Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 ноябрьдән Россиягә Төркиядән томат кертелә башлый

Россия Министрлар Кабинеты 1 ноябрьдән төрек томатларын кертүне рөхсәт итте. Томатны читтән кертү Авыл хуҗалыгы министрлыгы билгеләгән квоталар белән чикләнәчәк, диелгән Россия хөкүмәтенең 26 октябрьдән булган карарында.

Документта чит илдән кертелә торган томатка контроль Төркия органнарыннан булган кебек үк Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсеннән дә булачак, дип күрсәтелгән.
"Үзгәрешләр кертү 2017 елның 1 ноябреннән төрек томатларын Россия базарына кертү мөмкинлеген бирә. Күләмен Авыл хуҗалыгы министрлыгы билгеләячәк. Төркия органнары гарантия бирәчәк һәм ул Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе контролендә башкарылачак", диелгән хөкүмәт сайтындагы карарга аңлатма язуында.
Искәртеп үтик, Россиягә Төркиядән азык-төлек, шул исәптән томатлар кертүне тыю 2016 елның 1 гыйнварыннан Сириядә Россия Су-24ен төрек ВВСы бәреп төшерү сәбәпле кертелгән иде.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев