Тәкәбберлек каян килә?
«Бу дөньяга һәр кеше тигез булып туа, үлгәндә дә тигез үлә. Ни өчен тигез яшәми икән?...»
Кешенең тәкәбберләнгәнен күрсәм, каян чыга микән мондый дорфа кыланыш дип аптырыйм. Бу яман күренешне күңелдә яралтырга нинди уй-хисләр этәрә микән? Гөнаһларның башында тәкәбберлек, үзеңне әллә кемгә куеп, масаю ята. Тәкәбберлек – кешенең күңелендә, җанында барлыкка килгән бер авыру – үзеңне кешеләрдән өстен күрү һәм хаклыкны инкарь итү. Моның начарлыгын белү бер хәл, ә аны үзеңдә тыя алу – икенче.
Өлкән яшьтәге танышымның күптән әйткән сүзләрен еш искә алам. Чүп багында актарынып торган кешене күргәч, шактый гына сүзсез уйланып торды да: «Бу дөньяга һәр кеше тигез булып туа, үлгәндә дә тигез үлә. Ни өчен тигез яшәми икән?...» – дип сорап куйды. Бу сүзләр минем күңелемә уелды. Ягъни һәрберебез дөньяга ялангач килеш туа, үлгәндә дә бернәрсәсез китә. Әмма яшәүләре генә тигез түгел: кемнеңдер гомере чүплек арасында үтсә, кемдер туктый алмый байлык артыннан куа, ә кемдер үз намусына тугры булып яши бирә. Моннан чыгып шуны аңларга була, Аллаһы Тәгалә һәрбер бәндәсен мескен хәлдә яралта һәм мескен халәттә җанын ала. Шулай булгач, ник соң алар яшәгәндә дә үзләрен түбәнчел итеп тотмыйлар? Бердән-бер гомерләрен масаеп пыр тузып талашуга, юкка акыру-кычкыруга, үзләрен әллә кем дип уйлап тәкәбберләнүгә, үпкә саклауга, үчләшүгә, араларны бозуга, башкаларныкыннан яхшырак булсын дип комсызлануга сарыф итәләр. Кем соң без шулай кыланырга? Аллаһ каршында бит барыбыз да тигез – шул ук түбәнчел мескен затлар. Раббыбызның һәр кешене кимчелекле итүе дә алар үзләренең көчсезлекләрен, түбәнлекләрен тояр, аңлар өчен. Ә кеше үзенең никадәр түбән зат икәнлеген уйлап та карамый, киресенчә, масая гына. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) хәдисендә: «Әгәр дә кешенең күңелендә тузан бөртеге хәтле генә тәкәбберлек булса, ул җәннәтнең исен дә сизмәс», – дип әйтә. Уйлап карагыз, исен дә сизмәс, ди, монда җәннәткә керү турында бөтенләй сүз дә була алмый. Аллаһ тәкәбберләрне яратмый. Җир йөзендә иң беренче гөнаһ та тәкәбберлек аркасында булган.
Раббыбыз иң элек фәрештәләрне нурдан ярата. Соңрак җеннәрне бар кыла. Алар уттан яратылсалар да, Аллаһ аларга акыл, шулай ук изгелек белән явызлыкны сайлау мөмкинлеге дә бирә. Газазил исемле җен башкалардан үзенең тырышлыгы һәм гыйлеме белән аерыла. Аның дәрәҗәсе күтәрелә: ул дөнья күкләренең сакчысы булып тора. Гыйлем ягыннан ул фәрештәләрне дә уза. Газазилнең дәрәҗәсе көннән-көн үсә. Күкләрдәге барча җан ияләре дә аны хөрмәт итә. Әмма соңрак аның күңелендә тәкәбберлек авыруы барлыкка килә. Бу авыру көчәйгәннән-көчәеп, хәтта ул үзен Аллаһтан кала иң югары зат дип хис итә башлый. Газазилнең дәрәҗәсен күзалларга кирәк. Ул ниндидер илнең яки җирнең генә башлыгы булмый, ә бөтен галәмнең сакчысы була. Шуннан соң Аллаһ балчыктан кешене бар кыла. Һәм барысына да хөрмәт итү йөзеннән Адәмгә сәҗдә кылырга (баш ияргә) әмер бирә. Барлык фәрештәләр сәҗдә кылалар, тик Иблис-Газазил генә баш тарта, ул тәкәбберләнә һәм кәфер була. Аллаһ: «Ни өчен Адәмгә сәҗдә кылмадың?» – дип сорагач, Иблис: «Мин аңа караганда яхшырак. Чөнки Син аны балчыктан, ә мине уттан яраттың», – дип җавап бирә. Бу сүзләрдә тәкәбберлекнең нигезе була – үзеңне башкалардан өстен күрү.
Тәкәбберлек чирен ничек дәваларга соң? Иң беренче – Аллаһны тану, бу дөньяны Аллаһ биргәнен һәм шушы дөньяга тууыбыз да Аның рәхмәте белән генә булуын аңлау. Үлгәннән соң да Аңа кайтуыбызга ышану. Әгәр кеше тәкәбберлек белән үлсә, җәннәткә керә алмаячак. Ихласлык белән намаз укып кына бу чирдән котылып буладыр.
Әйтәсе килгән сүзем шул: тәкәбберләнеп гүзәл дөньябызны ямьсезләмик, ачуланышып, үчләшеп, үпкәләшеп йөрмик. Болар бит барыбер яхшыга алып бармый. Берәүгә дә Аллаһ ике гомер бирмәгән. Бер генә яшибез. Гомеребезне заяга уздырмыйк. Күбрәк елмаеп яшик. Чөнки елмаю – ул сөннәт гамәл. Аллаһы Тәгаләнең Илчесе еш кына һәм чын күңелдән елмая торган булган. Елмаю бик гади гамәл булса да, аның файдасы һәм әҗере бик зур. Мөхәммәт Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) хәдисендә: «Кардәшеңә елмаю да сәдака була», – дигән. (Тирмизи)
фото: https://islam.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев