Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Рәис Гыймадиев: «Үлеп терелгән»нән соң шигырь яза башладым»

Бу язмам иҗат кешесе булырмын дип уйлап та карамаган танылган эшмәкәр, шагыйрь Рәис Гыймадиев турында. Ул Салават Фәтхетдинов репертуарындагы «Саулык сорыйм синнән», «Сират күпере», «Баламны читкә җибәрү», Раяз Фасыйховның «Нигез ташы» һәм башка бик күп җырлар авторы. Чаллы халкы аны «ПАК» акционерлык җәмгыяте җитәкчесе, эшмәкәр, көрәшче буларак белә. Әлеге җитди кешенең 40 яшьтән соң шигырьләр, җырлар яза башлавы үзенчәлекле күренеш, минемчә.

Рәис Мөбарәк улы 1954 елның 23 апрелендә Чистай районының Каргалы авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Аңа кадәрге ике бертуганы ачлык афәтеннән дөнья куйган була. Калган җиде баланың бишенчесе булып үсә ул.
Авылда ныгып үскән үсмер кече яшьтән үк көрәш белән мавыга. Бик күп еллар Тукай районында, Чаллыда, Менделеевскида Сабантуй батыры исемен яулый. Гармунны һәм, әлбәттә, техниканы үз итә. Ә шигырьләрне кайчан һәм ничек яза башлый соң? Бу хакта һәм башкалар турында үзе белән сөйләштек.

– Безнең гаиләдә шигырь язган, иҗат белән мавыккан кеше гомумән юк. Мин дә үземне шагыйрь булырмын дип башыма да китерми идем. Әмма куркыныч юл һәлакәтенә юлыгып, үлем белән күзгә-күз очрашкач, дөньям үзгәрде дә куйды. 1996 елның зәмһәрир салкын кышкы көнендә Минзәләдән кайтышлый авариягә очрадык. Сөйләүләре буенча, мине үлгән дип юл читенә чыгарып куйган булганнар. Өстемә кара полиэтилен каплаганнар. Шактый гына ятканнан соң, үтеп барган бер УАЗ шоферы туктаган. Гомер буе ашыгыч ярдәм машинасы йөрткән бу кеше минем муен тамырын бармаклары белән капшап пульсымны караган. Исән икәнемне аңлауга, үзенең УАЗына салып больницага алып киткән. Ул чакта мин 125 кило чамасы, буем 185 см. Фуфайкалар җәелгән иске генә УАЗ машинасына дүрт кеше көчкә күтәреп салдык, диделәр. Таралырга торган «буханка»сының тизлеген 80гә үк бастырып, мине больницага илтеп җиткергән бу мәрхәмәтле кеше. Баш ярылган, куллар эчтә иңсәдән өзелгән, умыртка баганасы ике җирдән зыянланган... Кыскасы, мине яңадан җыйганнар. Операция өстәлендә шактый ятканмын. Шуннан, ике ел урын өстендә ятканнан соң, тормыш иптәшемнең тырышлыгы, дусларымның ярдәме белән тормышка кире кайттым. Ул вакытта бар тормышыбыз хатыным Наилә кулына калды. Берничә эштә эшләде ул, балаларны, мине карады. Мең рәхмәт аңа! Форсаттан файдаланып, мине коткарган врачларга – Евгений Лушниковка, Рөстәм Шаһиевка, Фәрит Хафизовка да рәхмәтләремне җиткерәм. Бер елдан соң тотынып-тотынып кына йөрештерә башладым. Шулай яшәргә тырышып ятканда башымда бер көй әйләнә башлады. Көйләп карадым. «Тукта, нәрсә соң бу?» – дим. Минем өчен бөтенләй ят нәрсә. Диктофонга яздырдым. Шулчак хәлемне белергә дустым Фирзәр Мортазин керде. Аңа тыңлаттым. Ул: «Готовый көй бит бу, сүзләр генә язасы да, менә дигән җыр була», – дип әйтеп салды. Нәкыйп Галимов аңа сүзләр язып, Салават Фәтхетдинов халыкка чыгарды. «Хушлашма» дигән җыр иде ул. Соңрак көй белән сүзләр дә языла башлады. Шулай урын өстендә яткан килеш көйли-көйли шигырь яза башладым.

– Терелеп аякка баскач та туктамагансыз бит?

– Бер дә туктамадым, бүген дә утырып дәфтәргә шигырь сызгалыйм. Нәшер ителгән дүрт китабым бар инде. Бастырылмаганнары да инде шулкадәр җыелгандыр. Язылмый онытылганнары, язып югалганнарын исәпкә алмыйча бу. Әле берәүгә тапшырган дәфтәр тулы шигырьләрем дә кире үземә әйләнеп кайтмады. Соңрак алар бер-бер артлы танылган җырчылар репертуарында ишетелә башлады. Тик авторлар арасында мин юк. Хәзер менә авторлык хокукларымны тәртипкә салырга китерергә йөрим. Мәскәү егетләре ярдәм итә. Һәр шигырь йөрәктә туа, һәркайсы балам кебек. Ни өчен әле алар ятим булырга тиеш?!

– Ә ник соң ул чакта берни дә эшләмәдегез?

– Алар артыннан йөрергә вакытым булмады. Төп эшем беренче урында иде. Аякка басып эшли ала башлагач, хезмәтемне Зәй кондитер фабрикасыда җитәкче урынбасары булып дәвам иттем. Автотранспорт комбинатын да күп көч куеп аякка бастырырга туры килде. Миңа кадәр башкарылган бик күп мәкерле эшләр ачыкланды анда. Эшчеләрнең хезмәт хакы, предприятие мөлкәте белән ничек кирәк шулай файдаланганнар. Күп мәсьәләләр чишелгәч, кешеләр хезмәт хакы алып эшли башлады шунда. Шәһәр дә җиңел сулап куйды. Чаллы мэры Рәшит Хәмәдиев шулчак хезмәтемә зур бәя бирде: «Инде үзем солярка эзләп йөри башлаган идем, Рәис. Ярый әле син килдең», – диде ул. Гомумән, һәр эшне җиренә җиткереп эшли торган гадәтем бар. 

– Тормышны яңадан башларга мөмкинлек булса, нишләр идегез?

– Мин әйбәтләп укыр идем, мәктәпне медальгә тәмамлар идем. Югары уку йортында белем алган булыр идем. Мөмкинлекләрем бар иде, беләм. Тик мин кечкенәдән «дөньяга акча хуҗа» дигән нәрсәне отып алдым. Әбиләр базына кар салдым, кеше капка төбенә кайтарып аударган утынны ярып бирдем. Шулай, күп булмаса да, акча эшли идем. Ә менә төнлә йотлыгып китаплар укыдым. Качып укый идем. Чөнки бер ал якта җиде бала йоклый. Аларда китапка андый мәхәббәт юк. Әти утны кичтән сүндереп куя. Без абый белән урам якка тәрәзә янына ут сузып, лампочка борып куйдык. Кабызгычны өйгә яшердек. Бар да йоклап беткәч, тәрәзә янына утырам да, утны кушып, әдәби китаплар, мәктәп дәреслекләрен укып чыга идем. 

Рәис Гыймадиев Чаллы шәһәренең Почетлы гражданины, Россия һәм Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре, Россиянең «Ел кешесе» исеменә ия, Татарстанның «Алтын йөрәкле кеше»се. Россиянең спорт мастеры. 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 

Бүгенге көндә Чаллыда тормыш иптәше Наилә белән гомер кичерәләр. Аларның гаилә корып яши башлауларына быел 45 ел. Кызлары Гөлнара – экономист, уллары Илдар әтисе кебек үк транспорт хезмәтендә. Һәркайсы әти-әниләренә икешәр онык бүләк иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев