Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Айгөл Әхмәтгалиева: “Аның шигырьләре тискәрелек белән сугарылган”

Яшь шагыйрә Айзирә Имамованың тәүге шигырьләр җыентыгыннан соң уйланулар.

Күңел кайчак кыр чәчәкләренә сусый. Кочагыңа җыйнак кына бәйләм итеп сыендырып кайтасы да тәрәз төбенә утыртып, шуларга карап хозурланасы килә андый чакта... Айзирә Имамованың “Хыялыма таба барам” дигән  китабы кулыма күңелнең әнә шундый мәлендә килеп керде.  Гадиләр дә, беркадәр самимиләр дә, шул ук вакытта үзләренә яшеренгән сер белән дә сугарылган ул шигырьләр. Нәкъ кыр чәчәкләре кебек: зәңгәр кыңгыраудай, карашны кат-кат үзенә тарта торганнары да, аклык бөркеп торган ромашка кебекләре дә, бөре хәлендә генә арага эләккәннәре дә бар.

Яшермим, иҗатына иң беренче чиратта Актаныш кызы – якташым буларак игътибар иттем. Аннан – чәчрәп торган холкына сыенган күзгә күренмәс моң барлыгын тоеп алдым. “Адашкан көчектәй үзем дә, Коткар дип күкләргә үреләм”, дигән юлларында үз фәлсәфәсе,  “Күңел төпсез түгел, ләкин тирән...” дигәнендә дә үз сүзе, “Беләк буйлап ага яше-каны бергә; Ямау өсте ямау сүтелә” дигәнендә үз карашы. Алар үҗәтлек, чаялык, Айзирә үзе үк искәрткәнчә, беркадәр тискәрелек белән сугарылган. Аларда – авторның дөнья белән үз телендә сөйләшергә омтылуы,  үз урыны барлыгын исбатларга теләве, тәвәккәллеге ярылып ята. 

Шигърияттә үзенең затлы урыны булган Лилия Гыйбадуллинаның сүз башы белән ачылган китап – Айзирәнең тәүге җыентыгы. Соңгысы булмас ул. Чөнки күңеленә шигырь җиле очраклы гына килеп кермәгән, сүз юктан сүз булсын өчен генә каләм очыннан сикереп төшмәгән. Шигырьләрдә – халәт, җанның шул рәвешле тугарылуы. Хыяллары киртәгә очрый калса да, аларның ап-ак карлар булып яварына ышана автор (Ява күктән, әле һаман ява/ Янган хыялларның ак көле); корыган кыр чәчәкләрендә дә гөлләмә күрә (Бәйләм итеп җыеп кайттым/ Корыган кыр чәчәген); хыялына таба бара ул (Ирешә максатка/Тик алга атлаган). Хәерле ак юллар телик Айзирәгә!

Айгөл Әхмәтгалиева.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев