Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Экспресс хәбәрләр

Чаллының “Мастеровые” театрында тамашачы күрмәгән урыннар - видео

Театр хезмәткәрләреннән үзенчәлекле видео.

2 миллиард сумга төзелгән “Мастеровые” рус драма театры серләрен ачты. Хезмәткәрләре Михаил Купрыгин һәм Михаил Матвеев "Мастеровые" буйлап видеосәяхәт ясады. Анда моңарчы беркемгә билгеле булмаган, күренмәгән урыннар күрсәтелә.

“Мастеровые”ның амфитеатрында 182 урын, партерда – 177, балконда - 89. Сәхнә параметрлары да иркен. Биеклеге - 6,8 метр, киңлеге - 11,5 метр. 

Моннан тыш, театрда 136 кеше сыйдырышлы кече зал да бар. Балалар турында да онытмаганнар. Алар өчен 30 урынлы зал ясаганнар. VIP-бүлмә, кафе, буфет... Теарт, гомумән, сихри бер дөнья сыман. Машина йөртүчеләрне дә кайгыртканнар. Урамда 120 машина калдырырлык урын ясалган. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният театр