«Шәһри Чаллы»да иман дәресләре (4нче дәрес)
Нәкъ җирдәге Кәгъбә өстендә күктә дә хаҗ кыла торган Кәгъбә бар. Аңа һәркөнне 70 мең фәрештә керә, аннан чыккач кире беркайчан да керми.
Газетабызның дин һәм тормыш рубрикасында иман дәресләрен бирүне дәвам итәбез. Узган дәрестә иманның икенче баганасы – фәрештәләргә инану турында өйрәнә башлаган идек. Бүгенге дәрестә әлеге багананы дәвам итеп, җеннәр, шайтаннар турында да карап үтәрбез, Аллаһның ярдәме белән.
Икенче багана – фәрештәләргә ышану (дәвамы)
Узган дәрестә әйткән идек, фәрештәләр нурдан яратылган. Алар бихисап күп, төгәл санын Бер Аллаһ кына белә. Шулай ук һәр фәрештәнең вазыйфасы хакында да шактый яздык. Шуны дәвам итеп:
Хамәләт әл-Гарш – Аллаһның утыргычын (тәхетен) тотып торучы сигез фәрештә. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, бер фәрештәнең колак йомшагы белән җилкә арасын кош 700 ел очар иде. Фәрештәнең зурлыгын чамалыйсызмы?
Хазанәт җәннәт вә җәһәннәм – Җәннәт белән Җәһәннәмдә булган гамәлләр өчен җаваплы фәрештәләр. Җәннәттә мөселманнарга бик күп фәрештәләр хезмәт итәчәк.
Ридван – Җәннәтне саклаучы фәрештәләрнең башлыгы.
Мәлик – Җәһәннәмне саклаучы фәрештәләрнең башлыгы.
Зобаный – Җәһәннәмне саклаучы фәрештәләр (алар 19).
Тагын бик күп гамәлләрне башкаручы фәрештәләр бар, саный китсәң, санап бетергесез. Ана карынындагы яралгыга җан өрүче фәрештәләр, алар баланың маңгаена туар һәм үләр көнен, бәхетен һәм бәхетсезлеген, гомумән, Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән бу җирдә үтәсе язмышын да язарлар. Шулай ук кешене бәла-казалардан саклап йөртүче фәрештәләр дә бар.
Фәрештәләрнең гыйбадәте:
1. Аллаһы Тәгаләгә зикер әйтәләр.
2. Рәт-рәт тезелеп басып намаз укыйлар, рукугъ-сәҗдә ясыйлар.
3. Күктә хаҗ кылалар.
Нәкъ җирдәге Кәгъбә өстендә күктә дә хаҗ кыла торган Кәгъбә бар. Исеме Бәйтүл әл-Мәгъмур. Хәдис: «7 кат күктә Пәйгамбәребезгә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) Бәйтүл әл-Мәгъмурны күрсәттеләр. Ул: “Бу нәрсә?” дип сорады Җәбраилдән (галәйһис-сәләм). Җәбраил (галәйһис-сәләм) әйтте: “Бу Бәйтүл әл-Мәгъмур”, аңа һәркөнне 70 мең фәрештә керә, аннан чыккач кире беркайчан да керми (башка яңа фәрештәләр керә)» (Бохари Мөслим). Уйлап карагыз, көн дә 70 мең фәрештә һәм бер генә фәрештә дә кабат анда кермәячәк!!! Менә шуннан чамаларга була инде аларның күплеген.
4. Аллаһы Тәгалә каршында бик каты куркып, тетрәп торалар. Дәлил: «... шулай булса да Аллаһудан куркып түбәнчелек кылучылардыр» (21нче «Пәйгамбәрләр» сүрәсе, 28 аять).
Алар кыяфәтләре һәм зурлыклары белән бер-берсенә охшамаган. Аларның Аллаһы Тәгалә каршында биләгән дәрәҗәләре дә төрле. Моңа Аллаһның киләсе сүзләре дәлил: «Җәбраил фәрештә әйтте: “Безнең арабызда фәрештәләрнең һәрберсенә билгеләнгән гыйбадәт урыны бардыр”» (37нче «Сафларга тезелгәннәр» сүрәсе, 164 аять).
Кешеләр дә юкка гына фәрештәләрне – күркәм, ә шайтаннарны ямьсез затлар итеп күз алдына китермидер. Төскә чибәр кешеләрнең фәрештәләр белән чагыштырылуы да юктан чыкмаган. Мәсәлән, Коръәндә әйтелүенчә, Йосыф пәйгамбәрнең (галәйһис-сәләм) матурлыгына таң калган хатыннар: «Бу бит кеше түгел, бу ‒ асыл фәрештәнең үзе!» ‒ дип әйткән (12нче «Йосыф» сүрәсе, 31 аять).
Фәрештәләр дә кешеләр кебек үлемне татырлар. Моңа 28нче «Хикәя» сүрәсенең 88 аяте дәлил булып тора: «... Аллаһудан башка һәрнәрсә һәлак булучыдыр...».
Җеннәр
Фәрештәләрдән соң Аллаһы Тәгалә җеннәрне бар кылган. Коръәндә әйтелгәнчә, алар уттан яратылган. Фәрештәләр Аллаһка карышусыз булсалар, җеннәр исә асыллары, рәвешләре белән кешегә охшаган. «Җен» сүзе «яшеренгән, күзгә күренми торган» дигәнне аңлата. Бу исем аларга кешегә күренмәгәнлекләре аркасында бирелгән. Без җеннәрне күрмәсәк тә, алар безне күрәләр.
Җеннәр цивилизациясе җирдә беренче кеше Адәм барлыкка китерелгәнгә кадәр үк ике мең ел элек хөкем сөргәннәр. Үзләренең кан коеп, җирдә бозыклык таратып, гөнаһка батып яшәүләре аркасында, Аллаһның әмере буенча, фәрештәләр гаскәре җеннәрнең дөньясын тар-мар китереп, юк иткәннәр.
Җеннәрнең сыйфатлары
Аллаһы Тәгалә җеннәрне дә Үзенә гыйбадәт кылыр өчен генә барлыкка китергән. 51нче «Әз-Зарият» сүрәсенең 56нчы аятендә бу хакта болай диелгән: «Кеше илә җенне халык кылмадым, мәгәр Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә халык кылдым». Кыямәт көнендә алар да кешеләр белән беррәттән Аллаһ каршында җавап тотачак.
Җеннәр дә кешеләр сыман иманлы һәм имансыз булалар. Имансызлары шайтаннар дип атала һәм Иблис гаскәрен тәшкил итәләр. Иманлы җеннәр исә гомерләрен Аллаһка гыйбадәттә үткәрәләр. Кешеләр тормыш алып барган кебек, җеннәр дә никахлар укытып, гаиләләр корып, балалар табып, ашап-эчеп, кыскасы, үзләренең ихтыяҗларын үтәп, гомер итәләр. Хәдисләрдә укып беләбез: җеннәр сөякләр һәм тирес ашап тукланалар. Алда әйтелгәнчә, без җеннәрне күрмибез, ә алар безне күрә. Кыямәт көнендә бу хәл үзгәрәчәк, ягъни кешеләр җеннәргә күренмәс булып, җеннәр кешеләргә күренә башлаячаклар.
Шулай ук Аллаһы Тәгалә җеннәргә кешедә булмаган үзенчәлекле сәләтләрне дә биргән. Беренчедән, алар төрле кыяфәткә керә алалар. Мәсәлән: казнаны саклаганда Әбү Хурайраның кеше рәвешендәге шайтан белән сөйләшүе турындагы риваять бар. Икенчедән, җеннәр зур тизлек белән хәрәкәт итә алалар. Моңа Бәлкыйс патшабикәнең тәхетенә кагылышлы риваять дәлил булып тора. Пәйгамбәр Сөләйман (галәйһис-сәләм) үзенә буйсынучы җеннәрдән сараена Бәлкыйснең тәхетен китерергә таләп иткәч, аларның берсе болай дип җавап кайтарган: «Син утырган урыныңнан торганчы мин ул тәхетне алып килермен...» (27нче «Кырмыска» сүрәсе, 39 аять). Өченчедән, җеннәр күкләргә күтәрелә алалар. Изге Коръәндә бу хакта җеннәрнең сүзләре китерелгән: «Без күк тарафына менгән идек, күкне көчле сакчы фәрештәләр вә атылучы ялкынлы йолдызлар белән тутырылган таптык» (72нче «Җен» сүрәсе, 8 аять).
Шайтан
Шайтан сүзе гарәп телендә «каршы күтәрелгән, дошманлашкан» дигән мәгънәне аңлата. Ул ямьсез, куркыныч кыяфәтле зат. Аның Иблис дигән исеме дә бар. Риваятьләргә күз салсак, фәрештәләр җеннәр цивилизациясен юк иткәч, бер исән калган җенне табалар һәм үзләре белән күккә алып менәләр. Аны Газазил дип атыйлар. Аңа бик күп белем бирәләр. Әмма ул тәкәбберлек күрсәтә – Бөек Раббыбызның әмерен үтәми, Аңа буйсынудан баш тарта. Аллаһ аны мәңгелеккә рәхмәтеннән мәхрүм итә. Шул мизгелдән ул Иблис дип йөртелә башлый. Ул «Аллаһның рәхимлегенә өмет өзгән» мәгънәсенә ия. Иблис өчен җәннәт ишекләре мәңгегә ябылгач, ул кешеләрне төрле ысуллар белән аздырачагын вәгъдә итә. Бу хакта Изге Коръәндә әйтелгән: «Янә аларны аздырмак өчен алларыннан, артларыннан, уңнарыннан вә сулларыннан килермен. Шуннан соң аларның күбрәген шөкер итүчеләрдән тапмассың» (7нче «Пәрдә» сүрәсе, 17 аять). Шул сәбәпле кеше белән шайтан арасындагы каршылык кыямәт көненә кадәр дәвам итәчәк.
Дәвамы бар.
Алинә Баһаветдинова әзерләде
Фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев