Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 апрель хәбәрләре)))

Япон конфеты. Тиздән Яр Чаллының кондитер фабрикасында кеше гомерен озынайта торган конфет чыгара башлаячаклар. Япон белгечләре уйлап тапкан әлеге татлы "дару"ның рецептын бер татар эшмәкәре зур бәягә сатып алган. (Реклама булмасын өчен, аның фамилиясен атамыйбыз). Шунысы мәгълүм, конфетның составында диңгез суүсемнәре һәм сер итеп саклана торган матдә бар. Шифалы конфет...

Япон конфеты.

Тиздән Яр Чаллының кондитер фабрикасында кеше гомерен озынайта торган конфет чыгара башлаячаклар. Япон белгечләре уйлап тапкан әлеге татлы "дару"ның рецептын бер татар эшмәкәре зур бәягә сатып алган. (Реклама булмасын өчен, аның фамилиясен атамыйбыз). Шунысы мәгълүм, конфетның составында диңгез суүсемнәре һәм сер итеп саклана торган матдә бар. Шифалы конфет берәмләп кенә сатылачак, чөнки ул бик аз җитештерелә һәм бик кыйммәт. Японнар аны айга берне генә ашарга кушалар, үзләрендә үткәрелгән уңышлы сынаулардан соң, беренче булып бу конфетка сертификатны, әйткәнебезчә, без сатып алдык. Инде берничә Россия шоу-бизнесы вәкилләреннән, йолдызлардан әлеге "япон конфеты"на заказлар килгән.

Алтын ятмалары тапканнар

Чулман елгасы буенда алтын ятмалары табылган. Түбән Кама сусаклагычының өске өлешендә белгечләр 15-20 километр аралыгында туфракның өске катламын өйрәнгәндә, берничә алтын бөртегенә юлыкканнар. Ныклап тикшереп карагач, комлы өслектә алтын ятмасы булуын ачыклаганнар. Бу мәгълүматны сер итеп сакларга кушылса да, хәбәр интернетта инде таралып өлгергән. Чулман буенда ком юдырып алтын эзләү катгый тыела. Ул - илебезнең кагылгысыз запасы. Киләчәктә Чаллыда алтын приискасы ачылырга бик мөмкин.

Су анасын күргәннәр

Ык елгасының Чулманга кушылган урынында балыкчылар кеше башлы (ул бик тә хатын-кызга охшаган, озын сары чәчле), тәне көмеш тәңкә белән капланган ике метрлы балык сыман җан иясенә тап булганнар.Бу җанвар суның туңмый торган өлешендә берни булмагандай йөзеп йөргән, балыкчыларга туктап карап торган һәм төпкә чумып юкка чыккан. Су анасын күрдек, дип, балыкчылар куркудан бөтен коралларын ташлап качканнар. Шунысы гаҗәп, Су анасының күзләре бик зур булган. "Бер генә безгә карап алды, шунда ук башлар әйләнеп китте, хәлсезләндек", дигән аны күрүчеләрнең берсе. Тиздән әлеге урынга сәер күренешләрне өйрәнүчеләр киләчәк икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X