Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

100 меңгә кәстрүл алганнар

Ин­тер­нет чел­тә­рен­дә шә­һәр­дәш­лә­ре­без яңа төр мо­шен­ник­лык га­мә­ле ту­рын­да чаң ка­га. Өл­кән яшь­тә­ге ха­ным­нар­ны ку­ли­нар тап­шы­ру­га дип ча­кы­ра­лар да, 100 мең сум­га кәс­т­рюль-та­бак са­тып алу өчен кре­дит тө­зи­ләр. Зы­ян кү­рү­че­ләр, га­дәт­тә, 40-65 яшь ара­лы­гын­да­гы ха­ным­нар.

Алар­ны те­ле­фон аша дө­рес тук­ла­ну һәм фай­да­лы ри­зык пе­ше­ре­рү сер­лә­ре­нә өй­рә­тә­без ди­еп, ал­да­лап ча­кы­рып ки­те­рә­ләр. Үз­лә­ре бе­лән пас­порт­ла­рын да алыр­га ку­ша­лар. Һәр­бер ки­лү­чү­гә кыйм­мәт­ле бү­ләк - сок­сык­кыч вәгъ­дә итә­ләр. Бил­ге­лән­гән урын­га кил­гәч, ха­ным­нар­га янә­се та­ныл­ган ар­тист һәм "Смак" тап­шы­ру­ы­ның эле­ке­ге алып ба­ру­чы­сы Ан­дрей Ма­ка­ре­вич кул­ла­на тор­ган са­выт-са­ба­лар­ны да күр­сә­тә­ләр. Ан­да пе­ше­рел­гән ри­зык бар­лык ви­та­мин­на­рын сак­лап, бө­тен га­и­лә­не сө­ен­де­рә­чәк, дип ышан­ды­ра­лар. Алар­ны алыр­га ак­ча­сы җит­мә­гән ха­ным­нар­га шун­да ук кре­дит рәс­ми­ләш­те­рү мөм­кин­ле­ге дә бул­ды­рыл­ган. Ма­тур сүз­ләр­гә һәм та­ныл­ган ар­тист ав­то­ри­те­ты­на ыша­нып, шә­һәр­дәш­лә­ре­без кап­кан­га эләк­кә­нен сиз­ми дә ка­ла. Өй­лә­ре­нә кай­тып, га­и­лә әгъ­за­ла­ры бе­лән сөй­ләш­кән­нән соң гы­на, алар мо­шен­ник­лар то­за­гы­на элә­гү­ен аң­лый.

Ар­тист Ан­дрей Ма­ка­ре­вич­ның рәс­ми вә­кил­лә­ре исә җыр­чы­ның әле­ге са­выт-са­ба­га бер­нин­ди кат­на­шы бул­ма­вын хә­бәр ит­те. Мон­дый оч­рак­лар исә иле­без­нең баш­ка шә­һәр­лә­рен­дә дә тер­кәл­гән бул­ган.

Яр Чал­лы шә­һә­ре Эч­ке эш­ләр ида­рә­се мат­бу­гат үзә­ге җи­тәк­че­се Ар­тур Мул­лин шә­һәр­дәш­лә­ре­без­не уяу бу­лыр­га ча­кы­ра:

- Шик­ле пре­зен­та­ци­я­ләр, тап­шы­ру­лар­га үзе­гез ге­нә йө­рер­гә ты­рыш­ма­гыз. Әгәр сез­гә бе­рәр нәр­сә тәкъ­дим ит­сә­ләр, ки­ңәш­ләш­ми­чә бер­нәр­сә дә ал­ма­гыз, до­ку­мент­лар­га кул куй­ма­гыз. Мо­шен­ник­лар көн дә яңа төр ал­дау ысул­ла­рын уй­лап чы­га­ра. Шу­ңа да уй­лап, мөм­кин­лек бул­са юрист­лар, ад­во­кат­лар бе­лән ки­ңәш­лә­шеп ке­нә эш ите­гез. Ал­дан­ган оч­рак­та ин­де, Кул­ла­ну­чы­лар­ның хо­кук­ла­рын як­лау ко­ми­те­ты­на мө­рә­җә­гать итер­гә ки­рәк.

Әй­тер­гә ки­рәк, шә­һә­ре­без­дә мо­ңа ох­шаш ал­дау оч­рак­ла­ры мо­ңа ка­дәр дә кү­зә­тел­гән иде. Кыйм­мәт­ле би­зә­нү кос­ме­ти­ка­сы һәм крем­на­ры­на кре­дит­лар рәс­ми­ләш­те­рү­ләр­не хә­тер­ли­сез­дер. Ул ва­кыт­та да күп­че­ле­ге өл­кән яшь­тә­ге ха­ным­нар кү­ңел­сез оч­рак­лар­га юлык­ты. Шу­ңа да бар­лык шә­һәр­дәш­лә­ре­без­гә, ә ае­ру­ча ха­ным­нар­га, үтә дә уяу бу­лу­ла­ры со­ра­ла. Буш­лай сыр кап­кан­да гы­на бу­ла - шу­ны оныт­ма­гыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X