Шəhри Чаллы

Азат Тимершәех: “Сәнгатьнең кешегә генә түгел, терлекләргә дә тәэсире зур”

Концерттан соң бер авыл рәисе шалтырата: “Азат, карале, бу сәнгатьнең тәэсире... Безнең сыерларның сөте дә артты бит концерттан соң. Сәнгатьнең кешеләргә генә түгел, терлеккә дә тәэсире зур икән”,– ди.

“Алтмышымны тутырсам да мин иҗаттан китәргә ашыкмыйм әле”, – ди ул. Сәнгать дип теле ачылган адәм баласының соңгы сүзе дә нәкъ шул сәнгать буладыр инде. Бүгенге заман шаукымына бирешми, үз юлыннан тайпылмый, тамашачыңа тугры булып кала белгән кешеләр бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех.

– Азат абый, бүгенге көндә нинди эшләр майтарасыз?

– Хәзерге вакытта юбилей концертлары белән мәшгуль. Ни булса да 60 ел үтелгән бит инде. Мин үземнең хезмәт юлымны Актаныш районында башладым, аннан язмыш җилләре Чаллыга алып килде. Хәзерге вакытта Казанда яшим. Шунысын әйтәсем килә, кайда гына булсам да, халкыма, туган ягыма намус белән хезмәт итәргә тырыштым.
Апрель ае бәйрәмнәргә, туган көннәргә бай вакыт. Мин үзем дә нәкъ шушы айда дөньяга килгәнмен. Шуңа күрә, Аллаһ теләсә, үземнең иҗатташ дусларым белән 10 апрельдә туган ягым Актанышта, 11е Чаллыда матур гына бер концерт-кичә үткәрергә уйлап торам.
Калган проектларга килгәндә, яшь барса да йөрәк картаймый, һаман эшлисе, иҗат итәсе килә. Көзгә “Ике буын” дип аталган концерт программасын әзерлибез. Аның аша без өлкән буын һәм яшьләр арасында булган иҗатташ дуслыкны күрсәтәбез. Проектлар күп, планнар зурдан. Ләкин аларның барысын да тормышка ашыру акчага бәйле. Бераз алга китеп кенә әйтәм, мин үзем продюссерлык эшләре белән шөгыльләнергә планлаштырып торам. Талантлы яшьләргә, иҗади яктан ачылыр өчен терәк кирәк, алар белән эшләү мөһим.

– Юбилей концертыгызга җентекләп әзерләндегез алайса?

– Алда әйтеп үткәнемчә, иң элек, туган ягым Актанышта үткәрәм,  аннары инде Аллаһ теләсә Чаллыга киләбез. Чаллы ул минем өчен бик кадерле шәһәр, чөнки нәкъ менә монда мин иҗади яктан үстем, сәнгатькә кереп киттем.
Программага килгәндә, иҗат юлы бергә башлаган, авыр вакытларда да, күңелле чакларда да бергә булган иҗатташ дусларым, Казанның филармония артистлары белән, халыкка: “Менә мин исән, мин әле һаман да иҗат итәм, янып яшим”, – дип әйтерлек бер матур гына концерт куярга исәп. Әлбәттә, минем белән ул концертта Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарухшин, Лилия Муллагалиева, Резедә Шәрәфиева, Рәсим Низамов, яшьләр арасында Динара Шәйдуллина, Энҗе Шаймурзина, Болгар бию ансамбле һәм башка бик талантлы җырчылар булачак.

– Азат абый, аңлавымча, сез яшьләр белән күп эшлисез. Яшь талантлар өлкән буынның сәхнә  юлында киртә түгелләрме?

– Бүген сәхнә артистлары бик күп. Һәрберсенең үзенчә тавышы, моңы бар. Менә моң дигәннән, салмак, сузып җырлый торган җырларга бүген халыкның ихтыяҗы беткән кебек. Ни өчен дигәндә, чөнки яшьләр хәзер кешене шоу-программалары белән шаккатырырга, җәлеп итәргә тырыша. Минем уйлавымча, авырлык күреп үсмәгән яшьләр нишләп инде “Гөлҗамалны”, “Иске кара урман”нарны сузсыннар. Шоу да кирәктер инде, чөнки халык йөри бит, шуны карарга, капчык-капчык мәзәк тыңларга заллар тутырып киләләр.

“Киртә түгелләрме?”, дигән сорауга килгәндә, дөресен генә әйткәндә, минусы бар. Ләкин һәр буынның үз җыры, үз җырчысы, вакытында без дә шулай заллар тутырдык, мәдәният йортларын гөрләттек. Шуны әйтәсем килә, ничә генә яшь булмасын, барыбер үз тамашачыңны югалтасы килми.

– Ә сез тамашачыгызны югалтмас өчен нәрсәләр эшлисез?

– Беренче чиратта, тамашачының һәрвакыт күз алдында булу зарур. Концертлар, чаралар үткәрергә, аларда катнашырга кирәк. Үземә килгәндә, мин инде хәзер, тамашачымны саклап калыйм дип ниндидер шоулар ясап йөри алмыйм, сакланганы саклангандыр инде аның. Минем иҗатымны яратканнары бүген дә мине таный, концертларыма килә.

Хәзер кеше башы-аягы белән тормыш мәшәкатьләренә чумган. Безнең кебек өлкән буын, балаларына ярдәм итәргә, оныкларын тәрбияләргә тырыша. Минем үземдә дә, Аллаһка шөкер, 6 онык бар. Олыгайган саен, дөнья куып, шоулар ясап яшисе килми икән ул. Булган буш вакытларны шул оныкларыма, балаларыма багышларга тырышам. Кайсысын мәктәпкә илтәм, кайсысын балалар бакчасына.

Шул ук тамашачы күңелен яулауга әйләнеп кайтсак, мин үземнең концертларда халыкка якын булырга омтылам. Мәсәлән, залдагы бөтен әбигә булмаса да, берничәсе янына төшеп, иңнәренә ак шәл ябу, концерт вакытында бәйгеләр оештырып, аларда катнашканнарга үземнең җырлар тупланган дискны бүләк итеп, халыкның күңелендә матур тәэсир калдырырга тырышам. Шулай ук, авылларда хәзер яңа, уңайлы мәдәният йортлары төзиләр. Шунда концерт белән барганда үземнең сәгатьләремне бүләк итеп калдырам, бу шулай ук, үзенә күрә матур бер күренеш.

Кем нәрсә генә эшләмәсен, мин үземнең юлдан тайпылмыйм. Күңелемә якын булган, салмак җырларны, бүгенге заман җырларына алыштырырга җыенмыйм әле мин. Дөресен генә әйткәндә, эстрадабызда бүген, эчтәлексез, мәгънәсезрәк җырлар да күп... Мин үзем башта җырның текстын укып чыгам, мәгънәсенә төшенәм, аннары аңа көй сайлыйм.

– Җырның башта мәгънәсенә карыйм дидегез, темасын да яхшылап сайлыйсызмы?

– Әлбәттә, җырның темасы зур роль уйный. Бүген кайсы гына эстраданы алма, татар булсынмы ул, русмы, җырларның 80-90% диярлек мәхәббәт турында. Яхшы тема, бөтен кешегә якын, таныш. Тик мин бер әйберне аңламыйм, нишләп соң гел сәхнәдә мәхәббәт турында җырлыйлар, ә тормышта киресе кабатлана. Яшьләребезнең бүген 60% бер ел да яшәми аерылыша бит. Мәхәббәт турында җырлагач, ул җырлар бит аларны илһамландырырга, мәхәббәт учакларына утын өстәп торырга тиеш кебек.
Без элек мәхәббәт турында күп җырламый идек, күбрәк табигать, туган як, әти-әни турында җырлар башкара идек. Мәхәббәт бит ул төрле була, әби белән бабай мәхәббәте, кыз белән ана, ул белән ата, кеше белән туган як арасында. Ләкин аларның барысын да тәңгәллек, матурлык берләштерергә тиеш.

– Үзегез матур җырларга кытлык кичермисезме? Кемнәр белән хезмәттәшлек итәсез?

– Дөресен генә әйткәндә, хәзер бөтен кеше шигырь, көй яза. Тәкъдим итүчеләр күп, ләкин аларның бөтенесен дә җырлап та бетереп булмый. Ә иң мөһиме – бөтенесе дә күңелгә ятып бетми. Иҗат иткән вакытта, минем тарафтан гына 300дән артык җыр җырланылган. Бу әле авторлардан алынганнары гына, халыкныкын саный китсәң...

Мин әле сәнгатьтән китәргә җыенмыйм, ләкин хәзер яңа җырлар алмасам да, миңа булганнары гомерем буена җитә бит. Үзем иҗатымның беренче көненнән үк Илгиз Закиров белән эшләдем. Шулай ук, Ринат Гобәйдуллинның җырларын башкарырга насыйп булды. Сәнгать тә бер урында гына тормый бит, тормыш барган саен яңа, талантлы композиторлар барлыкка килеп тора, алар белән дә эшләргә туры килде. Шундыйлардан Илһам Валишин дигән егет әниләр турында үзенең бер җырын китерде миңа. Бик җиңел,  көе дә, сүзләре дә бик тиз истә кала торган. Казанда Айдар Тимербаев белән бик яхшы хезмәттәшлек иттек. Ул күбрәк, туган көннәргә, дусларга, курсташларга багышланган, гомумән алганда, тематик җырлар яза.
Җырның бит аның саны түгел, сыйфаты булырга тиеш. Әгәр дә кеше концертка барып, берәр җыр отып, аны юл буе җырлап кайта икән, димәк, бу чыннан да яхшы җыр дигән сүз. Димәк, җырчы әлеге җыры аша тамашачының күңел кылларына кагыла алган. Җыр бит ул шундый әйбер, кайгы килгәндә кайгыны тарата, шатлыкта шатлыкны бүлешә торган.

– Азат абый, дөресен генә әйткәндә, халык хәзер, шул сез әйткән шоуларга агыла бит, шул ук “килделе-киттеле” җырлар тыңлый. Безнең халык сәнгатьне аңламыймы соң әллә?

– Мин аны сәнгатьне аңламау дип түгел, ә бүгенге заманның соравы дип әйтәм. Безнең халык бит кызыксынучан, афиша да берәр яңа йөз күрсә: “Бу кеше нәрсә белән шаккатырыр микән?”– дип килә. Әгәр ул аңа ошый икән, икенче елга да бара, аның иҗатын күзәтә. Ә халыкка ошамый икән, ул концертның гомере озын була алмый инде, күп дигәндә 3-4 ел.

– Гомумән, җырчы һәрвакыт, бертуктаусыз үзенең репертуары өстендә эшләргә, программасын үзгәртеп торырга тиеш.

– Мин халык өчен җавап бирә алмыйм инде, ул сорауны еш кына үз-үземә дә биреп йөрим. Мин,  мәсәлән, аңламыйм, ничек дәртле җырларны бертуктаусыз тыңлап утырырга була? Әле күпләр җырда моң юк дип әйтәләр. Ә нишләп булмасын, хәтта такмакларда да моң бар, аны башкара гына белергә кирәк.
Элегрәк, мин яшь вакытта, безне колхозларга чакырып, савымчылар, терлекчеләрне җыеп, табигать кочагында матур бер бәйрәм үткәрәләр иде. Шушы чараларда булдыра алганча матур, затлы итеп җырларга, кешенең күңеленә керергә тырыша идек инде. Шундый бер концерттан соң шул авыл рәисе шалтырата: “Азат, карале, бу сәнгатьнең тәэсире... Безнең сыерларның сөте дә артты бит концерттан соң. Сәнгатьнең кешеләргә генә түгел, терлеккә дә тәэсире зур икән”,– ди.

Мин концертларда кешене матур итеп яшәргә өнди торган җырлар җырларга тырышам.

Сәхнәдән пессимистик рухка корылган әйберләр сөйләп тору бөтенләй кирәкми, халыкның тормыш дәрәҗәсе бүген җиңел түгел. Кемне генә алма, бөтенесе кредитта утыра, ипотека түли. Бу әйберләр сәнгатьтә бөтенләй  чагылырга тиеш түгел, минемчә. Кеше концертка килгәч, тормыш мәшәкатьләреннән 2-3 сәгатькә генә дә булса да онытылып, күңеле белән ял итәргә тиеш. Шушы 3 көнлек кенә дөньяда матурлыкны күреп, зәвыклы җырлар тыңлап, яшәүнең кадерен белеп яшәргә кирәк.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Эльвира Гайнетдинова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: