Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

10 мең сум акча алам дип, алдана күрмәгез

11 майда ил президенты Владимир Путинның 3тән алып 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләгән һәр гаиләгә бала исәбенә бер тапкыр түләнелә торган 10 мең сум акча бирелә дигән иде.

Владимир Владимирович пособиене әллә кайлардан юллап йөрергә кирәкми, бердәм дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталы аша дистанцион рәвештә гариза язарга була диде.

Әлбәттә, күбесе шунда ук телефоннарына текәлде. Госуслуги сайты, шулкадәр нагрузканы күтәрә алмыйча, туктап калды, русча әйткәндә “завис”.

Шунда ук мошенниклар активлашып киткән. Аферистлар компенсацияне 10 минут эчендә исәпкә күчерәбез, дип вәгъдә биргән. Сылтама аша үткәндә кешегә гариза язарга һәм шунда ук акчалар күчерер өчен банк мәгълүматларын язарга тәкъдим ителә.

Әмма игътибарлап караганда, сайтның адресы юлында артык хәреф — «s» — күрергә мөмкин. Берүк игътибарлы булыгыз!

Бердәм дәүләт порталының адресы — Gosuslugi.ru 

Чыганак:Өмет газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев