Ә авылда Сабан туе иде
Аянычлы язмыш.
Кисәк кенә төн уртасында уянып китте Галия. Нәрсә булганын үзе дә аңышмады. Йөрәге чәнечкәнгә аптырады ул – беркайчан да алай йөрәгем авырта дип зарланганын хәтерләми. Хәер, авыртмагач нигә хәтерләргә тиеш ди инде ул аны. Әллә ничек итеп, кисеп-кисеп авыртты аның йөрәге...
Кырыенда тыныч кына йоклап яткан ире Хәсәнне уятмаска тырышып, әкрен генә торып, кухняга атлады. Чәйнектәге кичтән калган, кайнап суынган суны үзенең яраткан, зәңгәр кыңгырау чәчкәләре төшерелгән чәшкесенә салып әкрен генә сусавын басты. Улы Азат алып кайткан иде аны – әнисенә бүләк!
Улы исенә төшкәч елмаеп куйды Галия. Аллаһы боерган булса, тиздән кайтып җитәргә тиеш инде Азаты. «Әни, Сабан туена өлгереп булмас ахры, бераз соңрак кайтырмын», – дип язган иде соңгы хатында.
Армия сафларында хезмәт итә аның Азаты. Исән-имин генә кайтсын инде ходаем. Әфган бит, якын җир түгел. Сугыш бара шул анда. «Әни, борчылма, мин монда ягулык ташыйм, әти сыман КАМАЗда йөрим», – дип язган иде хатларының берсендә.
Ии, ана йөрәге борчылмыймы соң инде? Сиздермәскә генә тырыша Галия. Аллага шөкер, күп калмады. Иртәгә авылда Сабан туе. Берничә көннән улы да кайтып җитәр боерган булса.
Үзе дә сизмәстән елмаеп куйды ул. Соңгы араларда бик диниләнеп китте әле. Уянган саен бисмилласын да калдырмый. Улы исән кайтсын дип, белгән догаларын да укыштыра.
Хәсәне дә бер сүз дә әйтми. Аллага шөкер, уңды ул иреннән. Эчми, тартмый. Чит-ятларга күз салмаганын ул гына түгел, бөтен авыл белә.
Яратышып өйләнештеләр алар. Хәсәне уңган-булган кеше булып чыкты. Колхоз ярдәме белән яңа өй салып керделәр. Кечкенә кызлары алтынчы класста укый, уртанчысы быел сигезне бетерә.
Хәсәне колхозда шофер, мактау тактасында икесенең дә зур итеп ясалган фотолары эленеп тора.
Үзе мактаулы сыер савучы. Элегрәк кул белән савып интегәләр иде. Хәзер инде берничә ел колхоз сыер фермаларына аппаратлар куйдырды. Рәхәтләнеп эшлә генә.
– Нәрсә, әллә инде эшкә торырга вакыт җиттеме? – дип Хәсәне дә торып утырды. Сәгатькә күз салып, аптырап Галиягә карады:
– Син нәрсә, авырмыйсыңдыр бит, иртә бит әле? Бу вакыттан нишләп торып утырдың? – дип, сораулы-аптыраулы карашын Галиягә юнәлтте ул.
– Әллә нәрсә тамагым кибеп китте әле, – диде Галия, дөресен әйтергә җөрьәт итмичә.
Калган суын эчеп бетерергә дип чәшкесен күтәргән җиреннән тагын йөрәге чәнчеп куймасынмы?.. Кулыннан чәшкесе төшеп тә китте, нәкъ урталайга ярылды да.
Хәсән тиз-тиз генә Галиясе янына йөгереп килде:
– Нәрсә булды?
– Белмим, йөрәгем кадап алды, – диде ул, ике күзен идәндәге чәшке ватыкларына төбәп. Искәрмәстән күзләреннән яшьләре атылып чыкты:
– Азатның бүләгеее, – диде ул сузып.
Ватыкларны кулына алып бер-берсенә куеп, ялгарга маташып карады. Ялганмады ике кисәк... Ул аптырап Хәсәнгә карады, ире дә мондый хәлдә хатынын ничек юатырга белмичә, икенче йомрыны күтәреп басып тора иде.
– Чәшке генә бит ул, борчылма, – диде Галиясенең башыннан сыйпап.
– Ят, әйдә, тиздән торасы була. Бүген бит инде Сабан туе да, – дип сөйләнә-сөйләнә хатынының кулыннан чәшке ватыкларын алып куйды ул.
Иртәнгә хәтле барыбер йоклап китә алмады Галия. Йөрәге урынында түгел иде аның.
– Сөенечкә генә булса ярар иде! – дип юрады ул Азатының бүләгенең шулай кисәк кенә ватылуын.
Сабан туе көнне колхозда ял көне түгел шул терлекчеләргә. Сыерларга синең бәйрәм көнең бар ни дә, юк ни. Аларны саварга, ашатырга, көтүгә куарга кирәк.
Эшләрен бетереп, өйгә кайтып, өйдәге мал-туарны караштыргалаганчы сәгать сигез дә тулды. Кош-кортларга бодай сибеп Хәсән дә кулларын юып, өстәл янына килеп утырды. Кызлары инде бүген өйдә түгел, Хәсәннең түбән очтагы сеңлесендә кунакта иделәр. Аларның да ике кызлары бар. Бергә Сабан туена төшәбез дип, кичтән үк алып киткәннәр иде кызларны. Шуңа бүген вак-төяк йорт эшләре икесенә калды.
Хәсән бәйрәмгә кияргә дип алган аклы-зәңгәрле буй-буй күлмәген киеп куйды. Галия кыш көне каладан алып кайткан яшел күлмәген үтүкләп кенә бетергән иде, урамдагы шау-шуга колак салды. Икәүләшеп урамга чыктылар.
Ниндидер чит машина капка төпләренә килеп туктады. Машина артыннан бик күп авылдашлары ияреп килгән. Машинадан берәм-берәм аркаларына автоматларын аскан солдатлар төшә башлады. Галия аптырап бер Хәсәнгә, бер янына килеп баскан рәискә карады.
Солдатлар ипләп кенә машинаның кузовын ачтылар.
– Нык булыгыз, – диде колхоз рәисе Әбүзәр. Үзе күзләрен яшерде. Хәсән белән Галиягә карамыйча, сүзләрен җиргә карап әйтте.
Цинктан эшләнгән табутны солдатлар әкрен генә җиргә төшерделәр. Галия белән Хәсән бер-берсенә тотынышып катып калдылар. Халык җыелганнан җыела барды. Ә авылда бүген Сабан туе иде...
Рәзиф Дәүләт Бикбаулы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев