Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Факил Сафин: «Хатыным миңа комачауламады»

Җәмгыятьтә гаиләнең әһәмиятен арттыру максатыннан, 8 июльдә илебездә, республикада һәм шәһәрдә үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү чаралары уза. Тантаналар сараенда Чаллының үрнәк гаиләләренә мәхәббәт һәм тугрылык медальләре тапшырыла. Быел бу бүләккә Ләйсирә һәм Факил Сафиннар лаек булды.

Тиздән аларның гаилә корып яшәүләренә 44 ел тула. Бу еллар бер-берсен яратучы кешеләр өчен генә түгел, татар дөньясы өчен дә бәяләп бетергесез тарихка әверелгән. Чөнки гаилә җылысын саклаучы, төп терәге Ләйсирә ханымның ярдәме белән Мөслим районы Әмәкәй авылыннан чыккан гади авыл баласы татарның күренекле язучысы, бик күп дәрәҗәле премияләр иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республиканың Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе дәрәҗәсенә ирешмәс иде. 

Гаилә көне уңаеннан язучы Факил Сафин белән әңгәмә кордык. Ул сүзе саен үзләрен кавыштырган Аллаһы Тәгалә рәхмәтле булуын белдерде.
- Факил абый, узган тормышка кайтып, яшьлек хәтирәләрен яңартыйк әле.
- Мин совет чоры балалары тормышындагы барлык этапларны да үттем. Урта белем алдым, армиягә бардым. Армиядән соң райондагы “Михайловка” совхозында комсомол оешмасы секретаре, бераздан Иске Карамалы мәдәният йорты директоры вазифаларын башкардым. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлап гомеремне мәгариф, мәгърифәтчелек, әдәбият, матбугат эшенә багышладым. Педагогик эшчәнлегем Мөслим районы Октябрь авылында башланды. Шунда мәхәббәтемне дә таптым. Ул вакытта укытучылар колхоз эшләрендә актив катнаша иде бит. Без дә читтә калмадык. Төрле эшләрдә катнаштык. Бер вакыт печән әйләндергәндә кырда Ләйсирә белән таныштым. Бераз эшләгәч, кызларның мотоциклда йөриселәркилде. Ләйсирә минем мотоциклга утырды. Бер мизгелдә ул мине нык кына кысып тотты. Шунда минем күңелемдә әйтеп аңлата алмый торган рәхәт хис туды. Мәхәббәт шул булгандыр инде. Бер ел очрашып йөргәннән соң Ләйсирәнең акыллы, тырыш, ягымлы кыз икәнлегенә инандым. Хисапчы кызны авылда да гел мактап кына тордылар. Гаиләсе дә авылда үрнәк. Аның әдәбиятне белүе, яратуы да  күңелемә хуш килде. Эшне озакка сузмыйча, 1999 елның 22 июлендә зурлап туй уздырдык. 
- Ләйсирәне гаиләгез ничек кабул итте?
- Күп балалы гаиләбез аны үз кызлары кебек каршы алды. Ләйсирә белән әни аш бүлмәсендә мәш килә иделәр. Безнең өйдә кайнана-килен мөнәсәбәтләре дигән нәрсә бер дә булмады. Кадерле кешеләрем үзара “Әнкәй”, “кызым”, - дип кенә эндәштеләр.  
- Авылда озак яшәдегезме?
- Гаилә коргач, туган авылыма кайтып мәктәптә әдәбият, тарих, хәрби белем нигезләрен укыттым. 1981 елда Октябрь, аннары Татар Бүләр урта мәктәбе директоры булдым. Без Әмәкәй авылына кайтып, йорт төзеп яшәргә хыялланган идек. Тик мулла булып йөргән әтием: “Улым сине гел шулай иске мәктәпләрдә йөртерләр инде. Чаллыга китеп урнашсагыз әйбәтрәк булыр”, - диде. Еллар узгач кына  әтине райкомга чакыртып: “Муллалыгыңны ташламасаң, малаеңны авылга кайтармыйбыз”, - диюләре билгеле булды.  Без әтиебезне тыңлап, 1984 елда Чаллы шәһәренә килдек. Мин КамАЗның автомобильләр заводында, аннары мәгариф  системасында, “Аргамак” журналында, “Көмеш кыңгырау” газетасында, “Мәйдан” журналларындаэшләдем. 
- Тынгысыз хезмәт гаилә тормышына кыенлык китермәдеме? Хатыныгыз канәгатьсезлек күрсәтмәдеме?
- Кайда гына эшләсәм дә, гаилә минем төп терәгем булды. Ләйсирә эшемә, иҗатыма комачауламады, киресенчә гел ярдәм итте. Мәхәббәт җимешләребез - Илнур белән Гөлнарны тәрбияләү тулысынча аның өстендә иде. Балалар иманлы, тәрбияле булып үстеләр. Иҗатымда, эшемдә мине аңлаган, ярдәм иткән хатыныма рәхмәттән башка сүзем юк минем. Ул өйдәге бар эшне үзе башкарды. Хатын-кыз эшенә минем кысылганны яратмады, ә бакчада, өйдә  эшләгәндә аның булышуы, янымда булуымиңа рәхәт. Әниләребез вафат булгач, әтиләрне үзебезгә алып килдек. Хатыным аларны соңгы көннәренә кадәр кадерләп тәрбияләде. Мин көне буе эштә булганлыктан, авырлык күбрәк аңарга төшсә дә, аның тормыштан зарланганын, канәгатьсез чыраен беркайчан да күрмәдем.Минем  язучы булып танылуымда да гаиләмнең роле зур булды. Компьютерлар булмаганда әсәрләремне Ләйсирә, аннары Гөлнар җыйды. Мин газета-журнал редакцияләренә җибәрдем. Шулай итеп укучылар минем иҗатым белән танышты.  
- Сезнең өчен гаилә кыйммәтләре ниләр?
- Гаиләбездә иман, тәртип, кадер-хөрмәт, зыялылык хөкем сөрә. Без көнләшү дигән нәрсәне белмәдек. Балаларны да шулай үстерергә тырыштык. Аллаһка шөкер, бүгенге көнгә кадәр алар йөзебезгә кызыллык китермәде. Илнур магистратура тәмамлап, бүгенге көндә Казанда архив идарәсендә эшли. Өч бала үстерәләр. Кызыбыз Гөлнар Чаллыда ире белән ике бала тәрбияли. Килен белән кияүдән дә уңдык. Тормышларын матур гына алып баралар. Киләчәктә дә исән-сау булып, тигезлектә балаларын үстерсеннәр. Без бәйрәмнәрне коръән мәҗлесләре итеп үткәрәбез. Бер-беребезгә изге теләкләр әйтешәбез, бүләкләр бирәбез.
- Факил абый, оныкларыгыз татарча сөйләшәме?
- Хәзер оныкларыбыз  Кәрим, Камилә, Вәсилә, Мәдинә, Диләрәне тәрбияләүгә үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Аларның татарча сөйләшүләре – әби бабай өчен зур куаныч. Бакчага баргач берара балалар урысчага күчә. Шуннан соң бер вакытта аларда янәдән татарлык  хисе “уяна”. Менә шул чагында игътибарны арттырырга кирәк. Безнең балалар да, оныклар да татарча газеталар, китаплар укыйлар. Оныкларыбыз чын татар булып үсә. Нәсел дәвамчыларыбызның  милләт балалары булуын күрү – татар язучысы өчен аеруча зур бәхет. Мин моның өчен дә гаиләбез җылысын саклаучы Ләйсирәмә рәхмәтле. Димәк, ул балаларыбызга дөрес тәрбия биргән, рухи һәм милли кыйммәтләрне сеңдерергә тырышкан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә