Ураза тәнне сихәтли!
Ач торган вакытта кандагы шикәр күләме кими.
Изге Рамазан аеның беренче атнасы үтеп тә китте. Мәгълүм булганча, бу гыйбадәтнең тәнебезгә тәэсире дә бик зур. Түбәндә нәкъ менә шул хакта әңгәмә корып алырбыз. Сорауларыбызга «МедХан» клиникасы баш табибы, үзе дә дистә еллар ураза тотучы дин кардәшебез, Хан Умар Хаят җавап бирер.
– Умар Хаят, ураза организмга нинди йогынты ясый?
– Дөньяның төрле илләрендәге 50 мөселман һәм диндә булмаган тикшеренүчеләр уразаның медицина күзлегеннән этикасын тулаем өйрәнеп чыктылар. Аларның фикере буенча, кеше ризыктан вакытлыча баш тартып, ашказаны-эчәк системасына, бавырга, бөерләргә һәм, гомумән, организмга ял бирә. Бу чорда организм эшкәртелгән күзәнәкләрдән арына, нәтиҗәдә иммун системасы тулы куәтенә эшләп китә. Шулай ук ач торган вакытта кандагы шикәр күләме кими. Бу исә тазару процессын, диабет авыруының икенче төрен булдырмый калырга ярдәм итә. Аерым бер вакыт ризык кулланмаганда хәтер дә яхшыра, укуга сәләт тә арта дигән фикерләр дә бар.
– Ураза авырлыкларсыз үтсен өчен туклануга игътибар итү мөһимдер?
– Һичшиксез. Дөрес туклану – ул организмны нормада тотучы иң мөһим алшартларның берсе. Ураза тотучыларга мин иң элек сәхәр вакытында боткалар ашарга киңәш итәм. Чөнки алар озак эшкәртелә һәм шул сәбәпле кешене ярты көнгә җитәрлек энергия белән тәэмин итә. Аеруча карабодай, солы, арпа ярмаларына өстенлек бирергә кирәк. Әлбәттә инде табында ит ризыклары да булырга тиеш. Аларны яшелчәләр белән ашасаң яхшы. Шул рәвешле ит тизрәк эшкәртелә. Аксымны эремчек, йомыркадан да алырга мөмкин. Шуны да исегездә тотыгыз: ифтарда тозлы, борычлы, ысланган азык-төлек, кыздырылган камыр ризыкларын ашасагыз организм шок кичерергә мөмкин. Аларга тотынганчы аш эчеп алу яхшы булыр.
– Авыз ачканда, башта бер стакан су эчеп кую файдалы диләр...
– Бик дөрес. Ашарга 20-30 минут кала су эчү тоз кислотасын яхшырта һәм шуңа ризык тиз үзләштерелә. Гомумән, организмдагы бөтен химик процесслар су катнашында бара. Иң мөһиме – газлы һәм баллы сыеклык гына кулланмаска кирәк. Чөнки андый эчемлекләр, кандагы шикәр күләмен арттыру сәбәпле, гел тамакны киптереп торачак. Гадәттә, сәхәрдә күп итеп су эчеп булмый, шуңа да аның күп өлешен авыз ачканда эчү дөрес булыр. 1 кг авырлыкка 30 мл сыеклык эчәргә кирәк диләр. Шуннан чыгып исәпләсәк, 60 кг авырлыктагы кешегә, мәсәлән, көн дәвамында 1,8 литр су кирәк.
– Уразада көндез черем итеп алу да хәл кертә дигән фикер бар.
– Әлбәттә. Галимнәр сүзләренә караганда, көндезге 30 минутлык черем итеп алу төнге 2 сәгатьлек йокыга тиң. Динебез буенча да төш вакытында ятып, хәл җыеп алу сөннәт гамәлләрдән санала.
– Авырган кеше ураза тота аламы?
– Дәваланмый һәм дарусыз торалмый торган чир белән авырган кеше бу гыйбадәттән азат ителә. Тик бу очракта аңа уразасының һәр көне өчен, мөмкинлегеннән чыгып билгеле, фидия түләү бурычы йөкләнә. (автордан: Дин белгечләре, Мөхәммәд пәйгамбәребез вакытыннан ук билгеләнгән исәпләүгә нигезләнеп, быел фидия күләме 400 сумга тиң дип нәтиҗә чыгарды. Әгәр дә бәндәнең аны түләрлек мөмкинлеге юк икән, бу бурыч аның җилкәсеннән төшә. Ул үзе сәдакага тиешле була. Фидияне мохтаҗ, ярлы кешеләргә бирәләр. Аны ризыклата тапшырырга да мөмкин).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев