Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Камыр ризыгын боза торган төп хата

Камыр ризыгы пешерүчеләргә ярдәмгә берничә киңәш

Чүпрәсез камыр басканда, аш содасы салырга кирәк. Рецептларның күбесендә соданы аш серкәсе белән сүндерергә кирәк дип языла. Бу бик зур хата.

Соданы аш серкәсе белән сүндереп камырга салсаң, ризык тәмле булмый, кабарып пешми. Соданы сүндермичә генә, кефирга кушарга кирәк. Нәкъ менә шундый әчегән сөт ризыгын кулланганда камырга һава куыклары чыга. Шулай итеп камыр кабарып пешә.

Әгәр соданы аерым савытта аш серкәсе белән сүндереп, аннары кефирга кушсаң, камырга һава куыклары чыкмый инде. Реакция камырга кергәнче үк бетә, ризык күпереп пешсен өчен бер файдасы да булмый, диелә хәбәрдә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су