Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хикәяләр

Җан ярасы

Хәтирә карчык бүген дә чал башын аска иеп, иске итекләрен кыштырдата-кыштырдата, хәлсез аякларын көчкә сөйрәп өеннән чыгып китте.

Ни арада көн кичкә авышкан диген. Көзге көннең бәрәкәте юк ла ул, менә генә таң атуы була, инде җирне эңгер-меңгер пәрдәсе капларга ашыга. Әй Ходай, бүген кемнәргә генә барып баш иясе инде? Күрше Әсма карчыкка керер иде, аның кунаклары бар, улы кайтты. Дәү машинасы белән бала-чагасын, бичәсен ияртеп дәррәү кайтып төшүләрен тәрәз читеннән генә күреп калды, ләбаса. Күршесенең кичәдән бирле әллә нишләп күңеле алгысынып тора иде, тикмәгә булмаган икән. Хәер, улы еш кайта аның. Ерак калада яшәсә дә, юл арасын санап тормый. Шикәрдән-майдан өзелгәне юк Әсма карчыкның. Наиле ташып кына тора. Игелекле бала булды ул. Хәтирәнең Ильясы белән бергә уйнап үстеләр, мәктәптә дә бергә укыганнар иде. Нишләп кенә аның улы шул кадәр мәрхәмәтсез булып үсте соң? Ходайның нинди юньсез сәгатендә туды микән соң бу бала?..

Хәтирә карчык шулай авыр уйларына бирелеп, күршесенең шау-гөр килеп торган җылы йорты яныннан әкрен генә узып китте. Әсма карчык оныкларын сөядер инде. Я булмаса, өстәл артында тәмләп чәй эчеп утырадыр. Ә аңа кемгә барып баш иясе, бүгенге төнне кайларда үткәрәсе соң? Әллә түбән очка, Гәрәйләргә төшәргәме? Аңлар ул, чыбык очы кардәш тиешле бит. Бичәсе дә мөлаем гына, караңгы йөз катканы юк. Комачауламас аларга Хәтирә карчык. Берәр почмакта урын бирсәләр, мыштым гына шунда төн чыгар да, иртән, авыл уянганчы, кире үзенә кайтып китәр. Ул кайтканчы Ильяс та айныган булыр. 

Карчык шулай ниятләп, кулындагы таягы белән түмгәкле, җайсыз көзге юлны капшый-капшый түбән очка юл алды. Бу вакытта аның үз йортында ут сүнгән, исерек улы пычрак киемнәрен дә салмыйча урын өстенә ауган һәм ямьсез гырлап йоклап ята иде. Бүген дә, гадәтенчә, “салып” кайтты ул. Күрше авылдан берәүгә мич чыгарырга барган иде. Эш беткәч, шешәдәшләр дә табылган, шактый утырылган. Өстерәп диярлек көчкә кайтарып куйдылар Ильясны. Хезмәте өчен хакы шул аның – шешә. 

Элек алай түгел иде. Ильясның да ду китереп дөнья көтеп йөргән чаклары бар иде, югыйсә. Тирә-якның бер чибәре Ләйсәнне үзенә караткан,  хатынлыкка алган егет бит ул. Тупырдап уллары да үсеп килә иде. Әллә нишләп кенә дөньялар көйсезләнде дә куйды шул. Хатыны киткәннән бирле, туктамый эчә Ильяс. Хәер, хәмер белән дуслыгы аңа кадәр үк башланган иде инде. Гаиләсен югалтуга да шул яшел шайтан, аны авызына алгач та баш калкыта торган холыксызлыгы сәбәп булды түгелме соң. 

Ильясны алтын куллы диләр. Чыннан да, кулыннан килмәгән эше юк аның. Балта эшенә дә, төзәтү-ремонтлауга, төзүгә дә кулы ята. Бу сәләте бер яктан бәхет китерсә, икенче яктан упкынга да этәрде шул. Шабашкага йөреп, кешеләргә йорт-кура төзеп, мич чыгарып акча эшли иде Ильяс. Эштән соң чәе дә, мәе дә була дигәндәй. Тора-бара аракы дигән зәхмәтне авызына алырга да ияләнеп китте ир. Ә аны каптыңмы, дөнья кире ягы белән әйләнә дә куя. Айнык чакта тыныч, сабыр холыклы Ильясны җен алыштырамыни. Исереп кайтып тавыш чыгарулар, хатынына кул күтәрүләр ешая башлагач, түзмәде Ләйсән. Елады-елады да, сабыен җитәкләп туган йортына кайтып китте. Курчак йорты шикелле, матур итеп бизәлгән төзек өйдә улы белән яше җитмештән узган карт анасы гына торып калды. Хатынга эләгә торган җәберләр анасына эләгә башлады, Ильяс дөньяга китергән газиз кешесенең баш өстендә йодрык уйнатудан да читенсенми торган булып китте...

...Бердәнберем дип өзелеп яратты, күз карасыдай саклап үстерде бит улын Хәтирә. Улы нәкъ мәрхүм иренә охшаган булып туды. Шундый ук кара күзләр, шундый ук бераз җәлпәк борын һәм ике як бит очында бәхет чокырлары. Соңарып кына кияүгә чыкты Хәтирә. Язмыш булгандыр, хәләле белән бер ел да яшәп кала алмады ул. Ире юл хәлакәтенә юлыгып, гүр иясе булды. Хатын йөрәк астындагы баласы белән зур дөньяда япа-ялгыз калды. Бүтән берәүгә дә күз төшермәде түгел, күтәрелеп карарга да базмады, ир затын тупсадан атлатмады хатын, гомерен улына багышлады. Хәләл көче белән, тир түгеп эшләп дөньяны өстерәп барды, Ильясын үстерим, кеше итим дип тырышты ул. Картаймыш көнендә ишектән-ишеккә йөрермен дип иң куркыныч төшендә дә күрмәгәндер ана. 

Бер бәхетсез – гел бәхетсез, дия торган иде мәрхүм әнкәсе. Улының гаиләсе таркалу белән, менә генә җайланып, үз агымына көйләнергә торган тормыш тагын челпәрәмә килде. Сабыр канатларын сындырырга ашыкмады юкса Хәтирә карчык. Улын юатып та, үгетләп тә карады. Ә Ильяс хәмергә көннән-көн ияләшә, аның саен кешелек сыйфатларын югалта бара иде. Исереп кайткан саен еш кына бер сәбәпсезгә тавыш чыгара, почмакта тын да алырга шүрләп утырган анасына җикеренә, сүгенә. Тора-бара карт анасын җилтерәтә-җилтерәтә куып чыгарырга, ул гына түгел, кечкенә яклаучысыз карчыкны авыр, каты йодрыкларын төйнәп сугып егарга да “көче җитә” башлады сәрхүшнең. Карчык күгәргән тәнен, йөзен кеше-карадан яшерергә тырышты. Яулыгын төшеребрәк бәйләде, күлмәкнең озынрак җиңлесен киде. Тән ярасына түзәрсең, бөтен сызлауларны кичерерсең дә, тик менә җан ярасына ничекләр түзмәк кирәк? Юк, каргамый ул игелексез, мәрхәмәтсез баласын. Җәберләүләрдән соң бары тавышсыз-тынсыз сулыгып-сулыгып елый гына. 

Инде бөтенләй кеше күзенә карарлыгын, гомере үткән үз нигезендә яшәрлеген калдырмады бит Ильяс. Карт ана исерек улы кайтуын дер калтырап көтә башлады. Капка тавышы ишетелү белән өйдән чыгып китү ягын карады. Төн кундыручы йорт эзләп, капкадан-капкага узган кичләре  бик еш була бит аның. Бүген дә менә кардәше Гәрәй йортына баш иеп барып керде. 

...Иртән Хәтирә карчыкны ятактан инде гәүдәсе суынган килеш таптылар. Карчык бу салкын тормыштан куырылган шикелле бөгәрләнеп яткан. Карт ананың газаплардан арган җаны тынычланып калган шикелле, йөзе нурланып, хәсрәт җыерчыклары язылып киткән төсле иде. 

Лилия Сираева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гыйбрәтле тормыш