Олы юлның тузаны
- Фәндәс, бүген Түбән Асыл Чакрый авылына менеп төшәрбез әле, авыл өстендә урман кырындагы басуга күз салырсың. Синең фикерең кирәк. - Фикер кирәк? Ниндие кирәк? Хәзер бирәм. - Чынлап әйтәм, Фәндәс. Анда бодай кортлый. Тулып килгән башаклар тирескә әйләнәчәк. - Минем рөхсәттән башка ничек кортлый инде ул? Хәзер менәм, җик...
- Фәндәс, бүген Түбән Асыл Чакрый авылына менеп төшәрбез әле, авыл өстендә урман кырындагы басуга күз салырсың. Синең фикерең кирәк.
- Фикер кирәк? Ниндие кирәк? Хәзер бирәм.
- Чынлап әйтәм, Фәндәс. Анда бодай кортлый. Тулып килгән башаклар тирескә әйләнәчәк.
- Минем рөхсәттән башка ничек кортлый инде ул? Хәзер менәм, җик "тимер атыңны".
***
...Фәндәс ун елдан артык инде Асыл Чакрый авылында агроном булып эшли. Үз эшен белеп башкара. Халык андый агрономнар турында йөз елга бер генә туа дип әйтергә ярата. Башка төрле дә сөйләнәләр. Әйтик, авыл карты ак сакаллы, калын кашлы Яркәй бабай: "Һай, чукынчык, шушы басу-кырлар уртасында гына туган егет инде ул", - дип еш кабатлый. Яркәй бабай Фәндәснең әтисе Ногман бабай белән дуслар. Гадәттә, шул дусты Ногманга мактый ул аны. Җыерчык баскан кулларын болгап-сырлап сөйли. Тегесе: "Мактама әле шул хәтле. Нәрсә эшләгән ул шулкадәр? Башкалар кебек үк белгәнен эшли, белмәгәнен ташлый", - дип, фронтташ дустын туктатып, сүзне тизрәк башкага борырга ашыга. Тик бер кызган Яркәй бабайны тиз генә туктатып буламы соң?!
- Чынлап гаҗәпләнәм мин ул синең улыңа, яшьти. Көне-төне басуында ята бит. Эт тә, бет тә калмый кайчак, юк, Фәндәс һаман шунда болганып йөри: карана, нәрсәдер уйлый, тикшерә. Холкына кара әле син аның?! Беркайчан да мин дип шапырынганы, үз кесәсенә салганы юк, кеше турында начар сүз сөйләмәс. Мин бу сүзләрне ихластан әйтәм, яшьти. Кайвакыт артыгын да кыланып җибәрә. Бераз үзе турында да уйларга кирәк инде аңа. Агроном башы белән үзе печәнсез калса кала, дус-иптәшләре, күрше-күләннәренә кирәк кадәресен бирмичә, өенә бер уч печән дә алып кайтмый инде, мин сиңа әйтим! Хәмитнең сәндерәсен тутыра бит ул башта. Аннары, хатыны елый башлагач кына, үзенә ташый башлый.
- Шундыйрак шул инде, Яркәй дус, берни эшләтеп тә булмый. Мин аңа бу турыда бер түгел, мең тапкыр әйтеп карадым. Әнисе дә, хатыны да әйтә - мәгънә юк. Үз кагыйдәләренә таянып яши, үз дөньясында...
***
Фәндәснең тагын бер асыл сыйфаты бар. Уен-көлкеле, мәзәкчән егет ул. Мәзәкләр сөйләп кеше көлдерми, ә сөйләү өслүбе, рәвеш-кыяфәте белән кешенең эчен катырып бетерә.
- Бер дә җитди була белмисең инде. Алай авыз ерып йөреп кенә яшәп булмый бу дөньяда, - дип сүгә әнисе Халисә абыстай.
Фәндәснең исе китми. Чөнки башында җил уйнамый ләбаса: алдагысы сызып-ясалып, билгеле бер калыпка китереп куелган. Барысы да шул калып буенча барса, Фәндәс бәхет атына менеп атланачак. Түбән очта Рәйханә исемле бер асыл кош яши - менә аның максат җимеше кем!
Рәйханә Фәндәстән ике яшькә өлкәнрәк. Кашыкка салып йотарлык чибәр дип әйтеп булмас булуын. Әмма сөйкемле сөяге бар. Ә иң әһәмиятлесе - акыллы, фикерләре нигезле, укымышлы. Усаллык та җитәрлек, кирәк чакта телләрен озынайтырга яратканнарны үз урынына утырта белә, үзен кимсетергә юл куймый. Шул ягы белән Фәндәснең күңелен яулагандыр да инде. Тормыш итәр өчен менә дигән хатын бит! Рәйханә үзе дә Фәндәсне ошата. Ошатмаслык егетмени?! Андый ир белән тормыш күңелсез булмаячак. Кыскасы, бәхет җырының сүзләре сырланган, көе язылган, сыздырып җырлап кына җибәрәсе. Тик бер "ләкин" бар. Халисә абыстайга җырның кушымтасы ошамый. Шушы урында Халисә абыстай турында бер-ике сүз әйтеп китү урынлы булыр. Ногман абый белән биш малай, бер кыз үстергәннәр алар. Ул малайларның, Фәндәстән кала, бөтенесенең дә хатыннары бар. Шул хатыннарга Халисә абыстай - кайнана. Берәм-берәм һәрберсенең җелекләрен эчеп чыкты ул киленнәренең. Тиз арада башка чыгып кына котылдылар. Уллары да, киленнәре дә. Кайнана белән килен арасындагы иң начар мөнәсәбәтләрнең үрнәк өлгесе шушы гаилә диварында гомер бакый эленеп торды.
Менә шунда, бөтен авылга даны таралган Халисә абыстай янына килен булып төшәргә тиеш Рәйханә. Халисә абыстайның бүтән киленнәре кебек, башка чыгып качып та котыла алмаячак - Фәндәс төпчек малай, төп нигездә калачак кеше. Рәйханә һәр гамәлен аек акыл белән уйлап эшли торган кыз. Күрәләтә елан кочагына кермәс. Хәер, аның кайнанасы да андый киленне үз оясына кабул итәм дип тормый торуын. Халисә абыстайга, беренче чиратта, киленнең улыннан ике яшькә өлкән булуы ошамый. Һәм баш ия белмәве...
***
Берчак шулай Хәмит Фәндәс янына килеп җиткән. Бергә укыдылар алар аның белән - сыйныфташлар, якын дуслар.
- Фәндәс, бер начар яңалык алып килдем сиңа.
- Сөйләп бак.
- Рәйханәне Аръяк Илдусына кияүгә бирәләр икән. Рәйханә ризалашкан, ди. Иртәгә кояш чыккач та кулын сорарга төшәчәкләр, ди.
Фәндәснең күз аллары караңгыланып китә. Тыштан берни сиздерми.
- Алай... Бигрәк иртә киләләр икән. Илдус ул вакытта йокы симертә бит гадәттә, караваты белән бергә ат арбасына салып алып киләләр микән әллә?
- Белмим анысын.
- Моңа юл куярга ярамый, Хәмит дус.
- Ярамый да бит... Нишлибез соң?
- Атыңны җик. Әзер тор. Кич белән, кояш батып, караңгы капкач та Рәйханә янына барабыз. Бүген үк!
- Аңладым... - ди Хәмит.
Скачать: ОЛЫ ЮЛНЫҢ ТУЗАНЫ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев