Зифа Кадыйрова: «Китабыңны көчләп укытып булмый»
Соңгы елларда әдәбият мәйданына Зифа Кадыйрова килеп керде. Ул үзенең халыкчанлыгы, әсәрләрен гади телдә язуы белән халыкның мәхәббәтен яулады. Китапларын гади кешеләр дә, җитәкчеләр дә, кулдан-кулга күчереп, елый-елый укыйлар. Аның әсәрләре буенча куелган спектакльләрне карап, хәтта ирләр дә елый. Маляр, ташчы, кондуктор, юлчы булып эшләгән гади хатынның бу кадәр популярлыкка ирешүен әллә нинди премияләр алган язучылар өнәп тә бетерми, әмма 6 китап чыгарган Зифа ханымнан әдәбият сөючеләр яңа әсәрләр көтә, чөнки ул – һөнәре буенча язучы булмаса да, халык мәхәббәте премиясенә лаек шәхес. Аның кайбер китаплары 7-8 тапкыр чыгып, таралып бетте. Газета укучыларыбыз Зифа Кадыйрованың яңа китабы кайчан чыга икән дип кызыксына. Язучы белән очрашып, төрле темаларга әңгәмә кордык.
– Зифа ханым, яңа китабыгыз кайчан чыга?
– Яңа китабым әзер, нәшрияттә. Доллар, евро бәясе көннән-көн үсә, шуңа тоткарлана. Халык китап көтә, ә нәшриятта: «Без евро белән эшлибез», – диләр. Аллаһы боерса, бер айдан чыгар инде. Аннары ул китапны тарату эше башлана. Уфа, Казан кибетләренә илтәбез, сораган кешеләргә почта аша җибәрәбез. Шуннан соң яңа китабымны укучыларым ничек кабул итте дип борчылам.
– Киләчәктә язылачак китабыгыз нинди темаларны үз эченә ала?
– Тормышлар көйләнсә, юбилеема яңа китап чыгарырга планлаштырам. Бүгенге көндә мин «Әби-бабаларыбыз кемнәр булган? Әниләр нинди тормыш юлы үткән? Алар турында безнең балалар ни сөйләр икән?» дигән сорауларга җавап табарга тырышам. Әнинең тормышын күргән, аның сөйләгәннәрен тыңлаган кеше буларак, мин бу сорауларга җавап таба алам. Һәм аны киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк дип уйлыйм. Безнең әниләр авыр тормышта да кызык итеп яшәделәр. Тарихка күз салсак, илебез халкы 10 ел саен ниниди дә булса тетрәнү кичергән бит. Мәсәлән, безнең сыйныфташлар Әфган сугышына эләкте, улларыбыз Чечен сугышы чорына туры килде. Хәзер пандемияле, катлаулы чор. Көне-төне төзелештә эшләп, болгавыр 1990 елларда балаларыбызга нинди тәрбия бирдек дигән тема да уйландыра. Балаларны фәкать шәхси үрнәгеңдә генә тәрбияләп була. Без әти-әнигә җиңел булсын дип, бар эштә дә булышып үстек, ә хәзер ата-ана балаларын сыртына утырта да, тормыш йөген үзләре тартып, балаларны мөстәкыйльлектән аера. Хәзерге буын тарих укырга яратмый бит. Тарихны, үзебез яшәгән чорны әдәбиятка кертсәм, кемдер әзрәк булса да, тормышны аңлар, ата-аналарга, гаилә кыйммәтләренә мөнәсәбәтен үзгәртер дип уйлыйм.
– Сез – күпләрне китап укырга өйрәткән язучы. Ә үзегез китап укырга яратасызмы?
– Юк, мәктәптән кайтып, сумкамны ташлый идем дә, сыер савучы булып эшли торган әнием янына фермага китә идем. Аның каравы, әнием, эше күп булса да, китап укырга вакыт таба, төнлә ай яктысында әдәби әсәрләр укый иде. 1978 елда Чаллыга килгәч тә, әдәбият белән дус булмадым. Әмма тормышта кирәкле мәгълүматны алу өчен китаплар укыйм.
– Кайчан яза башладыгыз соң?
– Мин 48 яшемдә яза башладым. Язасы килү теләгемне иң элек белемле, киң эрудицияле, Гомәр Хәйямнәр, Дәрдемәндләр иҗатына гашыйк ирем Марсельгә әйттем. Ул: «Яз!» – диде. Улыбыз Руслан авариягә эләгеп, әни кеше өчен иң авыр вакытларның берсендә мин кулыма каләм алдым. Әсәрем әзер булгач, башта кулъязманы иремә укыттым. «Яз, синең барып чыга», – диде. 50 яшемә «Сагынырсың, мин булмам» китабын башта 100 данә чыгардым. Аз булгач, бик кыйммәткә төште. Ул чакта китаплар 20-30 сум тора иде. Шуңа да карамастан, минем 200 сумлык китабым тиз арада таралып бетте, аны 10 меңнән артык тираж белән тагын чыгардым. «Сагынырсың, мин булмам»ны рус теленә дә тәрҗемә иттеләр.
– Китапларыгызның геройлары кемнәр?
– Барысы да халык арасыннан чыккан кешеләр. 1990 елларда хезмәт хакын тәгәрмәчләтә бирделәр. Машина юк, көпчәк бар. Шул хәлләрдән соң, бервакыт төнлә торып утырдым да өстәл янына килдем һәм үзеннән-үзе Сөмбел язмышы языла башлады. Һәм миндә бу кешене ничек бәхетле итим дигән сорау туды. 540 битлек әлеге кулъязманы башта күршем укыды, аннан китте-китте... караламамны көчкә табып алдым. Электромонтажник булып эшләгәндә, багана башында янып үлгән ир-ат язмышы турында сөйләделәр. Бу – икенче әсәремнең герое булды. Ике гаиләне күзәтеп яшәгәннән соң «Бәхеткә юл кайда?» китабын яздым. Нигә татар хатынын җир астына төшердең, чүплектә яшәттең диючеләр дә булды. Әгәр шулай итмәсәм, китабымның герое Дилә үзгәрмәс иде. Ә минем герой курку хисен җиңде, үзен ярата башлады. Нәтиҗәдә ире кайтты, бәхетле гаиләдә уллары туды. Бер очрашу вакытында яшь кенә авылдашым: «Бәхеткә юл кайда?» китабыгызны укыгач, әти-әниемә мөнәсәбәтем үзгәрде», – диде. Кеше язмышларын гади тел белән язганга, яратып укыйлардыр. Китапларны көчләп укытып булмый бит. Ә темаларны табарга, язарга Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм, көч бирә.
– Әсәрләрегез татар театрлары сәхнәсен яулый. Тамашачылар аларны ничек кабул итә? Үзегезгә ошыймы?
– Чаллы татар дәүләт драма театрының элеккеге директоры Рашат Фәйзерахманов әсәрләремне театр сәхнәсенә беренче чыгаручы булды. Кайгылы чагымда, ирем үлгән елны, 55 яшьлек юбилеема «Язмыш сынавы», аннары «Сагынырсың – мин булмам» спектакльләре куелды. Бу елларда аның да кайгылы вакытлары иде. Без хатыны Нина белән дуслар идек. Ул Рашатка: «Зифаның әсәрләрен берәр нәрсә эшләт», – дигәч, Чаллы театры ике әсәремне сәхнәләштерде. «Язмыш сынавы» 6 ел уңышлы бара. «Сагынырсың – мин булмам»ны авыл халкы аеруча яратты. Әлмәт театры куйган «Синсез килгән язлар» да зур уңыш белән бара. Аны Камал театрында зал тулы тамашачы басып алкышлады. Актерлар, тамашачылар, аларга кушылып, мин елыйм. Әлмәт, Буа театрлары репертуарында да минем әсәрләрем бар. Тиздән Башкорт дәүләт драма театрында ике әсәрем сәхнәләштерелә. Спектакльләр яхшы чыга, артистлар оста уйный. Тик миңа шул вакыттагы җырлар урынына яңаларын куюлары гына ошап бетми. Әсәрләремдәге җырларның һәрберсе шул чордагы вакыйганы, мизгелне, халык күңелен чагылдыра бит. Алар шулай итеп кешеләрне яшьлекләренә, шул чактагы хәлләргә кайтара.
– «Фатыйма» драмасы «Нур» театрына ничек барып эләкте?
– Башкорт дәүләт драма театры гастрольгә килгәч, Фидан Гафаровка «Көтеп узган гомер» китабын бүләк иттем. Китап эченә «Шул рольдә сезне күрәсем килә» дигән язу да тыккан идем. 10-12 ел үтте, болар онытылды. Фиданның хатыны Фәридә ханым гаилә китапханәсенә ревизия ясаганда минем китапка тап булган һәм иренә: «Мә, театрга илт, режиссер куйсын», – дигән. Тик Башкорт дәүләт драма театры аны куймаган, Фидан китапны «Нур»га илткән. «Нур»да драма бик уңышлы чыккан, анда 40лап артист уйный. Тиздән аны Чаллы тамашачысы да күрә алачак. Минемчә, бер көнлек гастрольләр театр сәнгатен яратучы Чаллы өчен бик аз инде ул.
– Сезне халык артисты Нәзифә Кадыйрованың туганы диләр?
– Без – авылдашлар, дуслар. Нәзифә дә, ире Габдрахман да – талантлы һәм кызыклы кешеләр. Аның мәрхүм ире, данлыклы мотоспортчы Габдрахман Кадыйров Бөекбритания королевасы Елизавета икенчегә кунакка барган. 750 кунак арасында безнең авыл кияве дә булу – безнең өчен горурлык. Нәзифә Чаллыга килгән саен миңа кермичә китми. Дус булып, аралашып яшибез.
– Бакча йортыгызны тергезергә булышучылар булдымы?
– Көз көне бакча йортында янгын чыккан иде, без аны үзебезнең тырышлыгыбыз белән янә торгыздык. Халыктан 20-30 мең сум акча җыелган иде. Мин аны бик мохтаҗ кешеләргә бирдем. Миңа: «Сиңа бакча нигә инде», – диләр. Бакча миңа оныкларымны очраштырып яшәр өчен кирәк. Кызым белән улым шәһәрнең ике очында яшиләр, атна буена бер-берсен күрә дә алмыйлар. Ә болай атна саен миңа җыелып, оныклар белән мәш киләбез, ял көннәрендә бездә – Сабантуй. Мин оныкларымның туган икәнлекләрен белеп үсүләрен, аннары безнең кебек туганнарча аралашып, ярдәмләшеп яшәүләрен телим.
Әңгәмәдәш – Зөлфия Галим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев