Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хикәяләр

Тук бүре - хикәя

«Бөтен гомерем тиз-тиз күз алдымнан үтте. Ярый үзем... Балалар жәл, әтиләре дә сугышта вафат...»

Раушания Сафина

Без үскән вакытта (совет чоры) авылда мәчет булмады. Дәү әнием намаз да укымый иде. Тик кичләрен озаклап догаларын укыганнан соң дисбе тарта иде. Шуннан соң күзләрен йомып тып-тын гына, беркемгә дә ишетелмәслек итеп кем беләндер авыз эченнән нәрсәдер сөйләшкәне дә истә калган. Бу сәер күренештән мин кечкенә кыз да аның кемгәдер бик-бик ышанганын сиземли идем. Дәү әнием гомер буена фәрештәләр барлыгына һәм аларның кешеләргә ярдәм иткәненә инана иде. Миңа сөйләгәннәре бүген дә хәтеремдә.

...Бу 1943 елның салкын кышында булган хәл. Ул чакта дәү әниемә 33 яшь кенә булса да, аның инде өч баласы булган. Төпчегенә (минем әтиемә) нибары дүрт яшь.

Сугыш чорында авылда кибет булмагангамы, ашамлыкка гына түгел, хәтта тозга да кытлык булган. Шул салкын кышның бер көнендә дәү әнием тоз алырга дип авылдан 22 чакрым ераклыкта урнашкан Ак Күл станция-поселогына барырга була.

«Мич ягып, өйне җылытканнан соң, аягыма тула оек-чабата, өстемә иске фуфайкамны киеп, иртүк юлга чыктым, – диеп сүзен башлады дәү әнием. – Аяктагы чабата чыдасын өчен станциягә туры юл белән барырга булдым. Бу юл урманнар яныннан үтә.

Тоз алып кайтырга чыкканда төш вакыты үтеп, көн кичкә авышкан иде. Кыш көне тиз караңгы төшә. Шуңа күрә бик ашыктым, чөнки балалар да берүзләре калды, тышта көчле салкын булгач, өй дә тиз суына. Туклану җитмәгәннән көчсезләнгән балалар суык өйдә озак булсалар, соңыннан өчесенең дә озаклап чирләүләрен көт тә тор.

Юлга чыкканда тамак ялгап алыр өчен «арка токчасы»на үзем белән бер бөтен икмәк тә алдым. Бөтен икмәкне токчага салганда бу миңа күп булмасмы дип уйлап куйдым. Шулай да юл хәлен белеп булмый шул...

Бик ашыйсым килсә дә, әллә балаларга калсын диеп кызгандыммы, әллә инде юлны тизрәк үтәргә бик ашыктыммы, азрак хәл җыйганда да токчамдагы икмәгемә кагылмадым. Аяктагы чабата да кышкы юлга түзмәде, табаны юкарды, үзем дә боз күк туңдым. Ярый да бит атлый-атлый җылына алсаң. Кайту юлының яртысы артта калганда караңгы төште. Кызганычка каршы, көн яктысында урман яныннан узасы юлны үтеп булмады.

Ул заманда урманнарда бүреләр бик күбәйгән вакыт. Як-ягыма каранып, курка-курка кышкы урман янындагы сукмак буйлап атлыйм. Күктәге тонык янган ай нурлары да болытлар арасына кереп югалды. Күңелемне шик басты, йөрәгем нидер сизенгәндәй дөп-дөп тибә башлады. Бервакыт артыма борылып карасам, миннән ерак та түгел, ике «ут күз» ялтырый. Бәлки эттер диеп үземне үзем тынычландырырга тырышам. Арыгангамы, курыккангамы, каты туңгангамы, аякларым да атламый башлады. Аз гына барам да артыма карыйм, аз гына барам да артыма карыйм. Теге «ут күзләр» дә минем арттан калмый, үзләре нигәдер миңа һаман якынаймыйлар да. Күзләр нигәдер минем белән ара калдырып бара. Адашкан, хуҗасыз эттер бу, бәлки шуңа миңа иярәдер. Ач эт була күрмәсен! Ач этне бүредән дә усал була диләр. Аллам сакласын! Әәә, токчамда бөтен икмәк бар ләса! Күшеккән кулларым белән туңган икмәкне сындырып, кар ерып барган сукмагыма ташлыйм да читтән генә артыма борылып карыйм. Ышанмасаң ышан – «ут күз» карга ташлаган икмәкне ашый. Ярый... Күрәчәктән узып булмый... Шулай азрак барам да тагын артыма учлап икмәк умырып ташлыйм. Икмәкне җәллим дә, нишлисең бит... Башым гына исән калса ярар иде! Шулай итеп икмәкне артыма ташлый-ташлый тагын ярыйсы гына юлны үттем. Тиздән борылыш һәм урман юлы бетергә тиеш. Шулвакыт еракта бүреләр улаганы ишетелде...
Артта, минем эзләрдән килгән «ут күз» дә сузып-сузып бүреләрчә улап җибәрмәсенме... Аяк астында җир убылгандай булды! Котым бармак очларына төште. Димәк, «ут күз» бүре булып чыга. Куркуымнан атлавым бөтенләй акрынайгач, ул кинәт кенә мине тизлек белән йөгереп узды да, алдыма ук чыкты. Мин инде аның шунда чып-чын соры бүре икәнен үз күзләрем белән күрдем. Ул тагын араны тотып, барасы юлымны каплады. Тын алырга да куркып, мин аңа төбәлдем. Ә ул менә-менә миңа ташланыр күк каршымда тора. Нишләргә? Менә сиңа тоз юлы...

Ай, Аллам! Нигә генә күршем Маһитап җиңгинең сүзләрен тыңламадым икән? Тозсыз да яшәп була иде бит. Хәер, соңлап үкенүдән файда юк.
Шулчак үземә еракта янган саргылт утлар да күренеп киткәндәй булды. Бөтен гомерем тиз-тиз күз алдымнан үтте. Ярый үзем... Балалар жәл, әтиләре дә сугышта вафат... Үземнең юләрлегем аркасында сабыйларымны бөтенләй ятим калдырам бит...»

Дәү әнием шул урында сөйләвеннән туктап калтыранган куллары белән күз яшьләрен сөртә-сөртә тынычланырга тырышып карады. Бераз тынычлангач, ул тагын сөйләвен дәвам итте.

«Ут күз» менә-менә миңа ташланыр да, үткен теш-тырнаклары белән тәнемне вак-вак кисәкләргә ерткалар. Котычкыч уйларымнан һушымны югалтып, шунда карга ауганмын. Аңыма килгәч, озак кына кузгалырга куркып ята бирдем. Бүре мин һушсыз яткан арада минем яныма якынрак килеп арткы аякларына утырган. Ут күзләре белән, очкыннар чәчеп миңа карап тора. Әһә, бу явыз мине икмәк ашаган күк җайлап кына әмәлләргә маташа бугай.
Шул чак мин күзләремне йомып Аллаһтан ярдәм сорадым. Ятим сабыйларым хакына, Аллаһым, зинһар, миңа ярдәмгә юл сакчысы Хозыр Ильяс фәрештәләреңне юллааа!!!....

Күзләремне ачканда, төнге караңгылык бер мизгелгә көн күк яктырып киткән сыман булды. Минут тирәсе вакыт үткәч, бүре дүрт аякланып урыннан торды һәм кинәт кире якка борылып урман ягына китеп барды. Бу ни хәл?!

Аптыраштанмы, шатлыктанмы күземнән аккан салкын яшьләрем бит алмаларымны өтте. Әллә бу бүре теге еракта улаган бүре көтүен эзләп киттеме икән, шул бүре өере киредән мине куып килмәсме? Башымда уйларым буталды. Бу хәлгә ышана алмый, мин кабат-кабат бүре киткән якка тагын күп тапкырлар борылып карадым», – дип, дәү әнием шул урында җиңел итеп сулап куйды. Минем түземсезлек белән хикәянең азагын көткәнне күреп, сөйләвен тагын дәвам итте.
«Бераз баргач, үземнең авылга шактый якынлашканымны күрдем. Менә шулай, «кадерле» тозымны кочаклап, кардан дымланган тишек чабаталарымның бозлы табаннарын шакылдатып, исән-имин авылга кайтып җиттем. Шул көннән бирле мин, җирдә фәрештәләрнең барлыгына ышанып яшим.

Ә бит ул заманнарда безнең як урманнарда ач бүреләр байтак кына юлчыларны ерткычларча ашап бетергәнен еш ишетә идек. Үзем белән булган шушы хәлләрне искә алсам, миңа очраган бу бүре, мөгаен, тук бүре булгандыр диеп уйлап куям».

Николай Туганов фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев