3 июль 2021 яңалыклары
-
Улымның апасына әйләндем
Сидоровка бистәсеннән 22нче маршрут автобусында яныма бер ханым утырды. Телефоным шалтырап, татарча җавап биргәч, ханым белән сөйләшеп киттек. Аннары ул елый-елый үзенең яралы язмышы турында сөйләде.
-
Файдалы салат ясыйбыз
Тәмле һәм җиңел салат ясыйбыз.
-
Шәһәр Башкарма комитет бинасында чаллылылар коронавирустан икенче прививка ясаттылар
Кичә мэриядә табиблар кизү торды – монда вакцинаның икенче компонентын шәһәр хуҗалыгы һәм тормыш белән тәэмин итү идарәсе хезмәткәрләре, шулай ук җәмәгать тәртибен тәэмин итү бүлеге белгечләре һәм башкалар алды.
-
Окрошка пешерәбез
Җәйге эсседә кайнар ашка бик тартылмый күңел. Нәкъ менә шундый көннәрдә салкын аш – окрошка ашыйсы килә! Ә аны татарча да ясап була. Рецепты болайрак.
-
Бүген төнлә Чаллыда биш катлы йортта чыккан янгында ике кеше зыян күргән
Янгын электр җиһазын көйләү һәм файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.
-
Әбиләр рәсем ясый
Чаллының 3нче буын университеты укучылары “Мин үз шәһәремне ясыйм” дигән программа кысаларында картиналар ясау белән мавыга.
-
“Азатлык”та иртәнге йога
“Быел мин очраклы гына дусларым, танышларыма Азатлык мәйданында иртән очрашып ачык һавада йога белән шөгыльләнергә тәкъдим иттем. Танышым Людмила Ярынкина мондый практиканы көн дә үткәрик, диде. Шунысы кызыклы, ул үзе килә алмады, чөнки дуслары белән велосипедта сәяхәткә китте, ә без бу эшне дәвам иттек” ди шәһәрдәшебез Светлана Гаврилова.
-
Социаль ипотека буенча ике йорт яртысыннан артык төзелеп беткән
Бүгенге көндә Яр Чаллыда социаль ипотека буенча торак йортлар төзү кызу темплар белән дәвам итә. 63/16 торак йорты 216 фатирга дип исәпләнгән инде 50%ка әзер.
-
“Көмеш” бию ансамбле ачык һавада шөгыльләнә
Җиңү паркында иртәнге вакытта бер төркем ханымнарның биегәнен күреп, туктамый кала алмадык. Телефоннан матур музыка ишетелә, җиңел нәфис хәрәкәтләреннән бу шәһәрдәшләребезнең бию белән шөгыльләнгәннәре күренә. Үзләре бик ачык, аралашучан да икән өстәвенә : “Безнең төркем “Көмеш” дип атала, хәзерге вакытта “Самба” биюен өйрәнәбез, безгә шундый ошый” дип уртаклаштылар.
-
Ашыгыч ярдәм күрсәтәләр
Ай башыннан көннәр бик кызу тора. Температура 35-40 градуска кадәр җиткән вакытлар да бар. Һава температурасы гаять югары булган мондый көннәрдә төрле хроник авырулар кискенләшергә мөмкин. «Бигрәк тә йөрәк-кан тамыры системасы авырулары булган, матдәләр алышы бозылган кешеләргә саклану мөһим. Аларда гипертоник кризис, инфаркт һәм инсульт барлыкка килү куркынычы арта», - ди белгечләр.
-
Лилия Минһаҗева: “Чишмәдән көч алам”
“Мин бер егерме ел инде мунчадан соң Камада коена идем. Яр буендагы чишмәгә төшкән моржларны гел күзәтә идем, мин дә шулай булдыра алыр идемме, дигән кызыксыну бар иде”,- дип искә ала Лилия Минһаҗева.
-
1 июльдән ай саен бирелә торган яңа пособиеләргә гаризалар кабул итү башланды
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 июльдән йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 16 яшькә (16 яшьтәгеләрне кертеп) кадәрге балалары булган гаиләләргә яңа айлык пособие бирүгә гаризалар кабул ителә башлады. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.
-
“Ак мәчет” – дини белем һәм тәрбия чыганагы
Бинасы күзгә ташланып тормаса да, әлеге иман йортын Чаллыда белмәгән кеше сирәктер. Чөнки аның исемен шәһәребезнең Мәскәү проспектындагы тукталыш та йөртә. Сүзем инде дистә еллар шәһәребездә генә түгел, ә республикабызда гомер кичерүче милләттәшләребезгә дә дини белем һәм тәрбия бирүче “Ак Мәчет” хакында.
-
3 июльгә Татарстанда һәм Яр Чаллыда һава торышы
3 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен, боз булуы ихтимал.