Төшләргә карата дин әһелләре ничек карый?
«Төш кенә бит бу», – дип, күңелне юатсак та, үзебез дә сизмәстән, аннан мәгънә, кисәтү, билге эзли башлыйбыз без. Төшләр ни турында сөйли? Начар төшләр керсә нәрсә эшләргә? Бу һәм башка сорауларга җавап табар өчен без Чаллының «Җәмигъ» мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтовка мөрәҗәгать иттек.
– Төшләр өч төрле була дип әйтәбез. Беренчесе – Аллаһы Тәгаләдән булган төшләр, икенчесе – кешенең көне буена җыелган борчу-хәсрәтләре төшләрендә чагылуы һәм, өченчесе – шайтаннан булган төшләр. Гомумән, бөтен төшләрне бары тик яхшы якка гына юрау дөрес. Әйтергә кирәк, Исламда Мөхәммәт ибн Сирин исемле бер кеше булган, ул төшләр юраган. Аның җыентык китапларында мондый фикер бар: «Әгәр дә кеше төштә үлем күрсә, ниндидер бер зур гөнаһ өчен үкенү тоячак икән. Ә төшендә үзен үлми торган итеп күрсә, димәк, аның әҗәле якынайган», диелгән. Әгәр дә кеше төшендә әнисен, я әтисен тере килеш күрсә, бу кешенең борчу-мәшәкатьләре таралыр, ди. Аннары шуны әйтеп үтәсем килә: күпләребез төштә мәетнең әйбер бирүеннән куркабыз. Моңа да Мөхәммәт ибн Сириннең үз аңлатмасы бар: төштә мәет сиңа үзеңнең яраткан әйбереңне бирсә, хәерлелеккә ирешәсең; төштә пычрак кием бирсә – гөнаһка батачаксың; мәет ризык бирсә – көтмәгән җирдән ризык киләчәк; ә инде бал бирсә – зур мөлкәткә ия булырсың; мәетне елмайган килеш күрсәң – аңа гөнаһлары гафу ителгән; ә инде, киресенчә, ачулы бит белән күрсәң – бу күргән кешегә бер үгет-нәсихәт булып тора; үле кеше җитәкләп алып китсә, кеше төшендә мәеткә каршы килә алмаса – аның инде үлеме якынайган, ди. Ә инде мәет белән төштә сөйләшеп торсаң, бу кешенең гомере озын булыр, диелгән. Мондый төшләр ниндидер бер хәбәр дә булырга мөмкин һәм моның 100 процент шулай булачак дип, ышану кирәкмәс. Киләчәкне бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә! Аннары шуны әйтәм: төшләр безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан вәгазь буларак та җибәрелергә мөмкин. Шунысы бар: ниндидер төшләр күрү сәбәпле, кеше мәчеткә барып хәер бирәм ди икән, монда да изге ният булу мөһим. Бу Аллаһы ризалыгы өчен эшләнергә тиеш, кешелеккә шулай ук изгелеккә омтылып торырга һәм гамәлеңне эшләгәндә ниятеңне тикшерергә кирәк! – дип аңлатты Мөхәммәт хәзрәт.
Гөлия Ибатуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев