничек күбрәк акча эшләргә кирәклеге турында тырышып-тырышып өйрәтә. Бүгенге көндә ул мөселманнар арасында да киң таралыш алган. Ә менә иң яхшы инвестиция ул – үзеңнең ахирәтеңә. Гади тел белән аңлатсаң, җәрия сәдакасы – ахирәт өчен иң яхшы инвестиция була да инде.
– Шулай ук бу хәдистә беренче булып телгә алынган изге бала хакында да аңлатып үтсәгез иде.
– Тәннән җан аерылган мизгелдә кешенең гамәл дәфтәре ябыла, иллә мәгәр өч нәрсәдән башка. Хәдистә әйтелгәнчә, шуларның беренчесе – изге тәрбияле бала. Ягьни ул, һәрдаим әти-әнисе өчен Аллаһтан ярлыкау сорап, дога кыла, алар исеменнән изгелекләр эшли: сәдака тарата, мөмкинлеге булса хаҗ да кыла ала. Тагын шунысын да истән чыгармаска кирәк, бала – ата-анасына, ата-ана баласына дога кыла икән, ул һичшиксез кабул була. Монда бик тә игътибарлы булырга кирәк, чөнки доганың бит кабул булу шартлары да бар. Тагын бер хәдистә китерелгәнчә: «Бер кеше чүлдә барганда, кулларын күтәреп, Аллаһтан ялварып дога сорый. Пәйгамбәребез (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) әйтә: «Аның кигән киеме – хәрам, ашаган ризыгы – хәрам, бөтен тормышы – хәрам. Ничек Аллаһы Тәгалә аңа җавап кайтарсын?» – ди». Ягъни кешенең тормышындагы хәрам әйберләр Аллаһның җавап бирүенә киртә булып тора, эшләгән гөнаһлары аны Аллаһның рәхмәтеннән ерагайта. Әмма шуны аңларга кирәк: кеше нинди генә халәттә булмасын, әгәр дә ул ихлас күңелдән әти-әнисе өчен нәрсәдер сорап дога кыла икән, хәтта шушы кешегә дә Аллаһы Тәгалә җавап кайтара. Сораганны Ул кеше сәбәпле генә түгел, ә шушы доганы хөрмәт итү йөзеннән дә кабул итәргә мөмкин. Раббыбыз каршында дога зур дәрәҗәгә лаеклы. Шуның өчен Аллаһ Раббуль Гыйззә гөнаһлы кешенең дә догасын кабул итә.
Шулай ук дога әдәпләренә дә бик игътибарлы булырга кирәк. Ата-аналарның, балаларның бер-берләрен орышып әйткән сүзләрен дә Аллаһ кабул итәргә мөмкин, гәрчә алар начарлык теләп әйтмәсәләр дә. Шуның өчен адәм баласы һәрчак сүзен үлчәп сөйләргә тиеш. Аеруча ачуланган вакытта, аңы томаланып, нәрсә әйткәнен колаклары ишетмәс дәрәҗәгә җитсә дә, йөрәгеннән чыккан сүзләренең кабул булу ихтималы зур. Моннан котылу чарасын да атап үтәсем килә. Ачу чыгып, телгә килгән начар, ахмак сүзләрне хәерле сүзләргә алмаштыру мөһим. Ничек кенә кыен булмасын, тырышырга кирәк. Мисал өчен, кемнедер орышканда, әйтәсе килгән гөнаһлы сүзләр урынына «Аллаһы Тәгалә синең ризыгыңны мул итеп бирсен! Малыңны арттырсын! Бәхетеңне тагын да өстәсен!» кебек изге теләкләргә алмаштырсагыз, үзегезне үкенүдән һәм гөнаһлы булудан сакларсыз, ин шәә Аллаһ.
– Әңгәмәбез башындагы җәрия сәдакасы хакында тагын ниләр өстәп әйтә аласыз?
– Алда әйтелгән хәдисендә пәйгамбәребез (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) кеше өчен вафат булганнан соң да өч файдалы нәрсәне атады бит инде. Шуның икенчесе – җәрия сәдакасы була. Аның туктаусыз кеше файдасына акканын да ачыкладык. Бу төр сәдакага нәрсәләр керә соң? Бу хакта Әбү Хөрәйрәнең (радыйАллаһу ганһү) хәдисләрендә дә китерелә. Әлбәттә мәчетләр, мәдрәсәләр төзү, мосафирларга юлда туктап ял итү урыннары булдыру, Коръәни Кәримне бастыруга үз өлешеңне кертү, юллар салу, коелар казу, ятимнәр йортларына ярдәм итү. Гомумән, кеше файда күрердәй һәр нәрсә – сәдака җәриядән санала. Шулай ук шәһәребездә дә, районда да күркәм гадәт – агачлар утырту бар бит, әлһәмдүлиЛләһ. Бу да сәдака җәриядән барачак. Ягъни изгелекнең ысуллары бик күп. Минем танышларым арасында юл салучылар да бар. Мин аларга гел әйтәм: «Ниятегезне изге кылыгыз. Ниятегез Аллаһ ризалыгы өчен булса, Ул сезгә әҗер-савабын насыйп итә. Чөнки барлык эшләрне Раббыбыз ниятләребезгә карап бәяләячәк». Нинди генә хәерле эш-гамәлгә карама, барысы да бихисап әҗер-савапка лаеклы.
– Хәдистә әйтелгән өченче нәрсә – ул кешенең үзеннән соң гамәл кылынган гыйлем.
– Үзеннән соң гамәл кылынган гыйлем – кешенең башка берәүне дөньясы яисә ахирәте өчен, шулай ук җәмгыять өчен дә файдалы һөнәргә, гыйлемгә өйрәтеп калдыруы. Кемнәрдер гыйлемне дөньяви һәм дини фәннәргә бүлә. Әмма Аллаһы Сөбһәнә үә Тәгалә пәйгамбәребезгә (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) иңдергән иң беренче аятьләренең берсендә әйтә: «Без кешене белмәгән әйберләргә өйрәттек», – ди. Моннан шуны аңларга була: димәк, барлык фәннәр дә Аллаһтан. Табиб, укытучы, инженер һәм башка шундый һөнәрләр – барысы да кешеләр өчен, җәмгыять өчен файдалы.
– Үлгән туганнар исеменнән җәрия сәдакасын биреп буламы?
– Була. Мөмкинлеге булганнар газиз әти-әниләре, туганнарына багышлап мәчетләр төзиләр яисә мәчет төзелешендә алар исеменнән катнашалар. Сәдаканың әзе-күбе юк. Һәркем бер генә кирпеч биреп булса да үз өлешен кертә ала.
Кыскача гына бер кыйсса сөйләп үтәм. Бер солтан мәчет төзергә ниятләгән һәм үзенең төзүчеләренә: «Шушы төзелештә берсеннән дә бернинди сәдака җыймагыз. Үземнең хәләл акчама гына төзим», – дигән. Мәчет төзелеп бетүгә, солтан өч көн рәттән бер үк төш күргән. Төшендә аңа берәү мәчетенә бер хатын-кызның исемен бирүен сорый. Солтанны бу төше гаҗәпкә калдыра. «Нинди хатын-кыз ул, ник аның исемен бирергә?» дигән сораулар борчый аны. Һәм ул мәчет төзүчеләргә төшен сөйли. Аларның берсе: «Авылда шундый исемле карчык яши», ди. «Әй, солтан, без беркемнән бер тиен алмадык. Кызу гына бер көнне әлеге карчык безгә бер чынаяк су китерде дә: «Улларым, минем сезгә ярдәм итәрлек мал-мөлкәтем дә, байлыгым да юк. Шушы кызуда сезнең хәлегезне җиңеләйтер өчен салкын су алып килдем», – дип әйтте. Без шул суны эчеп сусауны бастык», – дип сөйләп бирә икенчесе. Аллаһы Тәгалә ихлас күңелдән су китергән карчыкның сәдакасын кабул итә. Кемдер миллион сум биреп тә әҗерен алмаска мөмкин, ә кемдер бер чынаяк су өчен әҗер-савапка ирешә. Пәйгамбәребез (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) үзенең бер хәдисендә: «Бөтен гамәл ниятенә карап әҗерен таба», – дигән. Дөнья өчен тырышучы, дөньясын алачак һәм шуннан арысын алмаячак. Ахирәт өчен тырышкан, Аллаһның әҗеренә, ризалыгына, рәхмәтенә ирешәчәк.
Кешеләргә зыян итә торган әйберләрне юлдан алып кую да сәдака. Хәдистә китерелгәнчә: «Көннәрнең берендә пәйгамбәребез (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) үзенең сәхәбәләре белән иде. Шулчак ул елмайды. Сәхәбәләр аннан сорадылар: “Йә, РәсүлүЛлаһ, син ни өчен елмайдың?” Пәйгамбәребез (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) әйтте: “Мин Җәннәт әһелләрен күрдем. Шуларның берсе – юлда яткан ташны, кешеләргә зыян булмасын дип, читкә алып куйды. Шул гамәле өчен Аллаһы Сөбһәнә үә Тәгалә аны җәннәтле итте”». Карап торышка гади генә гамәл. Әмма әҗере нинди зур – Җәннәт. Шуның өчен, кыенлыкка санамыйча, бер-беребезгә игелек итик. Без әйләнә-тирәбездәгеләр өчен файдалы, аларның күңелләренә шатлык китерә алырдай бәндәләр булырга тиешбез. Хәдистә дә әйтелә бит: «Кем үзенең кардәшен сөендерә – шул Аллаһның иң яраткан бәндәседер».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев