Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 июльдән ай саен бирелә торган яңа пособиеләргә гаризалар кабул итү башланды

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 июльдән йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 16 яшькә (16 яшьтәгеләрне кертеп) кадәрге балалары булган гаиләләргә яңа айлык пособие бирүгә гаризалар кабул ителә башлады. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.

«Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында» Федераль законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, яңа түләүләр әтисе яки әнисе генә булган яки суд карары белән алимент билгеләнгән, әмма гаилә аларны нинди дә булса сәбәпләр аркасында алмый торган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-17 яшьлек балаларга биреләчәк, я андый гаиләләр мохтаҗ дип танылса яки алимент алганнан соң да шундый булып калса, шулай ук йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасына исәпкә баскан хатын-кызларга биреләчәк.
Ике түләүнең дә күләме һәр төбәктә билгеләнгән яшәү минимумы нигезендә билгеләнә. Тулы булмаган гаиләләргә баланың яшәү минимумының 50% ын, ә йөкле хатын-кызга – хезмәткә яраклы өлкән кешегә тиешле яшәү минимумының  50% ын түләячәкләр
Безнең республикада бер генә ата-анасы булган гаиләләргә түләү һәр балага 4 997,5 сум тәшкил итәчәк (Татарстан Республикасында бала яшәү минимумының -  9 995 сумның  50%ы ), ә йөкле хатын – кызга 5 311 сум (Татарстан Республикасында хезмәткә яраклы кешенең яшәү минимумының – 10 622 сумның 50% ы).
Түләүләр “социаль казначылык принцибы” буенча билгеләнәчәк, бу мөрәҗәгать итүченең дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә гариза бирергә тиеш дигән сүз. Шул ук вакытта, билгеле бер документлар белән, Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә шәхси визит белән гаризалар бирү мөмкинлеге дә бар.
Дәүләт хезмәтләре Порталы аша түләү сорап мөрәҗәгать иткәндә гражданинга бары тик түләү өчен гариза гына бирергә кирәк, аннары Пенсия фонды хезмәткәрләре барлык кирәкле мәгълүматны ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә алачак. Гаризаны карау статусы турында хәбәрнамә шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында да барлыкка киләчәк.
Әгәр гариза Россия Пенсия фондының клиент хезмәтенә шәхсән бирелгән булса, уңай хәл ителгән очракта, акча закон белән билгеләнгән срокта гариза бирүчегә өстәмә хәбәр итмичә генә күчереләчәк. Әгәр түләү билгеләү өчен нигезләр юк икән, мондый карар кабул ителгәннән соң 1 эш көне эчендә мөрәҗәгать итүчегә хәбәр җибәреләчәк. Түләү билгеләүдән баш тарткан очракта, мондый карар кабул ителгәннән соң бер эш көне эчендә мөрәҗәгать итүчегә аргументланган хәбәрнамә җибәрелә.
Түләүләр алу өчен гаилә кереме күләме мөһим шарт булып тора. Ул бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумыннан артмаска тиеш – Татарстан буенча 9 955 сум. Түләүләр мохтаҗлыкны комплекслы бәяләүне исәпкә алып билгеләнә, ул гаиләнең барлык керемнәрен һәм мөлкәтен бәяләүне, шулай ук “Нульле керем кагыйдәләрен” куллануны күздә тота.
«Нульле керем» төшенчәсе айлык түләүләрне билгеләү өчен нинди дә булса керем төре: хезмәт хакы, пенсия, стипендия, эшкуарлык алып бару яки үзмәшгульлектән керемнәр, авторлык гонорарлары булырга тиеш дигән сүз.
Әгәр дә исәп-хисап чорында мондый түләүләр булмаса, гаиләгә «нульле керемнең» нигезле сәбәбе юк икән, түләү хокукыннан баш тартачаклар.
“Нульле керемнең” нигезле сәбәпләре:
- өч яшькә кадәр бала карау
-инвалидлык, инвалид бала яки 80 яшьтән өлкәнрәк кешене карау
- 23 яшьтән яшьрәк булган гаилә әгъзасының көндезге бүлектә укуы
- 3 айдан озаграк дәвалану
- армиядә хезмәт итү һәм өч айлык демобилизация чоры
- иректән мәхрүм итү һәм азат ителгәннән соң өч ай вакыт
- бердәнбер әти-әни (икенчесе үлгән, хәбәрсез югалган яки документларда күрсәтелмәгән)
- эшсезлек, әмма мәшгульлек үзәгендә теркәлгән очракта 6 айдан да артык түгел
- күп балалы гаиләнең әти-әнисе
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җитди сәбәпләрнең җыелма чоры исәпкә алына. Димәк, күпмедер вакытта бер җитди сәбәп исәпкә алына, алга таба – башкасы. Мөһим шарт булып нульле керем сәбәпләрен 12 айның 10 ай эчендә расларга кирәк. Шул вакытта түләүдән баш тарту очрагы булмаячак.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие