«Роберт Миңнуллин миңа кайчандыр: «Сезнең шигырьләрегез әлегә газетада бастырырлык түгел», - дигән иде
«Мин төнге икедә, өчтә дә шигырь язам. Ручка белән кәгазь һәрвакыт янымда. Урамда, трамвайда барганда да илһам килергә мөмкин».
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Гөлфия Фәйзерахманова тормышында шатлыклы вакыйга булды. Аның «Йөрәк уты» дип исемләнгән тәүге китабы чыкты. Гөлфия ханымны газета укучыларыбыз төрле амплуадагы рольләрне оста башкаручы артист буларак яхшы беләләр. Әмма аның фәлсәфи фикерле, төрле темаларга оста язучы шагыйрә булуын күпләр белмидер. Без аның белән очрашып, шигърият дөньясына ничек кереп китүе хакында сөйләштек.
– Гөлфия ханым, сез тамашачыларның яраткан артисты. Моның өстенә шигырьләрегез белән дә күпләрнең мәхәббәтен яуладыгыз. Әдәбиятка килүегезнең чишмә башы кайда?
– Мин Саба районы Эзмә авылы кызы. 5-7нче сыйныфларда шигырьләр яза башладым. Аларны туплап «Яшь ленинчы» газетасына җибәрдем. Шагыйрь Роберт Миңнуллиннан «Сезнең шигырьләрегез әлегә газетада бастырырлык түгел» дигән хат алдым да бу шөгыльдән туктадым. 2000 елда кинәт кенә башыма ике юл шигырь килде һәм ниндидер көч миңа «Яз, яз!» дип әйтте. Ике юл шигырьне яздым да оныттым. Аннары тагын ике юл шигырь килде. Бу алдан язылган юлларның дәвамы иде. Шул көнне сигез шигырь яздым да арып, рәхәтләнеп йокладым.
– Сезнең якның талантларга бай икәнен беләм. Сез мәрхүмә язучы Заһирә Гомәрованың, журналист, язучы Гөлсинә Галимуллинаның авылдашы бит? Шигъриятне ярату сезгә каян килде икән?
– Минем әтием ягыннан туганнарым иҗатка гашыйк кешеләр. Икетуганым Фәнил Мәүлетов «Саба таңнары» газетасында эшли, энем, сеңелем каләм тибрәтә. Әтием ягыннан күчкән геннар миндә дә чишмә булып ургылып чыкты. Бәлки чишмәбезнең суы да шифалы булгандыр. Язучы Гөлсинә Галимуллинаның малае шул чишмәне төзекләндереп «Иҗат чишмәсе» дип исем биргән. Без Заһирә Гомәрова, Гөлсинә Галимуллина, Гөлфия Мәүлетова-Фәйзерахманова, Фәнил Мәүлетов шул чишмәнең суын эчен үскән иҗат әһелләре булдык.
– «Йөрәк уты» дип исемләнгән китабыгызга фәлсәфи, матур уйларга этәрә торган шигырьләр тупланган.
– Анда 20 ел эчендә язылган шигырьләремнең иләктән сөзелгәннәре генә. Тагын 4-5 китаплык шигырем бар, алар көн саен артып тора. Зәвыклы шигырьләр язу өчен белемле булырга кирәк. Мин бик күп фәлсәфи, дини, тарихи китаплар укыйм. Коръән сүрәләрен, Тукай, Дәрдманд, Толстой, Есенин һәм башка күренекле әдипләрнең фикерләрен шигырьләремә эпиграф итеп алдым.
– Сер түгел, китап сатып баеп булмый. Китап чыгарырга сезне нәрсә этәрде?
– Шигырьләремне сораучылар күп булды. 20 ел буе язылган шигырьләремне таратасым килмәде, китап итеп чыгарып, укучыларыма бүләк итәргә булдым. 20 китапны китапханәләргә илттем. Минем максатым – китап сатып акча эшләү түгел, ә кешеләрне рухи яктан баету. Шигырьләремне укып тәрбияләнсеннәр, фикер йөртүләре киңәйсен, кыскасы, иҗатым кешеләргә файда китерсен. Аллаһка шөкер, шигырьләремнең укучылары бар. Бервакыт вахтерша ханым «Шәһри Чаллы» газетасында басылып чыккан шигырьләремне укып елап утыра. «Минем язмышымны язгансыз», – дип рәхмәт әйтте.
Шигырьләремнең матбугат чараларында дөнья күрүе иҗатка тагын да канатландырды. Аннары курсташым, китапханәче Роза Хәмидуллина «Ләйсән» әдәби берләшмәсенә чакырды. Шунда шигырьләремне укыгач, шагыйрь Айрат Суфияновның ләйсәнлеләргә «Менә, шигырь шундый була» диюе минем өчен югары бәя булды.
– Китабыгызны чыгарырга кем фатиха бирде?
– Г.Тукай премиясе лауреаты, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле язучы Факил Сафин. Ул бер кочак шигырьләремне укып, тикшереп чыкты. Кереш сүзне язды, хуплады. Мин аңа бик рәхмәтле.
– Китабызны кайдан алырга була?
– «Рәхмәт» һәм «Тургай» кибетләреннән.
– Сез – театрның әйдәп баручы, Татарстанның атказанган артисты. Шигырь язу иҗатка комачауламыймы? Шигырьләрне кайчан язасыз?
– Комачауламый. Мин төнге икедә, өчтә дә шигырь язам. Ручка белән кәгазь һәрвакыт янымда.Урамда, трамвайда барганда, камыр басканда да язам. Нинди эштә, нинди халәттә булуыма карамастан, башыма шигырь килүгә язып куям.
– Гөлфия ханым, дәвамчыларыгыз бармы?
– Улым Ильянур 24нче мәктәпнең татар сыйныфында укыган иде. Туган телгә, иҗатка гашыйк булып үсте. Нур Амстердам исеме астында шигырьләр, җырчыларга клиплар өчен сценарийлар яза. Шоу-бизнес өлкәсендә төрле бәйгеләрдә җиңгәне дә бар. Ул җырчы Лилия Хәйруллина, җырлар язучы, продюсер Гүзәлия һәм башкалар белән хезмәттәшлек итә. Оныкларым татарча сөйләшәләр, догалар өйрәнәләр, яныма басып намаз да укыйлар. Теләгем шул: Аллаһы Тәгалә гаиләмне, балаларым һәм оныкларымны сәламәтлектән, тәүфыйктан, иманнан аермасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев